Өшкерүче Резеда ханым: «Гайсә пәйгамбәрне төштә күргәч, кешеләрне дәвалый башладым»

Өшкерүче Резеда ханым үзенең дингә килү тарихы һәм дәвалау сәләте ачылу турында блогер Фагыйлә Шакировага сөйли.

 

БӘЙЛЕ
2022 Сен 15

Дингә мин 32 яшемдә килдем. Бик күп намазлар укыдым. Аннан башымда лепкә сөяге (родничок) ачылды. Шуннан мин тәрәккыят (прогресс) юлына бастым. Дөньяга карашым бөтенләй үзгәрде.

Аннан миңа шушы сәләт килде. Бераз вакыт үткәч, рухи яктан камилләшә төшкәч, төнлә намазлар укый башладым. Башта тәһәҗҗүд намазын ярты сәгать укыдым, аннан бер сәгать укый башладым, аннан ике сәгать, хәзер мин аны ике сәгать ярым укыйм. Элек тәсбих намазын 1-2 генә кабат укый идем, хәзер төнлә өч тәсбих намазы укыйм берәр сәгать, тәһәҗҗүд (төнлә торып укылган намаз) намазын ике сәгать ярым укыйм. Менә шулай төнге намазлар укыгач, рухи яктан камилләшә бардым, һәм Аллаһы Тәгаләдән гыйлемнәр бирелде. Дәвалау көчем арта барды.

– Ничек дәвалый башладыгыз, беренче булып кем килде?

Бер гаилә, балаларын калдырып торырга кеше булмагач, Резеда Хафизовна, карап тормассыз микән, дип үтенеп сорадылар. Дәү әнисе баланы авыр диде. Мин риза булдым. Ул балада ДЦП иде, җиде айлык бала иде. Аркасына бер дә ята алмый, дүртаякланып йөзтүбән ятып кына йоклый иде дә кычкырып уяна иде. Шул баланы караганда, мин, шыпырт кына догалар укып, аны дәвалый башладым. Дога укып аякларына массаж да ясадым, бик күп догалар укып өшкердем дә. Шуннан ул бала йоклый башлады. Өшкергәч, өчәр сәгать йоклый иде. Өйләгә кадәр өч сәгать, өйләдән соң өч сәгать. Төнлә дә йоклый. Дүрт ай вакыт узгач, ул бала беренче мәртәбә аркасына ятты. Тагын ярты ай узгач, утырды беренче мәртәбә. Бер дә утырганы юк иде. Унбер ай ярым булгач, утырды, тагын бер айдан тәпиләп китте.

Үземнең улымны дәваладым. Улымда ашказаны гастриты иде. Кайларда гына дәваланмады – бер файда да булмады. Улымны да шулай дәваладым, ул да шулай йоклады. Ул вакытта шушы рухи юлга баскан идем, улымны савыктырып аякка бастырдым.

Гайсә пәйгамбәрне төштә күргәнсез, сөйләшкәнсез икән, сөйләгез әле шул турыда...

Мин үземдә үзгәрешләр булгач, Гайсә пәйгамбәр рухиятеннән икәнемне аңладым. Башта аңламадым. Муллаларга да барып сорадым, миндә ниндидер үзгәрешләр бар дип – беркем дә берни аңлата алмады.

Аннары төш күрдем. Зал тулы бик күп әүлияләр. Шунда бер фәрештә безгә – Мөхәммәд Мостафа с.г.в. хәдисендә язганча, шомырт төсле кап-карадан киенгән кеше кыяфәтендәге фәрештә дип аңладым мин аны – һәрберебезгә компас тапшырды. Дөньяда булган бернинди компаска да охшамаган, шундый гаҗәеп компас иде ул. Алда ике янып тора торган шары бар. Беренче этапта әүлияләр бик күп иде. Берсе яткан, аягына баса да, утыра да алмый. Күпмедер вакыт узгач, кеше бик аз калган, теге ятып тора торганы да бар, бар кеше унга да тулмый торгандыр. Аннары аңладым, чынлап та, бик авыр юл бу, чөнки күп сынаулар үтәргә кирәк.

Күпмедер вакыттан тагын бер төш күрдем. Гайсә галәйһиссәләм вакыты икән. Мин өч балалы хатын икәнмен. Ирем сугышта үлгән. Минем кулымда өч акча бар икән. Барлыгы шушы өч кенә акча бар. Гайсә галәйһиссәләмгә бар кеше сәдака акча бирә. Ул укый, аңа сәдака бирәләр. Мин кулымдагы акчаларга карадым да: «Нигә боларның берәрсен үземә калдырыйм инде мин, – дип уйлыйм. – Әй, бирим өчесен дә», – дидем дә аңа бирдем. Ул кулларын учлап дога кылды да: «Да будет тебе такой дар», – диде. Русча бара анда сөйләшү. Кешеләр аңа: «Сез нигә аңа алай итеп дога кылдыгыз? Без бит сезгә күбрәк бирдек», – диделәр. Ул : «Вы лишнее отдали, она последнее отдала», – диде.

– Нинди авырулардан дәвалап, кешеләрне аякка бастырдыгыз?

– Башта инде күз тию кебек җиңел авырулардан дәвладым. Аннан, рухи яктан камилләшә барган саен, рухи көчем арта барды. Көчем арткан саен күрүем дә яхшыра барды. Аллаһы Тәгалә миңа яңа гыйлемнәр өстәде. Кешеләрне дәваларга мин беркайда да өйрәнмәдем, укымадым, Аллаһы Тәгалә бирде гыйлемнәрне. Лепкә сөягем ачылгач, анда нур төште. Аннан ул нур арта барды, аннан зекер итәргә Аллаһы Тәгаләнең бер исеме бирелде. Берникадәр вакыт үткәннән соң, Аллаһы Тәгалә мине үзенең куполы астына кертте. Анда яңадан-яңа гыйлемнәр бирелде кешеләрне дәваларга. Рухи яктан камилләшә барган саен, көчлерәк авыруларны дәвалый башладым.

– Сихер ясаучылар күпме бу дөньяда?

– Әйе, сихер ясаучылар бик күп. Төрле магик йолалар (обрядлар) ясыйлар. Кешенең фотосурәтләрен кабергә күмәләр. Нинди дә булса киемен урлап, баш киемен, мәсәлән, шарфын, эчке күлмәкләрен кабергә күмгәннәре бар.

– Сез аларны күрәсезме?

– Әйе, мин аларны күрәм һәм яндырам, энергетикасын юк итәм. Әйткәнемчә, фотосурәтләргә кабер туфракларын алып, магик йолалар ясыйлар. Борчак белән кешене рәсемгә ясап, сихерлиләр. Сихерчеләр никадәр булса, аларның эш алымнары да шулкадәр күп. Кемдер сихерне кешенең башына ясый, кемдер буыннарга, кемдер тын юлына, ашкайнату системасы, эчәкләргә, җенси органнарга... Бала булмасын өчен, ир белән хатын аерылсын өчен... Бик күп төрле сихерләр бар.

– Бу сихерләр ничә сеанстан бетә?

– Әгәр көчле булса, мәсәлән, онкологияга әйләнгән булса, өч сеанс кирәк була. Сихер онкологиягә, псориазга я ДЦПга әйләнә. Онкология 4нче стадия булса, мин өч сеанс дәвалаганнан соң да, дүрт ай вакыт кирәк була иде. Хәзер инде кимрәк вакыт – ике, ике ай ярымда да савыккан кешеләр бар. Коронавирустан бер ай эчендә савыга кешеләр.

– Сезгә коронавирус белән авыучылар да киләмени?

– Видеоэлемтә аша.

– Сез үзегенең укыганнарыгыз өчен акча аласызмы?

– Юк, мин беркайчан да акча сорамыйм, хәтта уема да кертмим. Чөнки рухи яктан камилләшә барып, хәзер рәдде мәгъдия баскычына мендем инде. Нәфсемне пакьләдем, фани дөньяга битарафмын. Матур затлы йортларда да яшисем килми минем, дөньяви теләкләрем юк. Һәр кеше үзенең нәфесен пакьләмәсә, дөньяви теләкләрдән арынмаса, ул камил дәвалаучы була алмый берничек тә. Аның дәвасы кешеләргә файда да китермәячәк. Чөнки кешене дәвалаган вакытта, аның дөньяви интересы, уй-теләкләре булса, дәвасы авыруны дәвалап бетерерлек дәрәҗәгә китерми. Дәвалаучы кешенең күңеле дөньяга бәйләнмәгән булырга тиеш. Ул пакь булырга тиеш бу уйлардан. Мәсәлән, мин үземнең нәфесемне пакьләдем, нәфесем белән идарә итәм. Теләкләрнең, информациянең шайтаннанмы, әллә Аллаһы Тәгаләдәнме икәнен аерам.

– Сезгә килгән кешеләрнең уйларын укый аласызмы?

– Әйе, сизәм.

– Начар кешеме, яхшы кешеме икәнен белә аласызмы?

– Әйе, бер күрүдән. Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. әйткән бит: «Мөэмин Аллаһы Тәгаләнең нуры белән карар», – дигән. Мөгаен, сүз шул турыда бара торгандыр.

– Димәк, иманлы бәндәләрнең йөзе дә нурлы була, диләр.

– Шулай, әйе. Рухи яктан камилләшкән, нәфес пакьләнгән, чистарган саен, нур да көчәя һәм арта бара.

– Резеда апа, коронавирус афәтен ничек җиңәргә? Уйланганыгыз юкмы? Хәзер менә күпме кеше хастаханәләрдә ятып та үлә, кемдер бер-ике-өч тапкыр чирли.

– Аллаһы Тәгалә биргән сынаудыр, дим мин моны. Мин, мәсәлән, йокларга яткач, үземнең эшләрем, уйларыма хисап бирәм, отчет ясыйм. Бар кеше дә шулай үзенә отчет бирергә тиештер, дип уйлыйм. Шушы чир эләккән икән кешегә, аның җибәргән хатасы кайда икәнен уйларга тиеш. Мин үзем шулай уйлыйм. Аллаһы Тәгалә болай гына чир бирмәс. Я сынау өчен ул, я Аллаһыга якынаю өчен бирә.

– Резеда апа, ә сезнең җенне, шайтанны күргәнегез бармы?

– Шайтанны күргәнем бар.

Сөйдергеч ясаучылар – җанын шайтанга саткан кешеләр

– Сихер ясауның гөнаһы зурмы?

– Бик зур. Ул бит зур гөнаһлар арасына керә. Кеше үтерүдән кала икенче урында тора. Коръәндә дә язылган, рәсүлебез хәдисләрендә дә бар сихер ясауның зур гөнаһ икәнлеге. Алар иң түбән тәмугта янарлар, аларга мәңге котылу юк, дигән. Сихер ясаган кеше аны бик аңлап бетерми. Ни өчен? Чөнки ул нәфес колы була, нәфесен җиңә алмый. Ул җанын шайтанга сата, алыш-биреш ясый һәм аның кулы, теле – бар тәне белән шайтаннар идарә итә башлый. Шайтаннар сихер ясый.

– Сукыр мәхәббәттән үз-үзләренә кул салалар. Кемдер эчкечелеккә бирелә. Бу да шайтан эшеме?

– Андый кешеләрнең йөрәкләрен карыйм да, анда төпсез упкын күрәм мин. Әз генә булса да Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәте, ана назы, туганнары игътибары булса, ул мондый юлга басмый беркайчан да. Үзенә кул да салмый. Андый кешеләргә күбрәк сихер (приворот) ясалган. Алар «яратам» дип уйлый, ә аларга сөйдергеч эшләнгән була.

– Күп очракта...

– Бөтенесе диярлек. Чын күңелдән гашыйк булып, эчкерсез мәхәббәте белән яраткан кешеләрдә үз-үзенә кул салу бик аз бит ул. Ихтыяр көче нык кешеләр беркайчан да үзенә кул салмый.

– Сөйдергеч нәрсә ул? Ни өчен эшләнә?

– Ул да – сихернең бер төре. Кешене үзенә бәйләр өчен эшләнә. Ир-атлар да барып ясатып кайталар. Хатын-кызлар кайсыберсе үзе ясый, кайберләре барып, заказ биреп ясата, акча түләп.

– Аны ничек белергә, ничек дәваланырга?

– Ул сизелә инде. Кеше әти-әнисеннән дә бизә башлый. Чын сөю булса, чын күңелдән гашыйк булсаң, син бөтен дөньяны ярата башлыйсың, бөтен дөнья ямьләнеп китә, шундый матур була. Бөтен кешегә дә гел яхшылык кына эшлисе килә. Гашыйк булган кеше шундый була. Ә мондый сөйдергеч ясалган кешеләр иң элек ата-анасына дорфа була, бүтән кешене күрми башлыйлар. Шул кешегә сукыр мәхәббәт белән, урлашуга да барырга мөмкиннәр. Сөйдергән кешеләре ни кушса, сукырларча шуны эшлиләр. Чын ярату андый булмый. Бу – сөйдергеч.

– Резеда апа, әйтегез әле, сез алган сихерләр кая китә?

– Минем аша, безнең аша киткән сихер ясаучысына бара, төп-төгәл адресатын таба. Мин аны, тегендә барсын, монда барсын, дип алмыйм. Без алганда, Аллаһы Тәгаләгә киткән шикелле. Без алабыз гына, аннан ул үзе ясаучыга китә.

– Урысларда «отшельник» дигән сүз бар. Балаларыгыз, туганнарыгыз сезнең ташландык йортка яшәргә китүегезне ничек кабул иттеләр? Кешеләрдән читләшүегезне?

– Беркем дә аңламады. Туганнар да аңламый, балаларым да. Әмма фәрештәләрем әйтә иде, син моннан беркая да китмә, диләр иде.

– Алар ничек әйтә? Күз алдыгызга киләме, уегызга киләме?

– Мин аларның тавышларын ишетәм. Аларның сүзләре авазлардан тора, мәсәлән, с, ч, ш авазлары ачык ишетелә. Алар ирләр тавышы белән әйтәләр. Үзләрен дә күргәнем бар.

– Сез күрәзәлек итәсезме?

– Юк. Күрәзәлек итмим. Кайсы кеше хурлый, авыр сүзләр дә әйтергә мөмкин. Әмма мин беркайчан да ачуланмыйм. Шул вакытта кешеләрне аклар өчен мең төрле сәбәп табам. И-и, бу кешенең йокысы туймагандыр, бәлки, берәр кайгысы бардыр, я нинди дә булса борчуы бардыр, дип акларга тырышам. Ә үземә карата бик таләпчән мин. Берәр нәрсә уема килсә, теләк барлыкка килсә, бу – нәфестән түгелме икән, дип карыйм. Һәм нәфесемнең битараф икәнен күрәм.

– Димәк, нәфесне җиңәргә тырышырга кирәк бу дөньяда.

– Әйе, нәфесне җиңү – Аллаһы Тәгаләгә бик нык якынаю. Нәфесне пакьләгәч, дөньяга бөтенләй башка күз белән карый башлыйсың, башка картиналар ачыла башлый. Аллаһы Тәгаләдән гыйлемнәр дә бирелә.

– Нәфесне җиңү ничек була ул? Байлыкларыңнан ваз кичәргә кирәкме?

– Иң элек – үзеңнең бөтен теләкләреңнән. Аны Аллаһы Тәгаләнең ярдәменнән башка эшләп булмый. Миңа, мәсәлән, бик нык ярдәм итте төнлә намазлар уку, берничә дистә еллар буена төн буе бер дә йокламыйча намазлар уку. Әгәр кичке 7дән 11 гә кадәр йоклыйм икән, ниндидер шатлыгым бар кебек йокыдан торам. Югыйсә, дөньяви күзлектән караганда, нинди шатлыгым булырга мөмкин инде? Ә миннән дә бәхетле кеше юк. Аннан ястү фитрларын укыгач, мин бер сәгать тәсбих намазы, аннан ике сәгать ярым тәһәҗҗүд, аннан тагын ике тәсбих намазы, аннан ярты сәгать таң намазын укыйм, аннан зекерләр әйтәм инде. Менә болар барысы бик ярдәм итте миңа нәфесне җиңәргә. Минем нәфесем тозлы ризык ярата, шуңа мин тозсыз ризык ашарга тырышам. Нәфесем нәрсә тели, шуның киресен эшлим.

Кеше үзенең нәфесен тыйса, Аллһы Тәгалә аңа ярдәм итмичә калмый. Кеше иң элек үзенең хөсетлеген, көнчелеген җиңәргә тиеш, башына начар уй килсә, анализ ясый белергә, моны эшләсәм, ничек булыр, дип уйлый белергә тиеш. Нәфесенең колы булган кеше аны уйламый. Нәфесне җиңү – Аллаһы Тәгаләгә якынаюның бер чарасы. Намазлар күп уку бик ярдәм итә.

Тәрәккыят юлына баскач, мин алтыннарымнан ваз кичтем. Бөтен алтыннарымны салып ташладым. Фәрештәләр шулай кушты, шунсыз Аллаһы Тәгаләгә якынаеп булмас, дип уйладым. Шайтан шунда арттан килеп әйтә, салма, ди. Аңа үч итеп салдым. Ул вакытта мин тәрәккыят юлында түбәнрәк дәрәҗәдә, шайтанга үч итеп киресен эшли идем. Аннан бервакыт төнлә намаз укыганда бик нык эссе, тирләр тәгәрәп-тәгәрәп төшә. Шуннан вентилятор кабыздым. Шайтан шаркылдап көлде дә, «ха-ха-ха, роскошь» диде. Шуннан аны тиз генә сүндердем дә бүтән беркайчан да кабызмадым. Урманда яшәгәндә, мин мичкә яга идем, бик аскетларча яшәдем. Бер зу-у-у-р пүләнгә балта белән бер генә сукккан идем, ярылды да очты. Шайтан көлде. Мин: «Это не твоя заслуга, әлхәмдүлилләһи раббил галәмин!» – диюгә, шайтан юкка чыкты.

– Шайтан арттан килә, дигән идегез, йөзен каян күрдегез?

– Ул башта арттан килде, ә соңыннан, әйтик вентиляторны куйганда, яннан килде бит.

– Кыяфәте нинди?

- Җирән. Мөгезе юк. Түгәрәк иякле.

– Курыктыгызмы?

– Юк, курыкмадым. Чөнки мин бит – зекердәге кеше, йөрәгем, кальбем Аллаһы Тәгаләгә юнәлдерелгән.

– Ничә сәгать йоклыйсыз?

– Тәүлеккә дүрт сәгать.

– Йокыгыз да килмиме?

– Юк. Ахшамнан соң ятам да 11дә торам.

– Үлемнән куркасызмы?

– Юк, курыкмыйм үлемнән. Минем нәфесем юк ич инде, пакьләнгән. Кайвакыт сорыйлар, апа, ачуланмыйсызмы, диләр. Мин аның нәрсә икәнен дә оныттым инде. Аллаһы Тәгаләдән башка һичнәрсәдән курыкмыйм.

– Минем каналымны караучыларга берәр теләк, нәсыйхәт әйтсәгез иде.

– Сез кешеләрдән курыкмагыз, Аллаһы Тәгаләдән генә куркыгыз. Бөтен эшегезне Аллаһы Тәгаләгә тапшырып эшләсәгез, иншә Аллаһ, бар да әйбәт булыр.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе