Русия мөселманнарына мәчет урынына гыйбадәт кылу бүлмәләре тәкъдим итмәкче булалар

Петербургта мәчет төзеп тормыйча, мөселманнарга гыйбадәт кылу өчен махсус бүлмәләр генә булдырмакчылар.

БӘЙЛЕ
2016 Май 24

Петербургта мәчет төзеп тормыйча, мөселманнарга гыйбадәт кылу өчен махсус бүлмәләр генә булдырмакчылар. Бу хәлнең Русиянең башка төбәкләрендә дә гамәлгә керү куркынычы бар.

Петербургта җирле халык каршы чыга дип мөселманнарга мәчет төземичә намаз уку өчен махсус урыннар гына бүлмәкчеләр. Мондый гыйбадәт бүлмәләрен мөселманнар күпләп яшәгән яки эшләгән урыннарда булдырмакчылар. Ул мөселманнарның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен яңа урыннар булдыруны күздә тоткан "Үтә күренмәле ислам" программасының бер өлеше булып тора.

Петербург җитәкчелеге намаз уку өчен бүлмәләр булдыруны сорап, базар хуҗаларына мөрәҗәгать иткән. Islam-today cәхифәсе язуынча, әлеге мөрәҗәгатьне губернатор Георгий Полтавченко имзалаган.

Петербург һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Мөхетдинов, бу мәсьәләдә юристларга да мөрәҗәгать иткән.

“Алар моның федераль канун һәм Конституциягә каршы килүен әйтте, чөнки әлеге документларда мөселманнар теләгән урында үз гыйбадәтләрен кыла ала диелгән. Аннары намаз укый торган бүлмә яки йортның имамы, рәсми мәхәлләсе булырга тиеш. Теләгән кеше килеп намазны башкарды да китте дигән әйбер хәнәфи мәзһәбендә юк, чөнки җомга намазларының шартлары бар.

Рәсми рәвештә расланган оешма, имам, аннары җәмәгать булырга тиеш. Алар, мисал өчен, юстиция министрлыгына, салым хезмәтенә кирәкле хисапларны биреп барса, эшли алалардыр.

Болайга барганда, адәм баласы бит ул чиста урын булса, намазны теләгән җирендә укый ала, әмма әйтүемчә, җомга намазының үз шартлары бар. Җомганың бер шарты - ул намазны ачык рәвештә үткәрү. Әгәр мөселманнар качып җыелган икән, ислам канунына бу каршы килә”, - ди ул.

Журналист Руслан Айсин Петербургта бу намаз бүлмәләре гамәлгә керә калса, әлеге проект Русиянең барлык зур шәһәрләрендә таралу куркынычы бар, дип саный.

“Мәчет төземәс өчен бүлмә генә биреп котылачаклар. Бу инде мөселманнарны геттога көчләп кертү дигән сүз. Шунда ук эшлиләр, яшиләр, йолаларын кылалар. Геттодан бернәрсәсе белән дә аерылмый”, ди ул.

Чыннан да Ураза, Корбан гаете намазлары вакытында мөселманнарның меңнәрчә җыелып юлларны каплап китүе җитәкчеләрнең эчен пошыра. Алар гыйбадәт бүлмәләре булдырып, әлеге проблем да хәл ителер дип уйлыйдыр. Ләкин Мәскәүдә бәйрәмнәр вакытында махсус урыннар бүленүгә карамастан, мөселманнар нигездә барыбер Җәмигъ мәчеткә килә.

Русия шәһәрләрендә мәчетләр төзелеше мәсьәләсе хәзер бик кискен тора. Күп төбәкләрдә җирле халык каршы чыга дип йә җир бирмиләр, йә инде биргән җирне дә кире алалар. Аеруча Мәскәүдә мәчетләр җитмәү үзен нык сиздерә. Бу мәсьәләне азмы-күпме хәл итү өчен узган ел Мәскәүдә мобил мәчетләр ачып җибәрмәкчеләр иде, әмма проектның төркем җитәкчесе Айрат Касыймов Азатлыкка әйтүенчә, аңа бу эшне башларга рөхсәт итмәгәннәр.

“Сәбәпләрен әйтә алмыйм, чөнки бу турыда мәгълүмат чараларына аңлатма бирмәскә куштылар, әмма мобил мәчет тулысынча әзер”, диде ул.

Билгеле булганча, беренче мәчет уңышлы эшләп китсә, барлыгы сигез мобил мәчет ясау каралган иде. Аларның алтысы зур бизнес үзәкләре янында торачак, икесе шәһәр буйлап чакырылган урыннарга йөриячәк дип күзалланды.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе