Әсгать Сәфәров: "Татарстан Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларына иң бай төбәге булып кала"

Татарстан Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларына иң бай төбәге булып кала.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 10

Татарстан Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларына иң бай төбәге булып кала. Бу хакта кичә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар, республика ММЧ җитәкчеләре катнашты.

Төп доклад белән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген редакцияләре Татарстан Республикасында урнашкан 1043 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Алар арасында 89 радио каналы һәм 73 телеканал; 665 басма мәгълүмат чарасы; 15 мәгълүмат агентлыгы, 137 электрон басма бар. Татар телендә 161 газета һәм 52 журнал, чуваш телендә 5 һәм удмурт телендә 1 газета нәшер ителә.

"ММЧ редакцияләре тарафыннан матбугатка яздыру кампанияләренә юнәлтелгән тулы бер чаралар комплексы үткәрелә. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен начар дип булмый: Татарстанда 1 мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат туры килә, Россия Федерациясендә исә – 152 данә", - дип билгеләп үтте А.Зарипов.

"Россия Федерациясендә телевизион һәм радио тапшыруларны үстерү" максатчан программасы кысаларында, 2014 елда республиканың барлык куәтле телеүзәкләрендә 2нче цифрлы эфир телетапшырулары мультиплексын эшли башлады. Ел азагында беренче мульплекс халыкның 86 процентын колачласа, икенчесе - 70 процентны. Агымдагы ел азагына беренче мультиплекс 98, икенчесе 75 процентка кадәр халыкны цифрлы телевидение белән тәэмин итәчәк.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлангычы белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "Таттелеком" ААҖ һәм "ТНВ" телерадиокомпаниясе белән хезмәттәшлектә республика телевидениесен үстерү концепциясе эшләнгән.

"Концепция нигезендә, алда көтелгән аналог телевидениесен төзү шартларында, кабельле ТВ челтәрен үстерү һәм район телеканалларын аларга ташламалы шартларда кертү юнәлеше алынды", - дип билгеләп үтте А.Зарипов. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта документны ТР Министрлар Кабинетында карыйлар.

Узган ел агентлык министрлык һәм ведомстволар белән 140ка якын матбугат конференциясе, предприятие һәм социаль әһәмияткә ия объектларга 25 пресс-тур оештырган.

Айрат Зарипов билгеләп узганча, 2015 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, ТАССР оешуга 95 һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләт булып оешуының 25 еллыгы, Россиядә Әдәбият елы, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы кебек мөһим вакыйгаларга бай. Агымдагы елның тагын бер мөһим вакыйгасы - спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү. Моннан тыш, 2015 ел җирле үзидарә органнарына сайлаулар һәм ТР Президентын сайлау елы да. "Ел гади генә түгел, әмма мин, уртак тырышлык белән, ел бурычларын лаеклы рәвештә үтәрбез дип ышанам", - дип йомгаклады сүзен Айрат Зарипов.

ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТНВ" генераль директоры Илшат Әминов үз чыгышында республика телевиденисен үстерү концепциясенә аерым тукталды. Ул әлеге стратегиянең төп 4 мизгелен билгеләп үтте: республика каналларының барлык мохит һәм бөтен платформаларда күрсәтелүе, техник һәм технологик бурычлар, шул исәптән HD форматына һәм югары төгәллекле башка форматларга күчү, контент проблемасын һәм телевидениесенең оештыру структурасы. И.Әминов төбәк телеканалларының мультиплекска керүен тәэмин итү зарурлыгын ассызыклады.

"Әгәр ул мохиткә эләгеп булмаса, бу каналлар кимүгә китерәчәк", - диде ул. "ТНВ" генераль директоры хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика медиакомплексын проектлауга килешү төзелгән.

Римма Ратникова йомгаклау коллегиясенә Татарстан журналистикасы энциклопедиясен булдыру тәкъдиме белән чыгыш ясады. "Андый энциклопедия оештыру фикере күптәннән бар иде, ул хакта 90 нчы еллар башында ук фикер алышулар булды. Әлеге мәсьәлә ТР Журналистлар берлеге президиумында тикшерелгән һәм хупланган, быел аның өстендә эшли башлау ниятләнә. ТР Журналистлар берлеге рәисе сүзләренчә, иҗади берлек Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында "Укый торган Татарстан" проектын гамәлгә ашырырга тәкъдим итә. Ул исә китап укуга кызыксынуны күтәрүгә, кешеләр өчен уку мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән.

Коллегия утырышына нәтиҗә ясап, Әсгать Сәфәров республикада мәгълүмат кырының актив рәвештә үсеш кичерүен билгеләп үтте. "Татарстан Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларына иң бай төбәге булып кала бирә, - диде ул. Татарстан хакимияте ММЧга зур игътибар бирә һәм җитди инвестицияләр кертә, шул исәптән матди-техник базаны инвентарьлаштыру һәм республиканы халыкара мәгълүмати мәйданда танытуда этәрүгә дә".

Әсгать Сәфәров искәртеп узганча, бүгенге көндә республика Хөкүмәте тарафыннан кризиска каршы чаралар пакеты карала. "Барысы да элеккечә кала, без 2015 елга бюджет позицияләрен үзгәртмибез", - дип ассызыклады ул.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе җыелучылар игътибарын быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуны билгеләп үтеләчәгенә юнәтте. Ул, шуңа бәйле рәвештә, агентлыкка тиешле эшләр оештыруны һәм Бөек Ватан сугышы темасына багышланган махсус интернет-портал эшләү турында уйлауны йөкләде.

"Сезнең бурыч халыкка мөһим иҗтимагый-сәяси, социаль-мәдәни вакыйгалар турында оператив һәм объектив рәвештә хәбәр итү", - дип ассызыклады Ә.Сәфәров. Ул шулай ук ММЧ вәкилләрен республика һәм илдәге позитив үзгәрешләр турында күбрәк сөйләргә өндәде.

ТАССР оешуга 95 һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләт булып оешуына 25 ел тулу кебек даталарга килгәндә исә, бу темалар, Ә.Сәфәров сүзләренчә, ММЧда киң яктыртылырга тиеш, шулай ук спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм алда көтелгән сайлаулар да.

Әдәбият елында, аның сүзләренчә, социаль әһәмияткә ия балалар әдәбиятына булышуга юнәлдерелгән проектлар аерым ярдәм таләп итә. "Андый әдәбиятны сату челтәрен киңәйтү зарур", - диде ул.

Ә.Сәфәров искәртеп узганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елда ук республикада медиатармак үсеше стратегиясе һәм теле-радиоташыруларны үстерү концепциясен эшләү бурычын куйган иде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге документ әзер диярлек, аны тиз арада кабул итеп, ТР Президентына тәкъдим итәргә кирәк.

Чыгышы азагында Әсгать Сәфәров ММЧ вәкилләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләре тапшырды. ТР Президенты Указы белән "Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем "Чаян" журналы баш мөхәррире урынбасары Ринат Абзалов, "Чаян" журналының үсеш бүлеге башлыгы Адилә Баһаветдинова, "Татмедиа" ААҖ филиалы директоры - "Туганайлар" газетасы мөхәррире Людмила Белоусова, "Яңа гасыр телерадиокомпаниясе" ААҖнең Мәскәүдәге хәбәрчеләр пункты директоры Динә Газалиевага бирелде.

Моннан тыш, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Татарстан китап нәшрияты һәм ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе институты коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырды дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе