8-9 июньдә татар имамнарының өченче тапкыр Казанда узачак "Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия форумы яңалыкларга бай булачак. Беренчедән, форум тулысынча Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитетының рәсми сайты аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк, икенчедән, анда катнашучы 30-40 яшьлек дин әһелләренең саны башка елларга караганда күбрәк булачак, өченчедән, фикер алышуга чыгарыла торган мәсьәләләр дә артачак.
Бүген бу хакта "Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитеты рәисе Ринат Закиров хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, алдагы елларда "форумга картларны җыйгансыз, безнең өммәт картая бара икән” дигән сүзләрне ишетерегә туры килгән. Ә быел яшьләрдән заявкалар күбрәк килгән. "Бу форумның эчтәлеген нык үзгәртә. Яшь имамнарның тәҗрибәсе булмаса да, алар югары белемгә ия”, - дип билгеләп үтте Р.Закиров.
Быел форумда катнашырга РФнең 55 төбәгеннән тугыз йөздән артык кеше теләк белдергән (беренче форумда 700 кеше катнашкан иде). Хәтта чит илләрдән килергә теләүчеләр дә бар: Литваның Клайпеда шәһәреннән заявка алынган. Җыен тарихында беренче тапкыр анда Амур, Брянск, Калининград өлкәләре дин әһелләре катнашырга теләк белдергән. Йөз илле биш кешелек иң зур делегация Башкорстан Республикасыннан килер дип көтелә.
Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитеты тарафыннан Татарстан Президентының Дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе белән берлектә оештырылган җыенда катнашучылар 8 июньдә "Ислам дине һәм бүгенге мәгълүмат кыры”, "Ислам һәм мәгариф”, "Россиядә хәләл индустрия: үсеш юллары”, "Мәчет, мәхәллә: үзоешу мәсьәләләре” дигән темаларга секция утырышларында фикер алышачак. "Секцияләрдә куелган проблемалар буенча фикер алышу бик җанлы бара. Анда һәркем үз фикерен әйтеп калырга ашыга, ачылып килеп сөйләшә. Иң зур проблемалар секцияләрдә карала”, - ди конгресс рәисе, теге яки бу мәсьәләдә тәҗрибә уртаклашырга атлыгып торуларын белдереп. 9 июнь – форумның пленар утырышы. 10 июньдә форумда катнашучылар "Изге Болгар җыены"нда катнашыр дип көтелә.
"Мондый форум бик кирәк. Анда бик күп проблемалы мәсьәләләрне карап, хәл итү юлларын табып була. Монда дин әһелләре бер-берсен тыңлый”, - диде Р.Закиров, әлеге җыенның фикер алышу мәйданчыгы булуын ассызыклап.
Чыганак: "Татар-информ"