Шәймиев “Саклаучысы”: татар-мөселман милләте соңгы шәһәрен саклый

Минтимер Шәймиевнең Шәһри Болгарга “Коткаручы” дип аталган 12 метрлы Барс сынын, татар-мөселман җәмәгатьчелегең каршы килүенә карамастан, теше-тырнагы белән барыбер куярга теләве татар милләтенең, бигрәк тә дини лидерларның фикере хакимият өчен мөһим булмавын күрсәтте.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 02
Минтимер Шәймиевнең Шәһри Болгарга “Коткаручы” дип аталган 12 метрлы Барс сынын, татар-мөселман җәмәгатьчелегең каршы килүенә карамастан, теше-тырнагы белән барыбер куярга теләве татар милләтенең, бигрәк тә дини лидерларның фикере хакимият өчен мөһим булмавын күрсәтте. Татарлар соңгы татар шәһәрен саклыймы? Татарстан белән татар милләте түгел, әллә массоннар идарә итәме? Күз алдына китерик, 1922-1936 елларда Үзәк Диния нәзарәте мөфтие булган Риза казый Фәхреддин ни әйтер иде?

Шәймиевкә ни әйтер иде?

Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиевнең Болгарга “Коткаручы” Барс сынын урнаштырырга теләве татар-мөселман җәмәгатьчелеген соңгы 10 елда беренче тапкыр дип әйтергә кирәк, рәсми хакимияткә каршы күтәрелергә этәрде. Моңа кадәр татар-мөселманнар 20 ел Татарстан президенты булып торган Шәймиевкә каршы мондый һөҗүм ясаганы булмады. Чөнки моның сәбәбе дә бар – Болгар татарның соңгы рухи шәһәре, ул да китсә, милләт тә китә дигән сүз. Халык күтәрелешеннән Минтимер Шәймиев үзе дә бераз шүрләде – “Яңарыш” фонды советын җыеп, Барсны мәчет янына түгел, причал тирәсенә утыртачагын белдерде. Шуннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчелегендә халык Барсны Болгарның теләсә кайсы урынына куйдыруга каршы имзалар җыя башлады. Форум Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Барс сынын куйдыртмауны сорап, хат та язды. Хатта Болгарга Барс кую татар-мөселманнарны Болгардан читләштерәчәк, татарларның мөселман дөньясында дәрәҗәсе төшәчәге әйтелә. Мөрәҗәгатькә хәзер 650 кеше, шул исәптән галимнәр Искәндәр Гыйләҗев, язучы Фәүзия Бәйрәмова, артистлар Равил Шәрәфи, Мингол Галиев, имамнардан Саратов мөфтие Мөкатдәс Бибарсов, Рамил Юныс, Илдар Баязитов кул куйды.

Шәймиев чигенми, Миңнеханов чигендерми

Ләкин дәүләт ягыннан әлеге мөрәҗәгатькә игътибар булмады һәм булмаска да ошый. Чөнки халык имзалар җыйганда, Минтимер Шәймиев Грециягә борынгы монастырьлар белән танышырга барып кайтты. Ул Грециянең иң борынгы монастырь объектларының берсе — XVI гасырда оештырылган монастырь комплексын карады. Минтимер Шәймиев монастырь настоятелен Зөя утрау-шәһәрчегендә православие чиркәүләрен торгызу проекты белән дә таныштырды. Ягъни бу Шәймиевнең Барска каршы булган татар җәмәгатьчелегенә читләтеп әйтелгән җавабы булды – ничек кенә каршы килмәгез, барыбер үземчә булачак дип әйтергә теләде Шәймиев. Бу каршылык турында Рөстәм Миңнеханов та әлеге үз фикерен әйтмәде. Гомумән, ул Шәймиевкә каршы килә алырмы? Президент булгач, татар дөньясында ныклап торып милли лидер булып танылып килгән Рөстәм Миңнеханов, Шәймиевне Болгарда Барс куйдырудан тыеп кала алса, һичшиксез, татар-мөселманнар арасында беренче кешегә әвереләчәк. Әгәр дә инде Шәймиевнең һәрбер авторитар теләгенә күз йомса, аның да дәрәҗәсе төшәчәк. Шулай да Миңнеханов Барс сынын куюга каршы төшмәскә ошый. Чөнки “Азатлык”татар яшьләре берлегенең Барс куюга каршы үткәрергә җыенган пикетын хакимият төрле юллар белән тыйды. Бу инде Шәймиев “Коткаручы”сы тирәсендә ыгы-зыгы булмаска тиеш дигәнне аңлата. Шул ук вакытта Шәймиевкә каршы имза җыю кампаниясенең алып барылуы, моңа каршылык күрсәтелмәү хакимияттә билгеле бер аңлашылмаучанлык барлыгын сиздереп тора. Моны Шәймиев-Миңнеханов бәрелеше, яңа президентның өстәмә очко җыюы дигән фикер дә яңгырый тар даирә вәкилләре арасында. Рәсми структураларның Шәймиевнең Болгарда сын куйдыруына каршы имза җыюына чын мәгънәсендә аптыраучылар да бар. Димәк, республика элитасында бар да тигез генә бармый. Россия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәистәше, журналист Римзил Вәлиевне дә Шәймиевкә каршы алып барылган кампания аптырашта калдырган. – Бирегә сәясәт тә, элекке үпкәләр дә, дөньяга караш та тыгылган. Бу татарларны тарката,- дип саный Римзил Вәлиев. Барс сынын Болгарда куйдыруны яклаган Римзил Вәлиев шул рәвешле Татарстанда Минтимер Шәймиевкә каршы барган сәясәтнең гадәти вакыйга булмавын искәртеп узды.

Болгар – татарның соңгы шәһәре! Саклап булырмы?

Шәһри Болгар шәһәре 23 ел дәвамында Россия татар-мөселманнарының бабаларны искә алып, тарихны барлап, милләтне туплап, олы җыенга җыелу урыны булды. Шуның өчен Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин Болгар җыенын уздырып килде. Ләкин Минтимер Шәймиев Болгарга кулын тыгуга тарихи урын рухын югалта башлады. Анда Икмәк музеен төзетү дисеңме, тегермәннәр салу дисеңме, ә хәзер инде менә чын мәгънәсендә шайтанга ошаган, тешләрен ырҗайтып торган Барс сынын куярга җыенуы. Әле бит “Саклаучы” сынын 21 майда – рәсми төстә ислам динен кабул иткән көнне урнаштырырга тели. Бу потны турыдан-туры дин белән бәйләү була, шул рәвешле Болгар мәҗүси ояга әйләнеп бетәчәк. Болгарны туристлар үзәге итеп, акча эшләү идеясен Шәймиев алга чыгарды. Тарихи шәһәрдә икмәк музеен төзү, тегермәннәр ясау – иң зур ахмаклык булды. Әнә шулай итеп совет чорында татарларның аяк киемнәрен салып керү урыны булган җир уен-көлке урынына әйләнә башлады. Моны Тәлгат хәзрәт Таҗетдин да сизде һәм узган елгы җыенда Болгарның дини рухын сакларга кирәклекне әйтеп куйды. Ләкин Болгарда сын кую дини рухны тамырдан сукалап ташлау булачак. Беренчедән, мөселманнар Болгардан – рухи тарихтан читләшәчәк. Икенчедән, потлар куелганчы ук Болгарга баруны гөнаһка санаган башка агым мөселманнары өчен бу үзенә күрә өстәмә очко булачак. Рухи мирастан, милли тормыштан читләшүгә тагын бер зур адым ясалачак.
Гомумән алганда, тарихи, милли, дини яктан караганда, Болгар – татарның кендек җире, ягъни милләт оешкан урын. Биредә ислам дине кабул ителгән, Болгар Алтын Урданың башкаласы булган. Аннан Болгар татар-мөселманнарның соңгы рухи шәһәре иде. Ягъни дини җыеннар оештырылган, үзенә тартып торган урын булды. Татар Казанны да, Искерне дә, Әстерханны да, Бакчасарайны да югалтты. Ничек кенә булмасын, Болгар могҗиза белән рухи яктан татар-мөселманныкы булып кала бирде. Халык анда ихластан бабамнар җиренә дип барды. Ләкин татарның кечкенә бер өлеше шул шәһәрне бүген үз татарыннан якларга мәҗбүр. Яшьләр, зыялылар Кол Шәрифләр Казанны Шаһ Галидән саклаган кебек саклый. Ничек бетәр бу сугыш? Татарлар соңгы шәһәрләрен, соңгы өметләрен, соңгы җыелу урыны булган җирләрен саклый алырмы? Әле бит шул ук вакытта Болгарга Барс сынын куйдыруны яклаган мәҗүсилек тарафдарлары да бар. Шулай итеп, 50ләп кеше Болгарга Барс куйдыруны хуплый. Алар арасында Болгар җыенына каршы булган Томск татар яшьләре лидеры Искәндәр Әхмәдов та бар. Инде берничә ел Болгарга каршы көрәш алып барган Әхмәдов бу юлы Болгарда сын куйдыруга риза булды. Бу җәмәгатьчелекне бик аптыратты. Ни өчен? Чөнки сын куелгач, Болгарга кеше йөрүдән туктый. Ә бу Искәндәрнең зур бер хыялы, күрәсең. Кемгә эшли бу татарлар Болгарга каршы көрәшеп? Әллә Шәймиевкә ярарга телиләрме?

Шәймиев артында кем тора?

Бәлки, Болгарга 50 меңләп татарның җыелуына кайбер урыннарда, оешмаларда куркалардыр? Бәлки, халыкны читләштерү өчен зур акчаларга Италиядән сыннар кайтарыладыр? Чыннан да, кем тора Шәймиев гамәлләре артында? Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, “соңгы вакытта Минтимер Шәймиевтә төрле мәҗүси секталарның, шайтани көчләрнең, яһүди-массоннарның тәэсире нык сизелә башлады, бу аның гамәлләрендә чагылыш тапты. Моның беренче билгеләре Шәймиев Казан уртасында пирамида салдырып куйгач күренде, хәтерегездә булса, ул аны ачканда, беренче сүзләре итеп: “Вот и мы построили пирамиду”, - диде. Ягъни, “Менә без дә пирамида төзедек”, - диде. Ә аңа кадәр пирамидаларны алласыз Мисыр фиргавеннәре төзегән иде… Ә нигә татар Шәймиев татар Казанының уртасында татар тирмәне төземәде соң, ә мәҗүси пирамида төзеп куйды? Кемнәр аңа моны тәкъдим иткән, кемнәр артында торган, кемнәр шушы юлга алып кереп киткән? Һәрхәлдә, иманлы татар-мөселманнар түгел, ә аны чорнап алган яһүди-масон, мәҗүси-шайтани көчләр Шәймиевны үз юлларыннан алып кереп киттеләр… Юкка гынамы, Юдино бистәсендә татар, урыс, яһүди диннәрен бергә кушып, бер түбә астында уртак гыйбадәтханә төзеп яткан скульптор Илдар Ханов, төннәрен җанының тәненнән чыгып, Шәймиевка киңәшләр биреп кайтуы турында язган иде, димәк, бу мәҗүсиләрнең җеннәре килешкән, дигән сүз…” Ягъни Барс сыны белән шул ук хәл булырга мөмкин. Димәк, Татарстанда ислам үсешенә, Болгарның мөселманнарның рухи урынына әйләнә баруына чын мәгънәсендә астан гына эш йөртүче төрле көчләр бар. Шул ук вакытта Римзил Вәлиев Фәүзия Бәйрәмова фикерләре белән килешеп бетми. Ул кешегә ярлыклар такмаска чакыра.

“Булгария” фаҗигасе кабатланмасмы?

Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова “Шәймиев артында кемнәр тора?” мәкаләсендә татар халкына яңа “Булгария” трагедиясе килү ихтималы белән кисәтә. - Узган ел җәй, чат аяз көндә, Идел елгасы уртасында “Булгария” пароходы батып, йөздән артык кеше суга тончыгып үлде. Аларның да Болгардан кайтып килешләре иде, без аларның анда ни эшләгәннәрен белмибез, фаҗигале язмышларын гына беләбез. Бу көймә фаҗигасе ни өчен безгә сабак булмады соң, ни өчен без һаман гыйбрәт ала белмибез? Нигә без азган, адашкан, саташкан, шайтан арбасына утырган кешеләрне туктата белмибез, аларны һаман акыл ияләре санап, сарык көтүедәй артларыннан ияреп барабыз? Минем өчен Шәймиев артында кемнәрнең торганы билгеле – аның артында шайтан гаскәре тора. Шушыны милләт тә яхшы аңласа иде һәм бу бәндәдән ерак торсын, ул алып барган шайтани эшләргә каршы чыксын иде. Халык исә Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” фондына биргән һәр тиен акчасына хисап сорарга һәм аны кире кайтаруны таләп итәргә хаклы, югыйсә, бу акчаларга эшләнгән шайтан сыны үзе белән аларны да җәһәннәмгә өстерәргә мөмкин, Аллам сакласын! - ди Фәүзия Бәйрәмова.

Риза Фәхреддин Шәймиевкә нәрсә әйтер иде?

Инде билгеле булганча, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин причал янында Барс сынын куюга ризалык бирде. Шулай да мөфти Илдус Фәиз Болгарда, гомумән, сын куюга каршы чыгып карады. Ләкин Шәймиев басымы аны сындырды, күрәсең. Нәтиҗәдә, Фәиз “Саклаучы” сынына ризалык бирде. Алай да Саратов мөфтие Мөкатдәс Бибарсов, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Болгарда Барс сынын куйдырып, Боларны мәҗүси шәһәрчеккә әйләндерүгә каршы. Әлбир Крганов өчен Болгар рухи яктан бигрәк тә кадерле. 1991 елдан бирле, әле Татарстан хакимияте Болгарга кул сузганчы, халык көче белән җыеннар уздырып килгән Крганов Болгарның дини рухы бетә баруга борчыла. Әлегә Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин дәшми. Аны да Болгарга шайтанга охшаган сын куйдыруга каршы, диләр.

Дөресен әйткәндә, мөфтиләр сынга каршы бергәләп, каты итеп каршы тора алмады. 1922-1936 елларда мөфти булып торган Риза Фәхреддин Минтимер Шәймиевкә ни әйтер иде икән? Мөгаен, Барска фатыйха бирмәс иде. Бер тарихи вакыйганы искә төшерик әле, 1926 елда Мәккәдә беренче мөселман конгрессы уза. Анда Риза казый да катнаша, чит илдә яшәгән Гаяз Исхакый да килә. Исхакый СССРда мөселманнарны хокуксызлыгы турында чыгыш ясый, дөнья җәмәгатьчелеге бу турыда шаулаша башлый. Җыеннан соң мөфти Фәхреддинне Мәскәү Кремленә чакырып, дөнья җәмәгатьчелегенә “СССРда мөселманнарга бар да яхшы” дигән мөрәҗәгатькә кул куюын сорыйлар. Мөфти язуны укый да, исламда алдашу гөнаһ дип, ничек кергән булса, шулай итеп горур гына чыгып та китә. Бүген исә мөфтиләр башкача чыгып китә...

Шулай итеп, Болгар өчен әле көрәш дәвам итә. Бер якта мең кешелек соңгы татар-мөселманнар, икенче якта Болгарны туристлык үзәге итеп күрән Шәймиев, хакимият һәм регуляр армия соңгы шәһәр өчен көрәшә. Милләтнең башка сыеныр урыны да, рухи мәркәзе дә, өмете дә һәм чигенер шәһәре дә юк. Әле Казан да уянмаган.

Александр Долгов

avatar
2 Excessyaspeve • 11:54, 2012 Дек 21
Это интересно. Скажите мне, пожалуйста - где я могу найти больше информации по этому вопросу?
avatar
1 Рафик В • 07:16, 2012 Апр 03
Бу топле макалэ уйлап язылган. Мин дэ уйлана башладым. Болгар белэн кем управлять итэчэк? Нинди законнар буенча? Вряд ли барысы да шэригатьчэ булыр. Шахри Болгарда христианнар булдымикэн? Эрмэн кварталы булган дилэр борынгы чакларда. Анда хэзер каферлэр, атеистлар да торырлар бит.Заповедикта, ЖКХда эшлэгэн насариларга претензия ясап буламы сон?
Болгарнын мосолман узэге булырына ышанып булмый. Кинэшергэ кирэк вообще.
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе