Суверенитет көне: Русия хәрби хезмәтенә дан җырлау нигә кирәк?

Татарстан мөстәкыйльлеге игълан ителүе уңаеннан узучы бәйрәм чараларында соңгы елларда инде татар рухы сизелми.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 26

Татарстан мөстәкыйльлеге игълан ителүе уңаеннан узучы бәйрәм чараларында соңгы елларда инде татар рухы сизелми. Быел да татар милли хәрәкәтенең урам җыеннары, концерты програмга кертелмәгән, аның каравы Русия хәрби көчләренә хезмәткә чакырып багышланган чара үзәк мәйдан саналган Казан-Аренада узачак.

30 август Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көнне бөтен Татарстанга Сәйдәш маршы яңгыраган, Вафирә Гыйззәтуллина, Гөлзада Сафиуллиналар ирек даулаганда борынгы көйләрне ишеттергән булса, хәзер уза торган бәйрәмдә татарның рухы бөтенләй диярлек сизелми. Татар бу бәйрәмдә үзен дәүләтчелек өчен көрәшүче итеп күрсәтергә тиеш булса да, Казан мэриясе тәкъдим иткән бәйрәм програмыннан бу күренми.

Татарлар кайда бәйрәм итә?

Бу юлы Республика көне уңаеннан уздырылачак чаралар шактый күп. Хәтта алар инде быел 28 август көнне үк башланып китәчәк. Бу көнне “Хор Турецкого” төркеменең 25 еллыгына багышланган җыр бәйрәме көтелә. Аны “Президент белән бергә” хәрәкәте оештыра. Сайлау якынлашканда әлеге хәрәкәтнең бөтен мөмкин булган чараларны кулланып калырга тырышуы яхшы сизелә.

29 август көнне исә татар милли хәрәкәте Казанның Кәрим Тинчурин бакчасында (автовокзал янында) Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итүнең 25 еллыгына багышлап митинг-концерт оештыра, тик Казан мэриясе тәкъдим иткән програмда ул бөтенләй юк. Узган матбугат очрашуында да бу хакта сүз булмады. Татар иҗтимагый үзәге хәбәр итүенчә, әлеге чарада Камал артисты Әзһәр Шакиров, җырчылар Рөстәм Маликов, Гөлзада Сафиуллина һәм башка сәхнә осталары катнашачак.

Формула-1 пилотлары, Камаз-Мастер осталары

Програмда Кирмән яр буенда беренче тапкыр “Мозаика культур” этноконфессиональ фестиваль оештырылуы турында язылган. Анда төрле остаханәләр, концерт, гамәли-сәнгать иҗаты күргәзмәсе була дип хәбәр ителә. Шул ук көнне “Фанфары Казани” дигән тынлы оркестр концерты башланып китәчәк, анысы ике көн дәвам итәчәк, “Лядской бакчасы” ачылак.

Татарстан бәйсезлек декларациясе кабул ителгән көнне, ягъни 30 августта Горький белән Җиңү паркларында, Казанның 1000 еллыгы мәйданында елдагыча балалар, әдәбият, спорт сөючеләр өчен шактый чаралар каралган. Иске Татар бистәсендә исә “Уйнагыз гармуннар” тамашасы булачак.

Шулай да мэриядә белдерүләренчә, бәйрәмнең төп чаралары Казан-Аренада узачак. Әйтергә кирәк, соңгы вакытта бөтен чарага тагыла торган патриотизм темасы Суверенитет көнен дә уратып узмаган. Мәсәлән, Казан-Аренада чаралар көндезге 12дә Казан гарнизонының концерты белән ачылачак. Ул "Военная служба по контракту в Вооруженных силах РФ – твой выбор!" дип атала. 25 ел элек Ирек мәйданында мөстәкыйльлек яулап йөрүчеләр тагын чирек гасырдан бәйрәм чаралары шундый чара белән башланачагын ишетсә һич ышанмас иде, мөгаен.

Бәйрәмнең яме – урыс җырчысы

Бәйрәмнең калган чаралары элекке еллардан бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек. Татар эстрадасы җырчылары, “Йолдызлык”, “Студенческая весна” фестивале җиңүчеләре концерты, Татарстан президенты бүләгенә ат чабышлары, Игенчеләр сарае янында халыкара опера фестивале будачак. Бәйрәм көне салют белән тәмамланачак.

Әмма Татарстан басмаларының күпләре кичке програмда Юрий Антонов һәм А-Студио төркеме чыгышлары булачагын зурлап язды, мәкаләләрнең баш исеменә үк чыгарды. Шулай итеп суверенитет яулаганда татар җыры мәйданның йөрәге булса, хәзер әлеге мәйдан Мәскәүдән килгән урыс җырчыларына бирелә дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе