
12 октябрьдә уздырылган "Саматов укулары”нда әлеге олуг бүләкне Таһир хәзрәткә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров тапшырды. Рөстәм хәзрәт Таһир хәзрәтне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тәбрикләде һәм, әтисе юлын дәвам итеп, җитди дини эшчәнлек алып баруына, чит төбәкләрдә дә халкыбызга, динебезгә тырышып хезмәт итүенә рәхмәт белдерде. Таһир хәзрәткә әтисе медале тапшырылу ул, Габделхак хәзрәтнең үз улларын да дингә хезмәт итә торган итеп тәрбияләп үстерүенә, үзеннән соң шәкертләр генә түгел, күркәм бер нәсел калдыруын да раслаучы күренеш.
Быел "Саматов укулары” XX гасыр ахыры – XXI гасыр башының күренекле дин әһелләренең мирасын барлау, аларның хезмәтен зурлау буларак үткәрелде. Чарада РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, күп сандагы мөгаллимнәр, шәкертләр катнашты.
Сөйләшү барышында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт: "Габделхак хәзрәт Россия күләмендә танылган, бер галим булган хәзрәт. Ислам дине халкыбызда югалмасын өчен күп көч салган шәхес. Аның шәкертләре дә күп. Атеистек заманда ислам, Коръән турында хак сүз әйтергә курыкмаган кеше”, — дип белдерде. Һәм аннары алга таба дин әһелләре нинди булырга, нинди юлдан китәргә тиешлек хакында чыгыш ясады. Хәзрәт бүгенге көндә иҗтимагый эшләргә зур игътибар бирү кирәклегенә басым ясады.
Таһир хәзрәт үзенең чыгышында моннан 20 ел элек әтисенең фатыйхасы белән чит төбәккә гаиләсе белән чыгып китүен искә төшерде. "Әти әйтте: "Анда динне торгызуга тырышлык кую хәерле булыр”, — диде. Аллага шөкер, мәчет тә салдык, мәдрәсә дә булдырдык. Әтием әби-бабайдан алган дини гыйлемен безгә дә җиткерде. Үзенең яшәү рәвеше, гамәлләре белән үрнәк булды”, диде ул.
Шулай ук хәзрәт Татарстан җитәкчелегенә,нәзарәткә, мөфти Камил хәзрәткә, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга динебез өчен зур тырышлыклар куйганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде. "Татарстан ботен Россиягә, башка дәүләтләргә үрнәк булып тора. Ничек безнең бабайлар исламны кабул итеп һәм үзләре рәхимле, тәкъва, яхшы күрше, эшче, яхшы әти, әни булып безгә динне калдырганар, шуны дәвам итәргә тиешбез”, — диде ул.
Үткән ел "Рухи мирас” медале Рәфыйк Мөхәммәтшинга тапшырылган иде дип хәбәр итте "Татар заманы".