Әсһәр Вәлиуллин: “Әл-Ихласны юридик оешма буларак бетерергә кирәк, ләкин ул мәчет булырга тиеш”

Татарстан Югары суды ТР прокурорының “Әл-Ихлас” мәчетен бетерү һәм аны...

БӘЙЛЕ
2013 Май 16
Татарстан Югары суды ТР прокурорының "Әл-Ихлас” мәчетен бетерү һәм аны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан алу турындагы дәгъва кылу гаризасын канәгатьләндерде.

Судта, прокурорның таләбен караганда, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе, ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре, әлеге мәчеткә йөрүчеләр һәм мәхәлләнең элеккеге җитәкчесе Әсһәр Вәлиуллин катнашты. Әсһәр Вәлиуллин суд тарафыннан җавап бирүче буларак чакырылган, чөнки ул -"Әл-Ихлас” дини оешмасының ихтыяҗларын кайгыртырга хокуклы бердәнбер зат. Әсһәр Вәлиуллин судта хәбәр иткәнчә, ул "Әл-Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Миргазыян хәзрәт Салаватов вафат булганнан соң, 2006 елда әлеге мәхәлләне җитәкли башлаган.

2008 елда аңа ярдәмгә яшь имам Рөстәм хәзрәт Сафин җибәрелгән, ул Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсендә белем алган. Монда каршылыклы вәзгыять барлыкка килә башлаган. Нәтиҗәдә, Әсһәр хәзрәт вазыйфасыннан азат ителгән, ә Рөстәм Сафин имам-хатыйб итеп сайланган.

Судта Әсһәр Вәлиуллин белдергәнчә, ул прокурорның шикаятен яклый. "Мин Әл-Ихласны юридик оешма буларак бетерү белән килешәм, ләкин ул мәчет булырга тиеш, чөнки халык тарафыннан төзелде һәм без анда гыйбадәт кылырга тиеш”, - диде ул.

ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте вәкиле - ТР Мөселманнарының Диния нәзарәтенең юридик бүлеге башлыгы Ренат Хәсәншин хәбәр итүенчә, "Әл-Ихлас” мәхәлләсе ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте составында булуына карамастан, үзәкләштерелгән дини оешманың күрсәтмәләрен үтәмәгән, үз эшчәнлеге белән ТР Мөселманнарының Диния нәзарәтенә капма-каршы торган.

Судта шулай ук элек "Әл-Ихлас" мәчетенә йөргән шаһит чыгыш ясады, ул хәбәр иткәнчә, Рөстәм Сафин вәгазьләр вакытында хәлифәлек булдыру фикерен әйткән.

Якларның чыгышларын тыңлаганнан соң, суд прокурорның шикаятен канәгатьләндерергә карар кылды. Әлегә суд карары әле үз көченә кермәгән. Эштә катнашучылар риза булмыйча, шикаять бирә ала. Судның карары үзгәрешсез калган очракта, РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе аны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан, ә РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе аны дини оешмалар реестрыннан алачак.

Исегезгә төшерик, Республика прокуратурасы "Әл-Ихлас” мәчетендә экстремизмга каршы көрәш өлкәсендә закон таләпләре үтәлеше буенча тикшерү үткәрде һәм экстремистлык эшчәнлеге билгеләрен ачыклады. Аерым алганда, аның бүлмәләрендә экстремистик материаллар табылган, ә мәчеттә укылган вәгазьләр "Хизб-ут Тәхрир әл Ислами” халыкара террорлык оешмасы идеологиясен алга сөргән. Моннан тыш, экстремизмга каршы көрәш өлкәсендә закон таләпләре бозылу ачыкланган. ТР прокурорының мәчетне бетерү турындагы дәгъвасы шул фактларга нигезләнгән.

Хәзерге вакытта ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан "Әл-Ихлас" мәчете бинасын реконструкцияләү өчен инвестор эзләү эше алып барыла, эскиз проекты әзерләнә һәм ул килешенгәннән соң, смета-проект документациясе тупланачак. Якын арада төзелеш эшләре башланачак.

Әсһәр Вәлиуллин "Миргазыян мәчете” исемле яңа мәхәллә формалаштырырга һәм, реконструкциядән соң, үзенең дини эшчәнлеген дәвам итәргә планлаштыра. Мәчет бөтен кеше өчен ачык булачак.

РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе Тикшерү бүлеге тарафыннан Рөстәм Сафинга карата РФ ҖК 282.2 маддәсе буенча ("Террорлык оешмасы эшчәнлеген оештыру”) җинаять эше кузгатылган һәм тикшерү эше алып барыла.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе