Римма Ратникова Туфан Миңнуллин хакында: Ул ишетә белде һәм аны да ишеттеләр

Кичә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дамир Сираҗиев һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллин (1935-2012) истәлегенә багышланган иҗат кичәсе уздырылды.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 12

Кичә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дамир Сираҗиев һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллин (1935-2012) истәлегенә багышланган иҗат кичәсе уздырылды.

Кичә башланганчы ук театрның фойесында алма төшәрлек урын да юк иде. Татар драматургиясенең безнең чор танылган шәхесен искә алырга олысы да кечесе дә, иҗат даирәсе дә, иҗаттан ерак булган, әмма Туфан аганы ихтирам иткән төрле һөнәр ияләре дә җыелган иде. Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында үткәрелгән кичә аның спектакльләреннән торган театраль декаданы тәмамлау буларак уздырылды. Декада 5-11 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында уздырылды. Татарстан, Башкортстан, Марий Иле республикаларыннан килгән 15 театр труппасы тамашачыларга данлы татар драматургы пьесалары буенча куелган 20ләп спектакль тәкъдим итте.

Туфан Миңнуллин ярты гасырлык иҗат дәверендә 40 тан артык пьеса иҗат иткән. Декада вакытында тамашачыларга "Диләфрүзгә- дүрт кияү", "Җанкисәккәем", "Мулла", "Нигез ташлары" һ.б. спектакльләр күрсәтелде. Кичә өчен Г. Камал театры хезмәткәрләре драматургның туган авылына махсус барып, авылдашлары, классташлары белән интервьюлар эшләгән. Искә алу чарасы әлеге интервьюларны видеоязмада күрсәтү белән башланып китте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та Туфан Миңнуллин хакындагы фикерләрен әлеге язма аша тамашачыларга җиткерде. "Туфан аганың бер җөмлә белән бик зур фикер әйтү сәләтенә шакката идем. Ул тормышта бер дә җайлы кеше түгел, аның һәрбер нәрсәгә үз фикере булды. Туфан абый син уйлаганча сөйләмәде, ул, беренче чиратта, халык турында, татар халкы һәм республика хакында уйлады", - диде республика җитәкчесе драматург хакында.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да кичәнең сәбәпчесе турында җылы сүзләр генә җиткерде. "Туфан абыйның тормышы, иҗаты, аның йөрәге татар милли театры белән бәйле. 15 театрның 20 дән артык спектакль куюы да - бик нәтиҗәле һәм зур вакыйга. Туфан Абдулович ул драматург кына түгел, дәүләт эшлеклесе дә иде, - диде һәм Туфан Миңнуллинның бу яктан да көчле шәхес булуын ассызыклады. - Дәверләр чигендә ул халык депутаты итеп сайланды, аннан исә Татарстан парламентының биш чакырылышында депутат булып эшләде. Бу эшкә Туфан ага бик җитди, бик зур җаваплылык белән карады. Ике чакырылышта миңа аның белән бергә эшләү мөмкинлеген мин зур бәхетем дип саныйм. Ул декларацияне эшләгәндә дә, Конституциябезне язганда да, милли мәгарифне формалаштыру, сәнгать, мәдәният белән бәйле вакыйгаларда катнашкан кеше һәм аның фикере бу документларның нигезенә ятты, - дип Татарстан Республикасы закон чыгару органы җитәкчесе урынбасары Туфан аганы зурлады, аның башкарган эшләрен барлады. - Дәүләт Советында төрле депутатлар була. Ул ишетә белде һәм аны да ишеттеләр. Бүген парламентта Туфан абый юк, аның кебек кеше дә юк. Без аны бик сагынабыз, андый депутатлар, әлбәттә, кирәк", - диде Римма Ратникова.

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе, Туфан Миңнуллиның дусты, шагыйрь Разил Вәлиев тә истәлекләр белән уртаклашты. "Ходай кешегә ике гомер бирә икән: аның беренчесе Җирдә булса, икенчесе - Ахирәттә. Әмма Ходай Туфан агага өченче гомерне дә кызганмаган, анысы аның - халык хәтерендәге гомер. Аның бу гомере тагын да кызыклырак һәм алдагы гомереннән дистәләгән, йөзләгән тапкыр озынрак булыр дип ышанам, - дип сүз башлады ул. - Туфан Миңнуллин исемен ишетмәгән, аның иҗаты белән таныш булмаган, аның әсәрләрен укымаган, яисә аның пьесалары буенча куелган спектакльләрне карамаган кеше бик сирәктер. Әмма аның кеше белмәгән бик күп серләре бар. Туфан ага искиткеч киң колачлы, бай күңелле шәхес иде, без әле аны ача һәм өйрәнә генә барабыз. Ул кая гына барса да, татар халкының бөек шәхесе, чын улы буларак барлык кешенең дә күңеленә кереп калды", - диде ул һәм Туфан Миңнуллин иҗат иткән берничә шигырь укыды. Чыгышын Разил Вәлиев Туфан Миңнуллинның туган көне уңаеннан язылган шигыре белән тәмамлады.

Драматургның кызы Әлфия Юнысова да әтисе хакында бик озын-озак сөйләде. "Шведларда икмәк теле бар һәм йөрәк теле бар дигән әйтем яши. Икмәк теле төрле-төрле булырга мөмкин, чөнки ул тел белән көн итәргә кирәк. Ләкин безнең җан телебез бөтенебезнең уртак, ул безнең-ана телебез. Әгәр дә әти исән булып, бу урында басып торса, ул да шул сүзләрне әйтер иде, - диде ул. - Халык язмышы, телне саклау, татарның мәдәнияте, якты киләчәге өчен борчылу - боларның берсен дә әти вазыйфа буларак башкармады: ул аны йөрәге аша үткәреп эшләде",- диде ул һәм Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган декаданы уздырырга ярдәм итүчеләргә, аеруча Г. Камал театры җитәкчелегенә, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга рәхмәт җиткерде.

Туфан Миңнуллин белән М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесында бергә укыган сабакташлары бу кичәдә аның хакында хәтер яңартты. Ринат Таҗетдинов: "Һәр халыкның зур язучысы була. Ул язучылар арасында да зурлары бар. Башкортларда - Мостай Кәрим, кыргызларда - Чыңгыз Айтматов, бездә исә алар рәтенә мин Туфан Миңнуллинны кертер идем", - дип драматургны зурлады.

Туфан аганың сабакташы гына түгел, тормыш иптәше дә Нәҗибә апа Ихсанова: "Туфан бик катлаулы шәхес иде. Һәр иҗат кешесендә булган кебек, аның да холкында үзенчәлекләр бар иде. Туфан кебек шәхес белән яшәвемне мин зур бәхет дип саныйм. Урыны җәннттә булсын!" - диде ул.

Николай Дунаев, Рабит Батулла, Равил Шәрәфиев, Гөлсем Исәнгулова, Әзһәр Шакиров һ.б. щепкинчылар да истәлекләре белән бүлеште.

Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт театры баш режиссеры Рөстәм Галиев: "Күптән түгел генә Туфан абыйның туган ягы Кама Тамагы районында гастрольләр уздырдык. Хәзер исә бөтен театрлар бергә җыелып, аны Казанда зурладык. Аның аркасында үзебез, театрлар зурландык, шул сәхнәдә үз иҗатыбызны күрсәттек, бер-беребез белән аралаштык, дуслаштык. Бу театрлар дуслыгы һәрвакыт яшәргә тиеш һәм шул хакта Туфан ага да кайгыртып яшәде. Ул беркайчан бер генә театрны да аермады, - һәркайсына үз өлешен кертте, һәр театрның дусты булды, ярдәм итте", - дигән фикер әйтте.

Актрисалар Зөлфирә Зарипова һәм Фирая Әкбәрова башкаруында җыр исә әлеге моңсу кичәне тәмамлады. Моннан тыш, кичәдә “Казан” бию ансамбле белән керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясады, танылган артист Филүс Каһиров тамашачыларга җыр бүләк итте.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе