СӨ­ЕК­ЛЕ ХА­НЫМ­НАР КҮР­КЕ

(Та­тар мө­сел­ман ха­тын­на­ры­на мө­нә­сә­бәт­ле ир-ха­тын әдәп­лә­ре)

БӘЙЛЕ
2014 Апр 21

(Та­тар мө­сел­ман ха­тын­на­ры­на мө­нә­сә­бәт­ле ир-ха­тын әдәп­лә­ре)

Ри­са­лә


Ис­лам ди­не­ шә­ри­гать хө­кем­нә­ре тор­мыш­ның бар­лык өл­кә­лә­рен дә үз эче­нә ала. Шу­лар­ның бер­се — мөс­ли­мә ха­тын-кыз­лары­ның үз-үз­лә­рен то­тыш­ла­ры, әдәп вә әх­лак­ла­ры бе­лән бәй­лән­гән. Иман­лы бән­дә­ләр бу кагыйдәләрне бе­лер­гә һәм тор­мыш­ла­рын­да аларны, ул йо­ла­лар­ны үтәр­гә, яшәү рә­веш­лә­ре итәр­гә ты­ры­шыр­га ти­еш­ләр. Шу­ның бе­лән үз­лә­рен гө­наһ­тан вә ял­гыш­лар­дан сак­лап ка­ла алыр­лар дип бе­ләбез. Әм­ма мо­ңа ка­дәр бу мәсь­ә­лә­ләр мат­бу­га­ты­быз­да ту­лы ки­леш куз­га­тыл­ма­ган иде. За­ман та­лә­бен исәп­кә алып, бу хак­та сүз­не баш­лар­га бул­дык.

Татар халкында ке­ше­ләр­нең үза­ра мө­нә­сә­бә­те, икъ­ти­са­ди ка­нун­нар­га гы­на тү­гел, бәл­ки әх­ла­кка һәм йо­ла­лар­га да ни­гез­лә­неп үсә. Шу­ңа кү­рә дә җәмгыять корып яши белү милләттә ни­чә мең ел­лар бу­е­на тот­рык­лы хәл­дә сак­ла­нып ки­лә­. Әх­лак вә әдәп мәсь­ә­лә­лә­ре­нә күз йо­мыл­ган яки алар икен­че план­га кал­ды­рыл­ган чорларда үсеш ба­ры тик икъ­ти­са­ди ка­нун­нар­га һәм сәяси-идеологик карашларга гы­на та­я­ныл­са, шу­ндый тор­мыш бе­лән яшә­үчеләр бер ая­гын­да гы­на ба­сып тор­ган ке­ше­гә ох­ша­ган бу­лып ка­лалар. Алар, озак та үт­ми, ру­хи нык­лы­кны югал­та, рухи үсеш­тән тук­тыйлар, рухи яктан тар­ка­ла баш­лыйлар. Ме­нә шу­шын­дый хәл­ләр бул­ма­сын өчен ил хал­кы үзенең яшәешендә икъ­ти­са­ди вә әх­ла­кый ка­нун­нар­ның ике­се­нә дә ни­гез­лә­нер­гә омтыла. Шә­ри­гать ка­нун­на­рын мәйданга чыгарган ис­лам ди­не барча бән­дә­ләр­не нәкъ ме­нә шу­лар­га өй­рә­тә­ дә ин­де.

Кай­бе­рәү­ләр­гә ул ка­гый­дә­ләр ошар, ә кемнәрдер аларны хәт­та өнәп тә бе­тер­мәс­ләр. Әм­ма кануннар­ны бел­мәү ке­ше­не ба­ры­бер гө­наһ­тан сак­ла­мый. Өйрәтмәләрендә шәригать хатын-кызның хокукларын санга сукмый дип бәхәс куптаручылар да бар. Алар хаклымы икән? Юк, билгеле. Бу хезмәтебезнең “Сөекле ханымнар күрке” дип аталуы да алдан белдереп тора, анда хатын-кызларга бәйле дини мәсьәләләр иҗтимагый тормыш шартлары белән бәйле ачыклап аңлатыла.

Хатын-кызлар ирләрдән күркәмрәк һәм алар әхлак-әдәп ягыннан да шактый аерылып тора, оялчан һәм нечкә күңелле булалар. Һәм менә, ислам дине кушканча, ирләр шушы җылы җанлы сөйкем ияләренә нинди мөнәсәбәттә булырга тиешләр соң? Аларның үзләренең ни сыйфатлы булулары яхшы? Шушы четерекле мәсьәләләргә дин юлында эзләнүләргә корылган хезмәт укучыларга тәкъдим ителә. Тормышның катлаулы һәм тагын да четерекле була баруы исәпкә алынып, фикер үсешенә, дөньяны аңларга ярдәм итүче хикәятләргә һәм мөнәҗәтләргә дә аерым урын бирелә. Аларны укып, фәһемләп, укучы күңел тәҗрибәсе туплый алачак.

ХА­ТЫН-КЫЗ­ЛАР­ГА КА­РА­ТА ШӘФ­КАТЬ­ЛЕ
ҺӘМ ДӘ ЯХ­ШЫ МӨ­НӘ­СӘ­БӘТ­ТӘ БУ­ЛУ ХА­КЫН­ДА
ТА­ЛӘП­ЛӘР ВӘ КА­ГЫЙ­ДӘ­ЛӘР

Әх­лак­сыз­лык — кыйблаңны югалтып, тай­гак юл­га ке­рү бе­лән бер, кай­да егы­лып ба­шың­ны ва­та­сың­ны һәм үзең­не ха­рап итә­сең­не күз ал­ды­на да ки­те­рергә дә мөмкинлек калдырмый.
Шәригатьтә ир ке­ше­дән өен­дә­ге ха­тын-кыз­лар­га, үз ба­ла­ла­ры­на вә ата-ана­ла­ры­на ка­ра­та бик тә шәф­кать­ле, мәр­хә­мәт­ле, ях­шы мө­га­мә­лә­не та­ләп итә. Шу­шы ук та­ләп ха­тын-кыз­лар­га да ку­е­ла. Алар һәммәсе бер-бер­се­нә ка­ра­та күр­кәм мө­нә­сә­бәт­тә бу­лыр­га һәм бер-бер­сен җә­бер-зо­лым­нан сак­лар­га бурыч­лы­. Бу әдәп-йо­ла­ны то­ту вә ны­гы­ту — га­и­лә­нең бә­хе­тен, баш­кар­ган эш­ләр­нең фай­да­сын, кыл­ган кә­сеп­нең хә­ер­ле бу­лу­ын һәм дәвам­лы­лы­гын, ахи­рәт тор­мы­шын­да са­вап вә дә­рә­җә алу өчен сә­бәп ха­сил итә. Ха­тын-кыз­лар­ның акыл ягын­нан — кыс­ка, са­быр­лык­та — сай, ку­әт мәсь­ә­лә­сен­дә — зә­гыйфь­лек­лә­ре өчен, Ал­ла­һы Тә­га­лә ир­ләр ягын­нан алар­га ка­ра­та күр­кәм­лек бе­лән те­рек­лек кы­лу­ны вә мәр­хә­мәт­ле, ми­һер­бан­лы бу­лу­ны та­ләп итә: «Ха­тын­на­ры­гыз­га күр­кәм хо­лык вә йом­шак­лык бе­лән те­рек­лек кы­лы­гыз!» — дип бел­де­рә. Мон­дый та­ләп­ләр ку­ел­ган аять­ләр Коръ­ән­дә шак­тый күп.
Мө­хәм­мәд Пәй­гам­бәребез хәт­та үлем тү­шә­ге­нә ят­кач та, имам Га­зәли хә­бәр­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, мө­сел­ман ир­ләр­гә ва­сы­ять итеп: «Биш ва­кыт на­маз­ны ва­кы­тын­да укы­гыз, кол вә кә­ни­зәк­лә­ре­гез­нең хак­ла­рын би­ре­гез һәм үтә­гез, алар­га җә­бер вә зо­лым кыл­ма­гыз, алар­га көч­лә­ре вә тә­кать­лә­ре җит­мә­гән эш­ләр­не мәҗ­бү­ри эш­ләт­мә­гез, ха­тын­нар ха­кын­да Ал­ла­һы Тәга­лә­дән куркыгыз, ягъ­ни алар­га җә­бер вә зо­лым кыл­ма­гыз, алар бе­лән мәр­хә­мәт­ле бу­лып, алар бе­лән ях­шы то­ры­гыз, чөн­ки ул ха­тын­нар сез­нең ку­лы­гыз­да­гы әсир­ләр ке­бек!» — ди­гән. (Хә­дис)

Ри­ва­ять­ләр­дән кү­рен­гән­чә, Мө­хәм­мәд Пәй­гам­бәр шулай ук әй­тә тор­ган бул­ган: «Җәб­ра­ил фә­реш­тә ха­тын-кыз­лар­га ка­ра­та мәр­хә­мәт­ле вә шәф­кать­ле бу­лу­ны, ях­шы­лык эш­ләү­не һа­ман-һа­ман ми­ңа әмер итеп тап­шыр­ды; хәт­та мин телә­мә­сәм дә, Җәб­ра­ил га­ләйһиссә­лам ха­тын­нар­ны та­лак кы­лып ае­ру­ны да ха­рам эш­ләр­дән дип белдерә». (Хә­дис)
Мө­хәм­мәд Пәй­гам­бәр исә үзе­нең ха­тын­на­ры­на бик тә мәр­хә­мәт­ле вә шәф­кать­ле бул­ган, алар­га та­выш кү­тә­реп әмер бир­мә­гән, со­ра­ган үте­неч­лә­рен ка­нә­гать­лән­де­рер­гә ты­рыш­кан һәм мон­дый эш­лә­рен ха­тын­на­ры да аяк ас­ты­на са­лып тап­та­ма­ган­нар. Ха­тын-кыз­га ка­ра­та бул­ган рә­хим вә шәфкать-мәр­хә­мәт ир­ләр­гә са­вап һәм әҗер­ләр ки­те­рә, баш­кар­ган хез­мәт­нең фай­да­сын би­рә. Ин­де дә ул ха­тын ба­ла ана­сы икән, мәр­хә­мәт вә ми­һер­бан­лык ата һәм ир ке­ше­гә ике­лә­тә кай­та­ры­ла, бә­хе­тен та­гын-та­гын да арт­ты­ра.

Үз як­ла­рын­нан ха­тын-кыз­лар да зат­ла­ры­на бә­ра­бәр рә­веш­тә ях­шы хо­лык­лы вә йом­шак­лык ия­се бу­лыр­га хак­лы­лар. Ха­лык ара­сын­да, «ир­дәү­кә» дип, ир-ат хол­кы­на тар­тым ха­тын­нар­ны ким­се­теп ка­рауга килгәндә, моны дө­рес эш, диләр. Үзе­нең за­ты йом­шак­лык җе­не­сен­нән бу­лу­га ка­ра­мас­тан, ка­ты ир­ләр юлын­нан кит­кән ха­тын­нар, хәт­та зи­на кы­лып йөр­мә­сә­ләр дә, зи­на кы­лу­чы­лар рә­тен­нән ка­ра­лыр­га вә чир­кан­ды­рыр­га ти­еш­ле­ләр. Зат бе­лән зат­ны бу­тау — ха­рам, иләк бе­лән чи­ләк­не бу­тау ке­бек. Шу­ңа кү­рә, әгәр дә ха­тын-кыз­лар­да үз җе­нес­лә­ре вә зат­ла­рын­да кү­рел­мә­гән сый­фат­лар пәй­да бул­са, әдәп вә әх­лак тө­шен­чә­лә­ре үз­гәр­гән­лек вә ки­мү га­лә­мәт­лә­ре си­зел­сә, ан­дый­лар­га ка­ра­та ир­ләр сал­кын то­рыр­га ти­еш­ле.

Ха­тын-кыз­лар­да хо­лык­сыз­лык, акыл­сыз­лык, ки­ре­лек ор­лык­ла­ры тиз борын­лау­чан. Тез­ген­нә­ре — кыс­ка, аңа ба­сып, үз­лә­рен-үз­лә­ре тиз ге­нә тук­та­та ал­мый­лар. Шу­ңа кү­рә дә ха­лык ара­сын­да: «Ха­тын­нар­ның ях­шы­сы — юк, әм­ма алар­дан баш­ка то­ру да мөм­кин тү­гел»,— ди­гән әй­тем яшәп ки­лә. Га­рәп голамәлә­рен­нән бөек имам Шә­фи­гый Ногман бине Сабит хәз­рәт­лә­ре дә: «Хатыннар без­нең өчен шай­тан итеп яра­тыл­ганнар. Ал­ла­һы Тә­га­лә сы­ен­дыр алар явыз­лы­гын­нан»,— дип, шаяртып булсын, сынап-кисәтеп булсын, юк­ка гы­на бел­дер­мә­гән. Әм­ма дә лә­кин бар­лык ха­тын-кыз­лар­ны да берь­ю­лы бер чы­бык бе­лән сук­ты­рып үтү дө­рес бул­мас иде. Бо­лын­да­гы гөл­ләрдәй, төрле-төрле төс­тә алар. Бер­се икенче­се­нә ох­ша­ма­ган. Әм­ма дә лә­кин ха­тын-кыз­лар үз­лә­ре­нең кү­ңел төп­лә­рен­дә шай­тан кот­кы­сын­нан кал­ган бер ка­ра­лык бар­лы­гын бе­лер­гә вә аны агар­тыр­га-сафландырыр­га ом­ты­лыр­га ти­еш­ләр. Юк­тан гы­на Анабыз Хәу­ва (Хава) хәз­рәт­лә­ре, җән­нәт бак­ча­сын­да яшә­гән ва­кы­тын­да, Шай­тан сү­зен тың­ла­ды­мы? Юк­тан гы­на Ата­быз Адәм, үзенең шушы ир­кә­се Хәу­ва үте­не­чен то­тып, ахырда оят­ка кал­ды­мы? Шу­ңа кү­рә дә һәр­бер ир ке­ше ха­тын-кыз­ның шай­та­ны ко­тыр­ту­дан сак­ла­ныр­га вә шәф­кать-мәрхәмәт бе­лән алар­ны ир­кә­ләп, кү­ңел­лә­рен­дә­ге бер нок­та ка­дәр­ле ка­ра­лык­ны да юар өчен яр­дәм­нә­рен кыз­ган­мас­ка бу­рыч­лы­лар.
Фәрит ЯХИН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12
Май 09
Май 09

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга











Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе