Римма Ратникова: “Бу очрашуларның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү”

Бүген Татарстан Дәүләт Советы тарихында беренче тапкыр инвалидларның республика иҗтимагый оешмалары активы өчен...

БӘЙЛЕ
2012 Июн 15
Бүген Татарстан Дәүләт Советы тарихында беренче тапкыр инвалидларның республика иҗтимагый оешмалары активы өчен Ачык ишекләр көне уздырылды. Аны парламентның Социаль сәясәт комитеты Инвалидларның бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә оештырган.
Физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр бүген парламентта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Инвалидларның бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Рифат Ганибаев очрашып сөйләште. Шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова инвалидларга кагылышлы мәсьәләләр белән таныштырды, Ачык ишекләр көненә килүчеләрнең сорауларына җавап бирде.
Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының төрле категория кешеләр мондый чараларны уздыруын хәбәр итеп, республикада инвалидларның саны 320 меңләп булуын белдерде. "Мондый очрашуларның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү. Инвалидлар оешмасы рәисе Рифат Ганибаев сезнең мәнфәгатьләрне кайгырта, һәр мөмкинлектән файдаланып, проблемалы мәсьәләләрне куя тора”, - диде вице-спикер.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Россия, аерым алганда, Татарстан күләмендә социаль сәясәтнең көчәюе күзәтелә. Моңа мисал булып бөтен Россия күләмендә тормышка ашырыла торган, 2011-2015 елларга исәпләнгән "Һәркем өчен уңайлы мохит” программасы тора. Татарстанда да ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан озак вакытка исәпләнгән программа кабул ителде. "Сезнең өчен шартлар тудыру, иҗтимагый-мәдәни тормышка кертү һәм потенциалыгызны ачу өчен, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның бергәләшеп эшләве зарур”, - дип сүзен тәмамлады Р.Ратникова.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова исә инвалидларның гозерләрен тыңларга әзер булуларын белдереп, алардан килгән теләк-тәкъдимнәрне республика һәм федераль органнар белән эшләүдә файдаланачакларын хәбәр итте.
ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева үз чыгышында ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды, инвалидларның бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары, сөяк һәм психик авырулар белән еш чирләвен, шешләр белән интегүен билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, узган елда инвалидларга 142 күчмә медицина бригадасы ярдәм күрсәткән. 121 мең кешенең 52 меңенә өендә ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук 2011 елда инвалидларны тернәкләндерү системасының мөмкинлекләре арткан.
Алексеевск районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Нина Седова, Фәридә Яркәевага үз сорауларын юллап, ташламалы дарулар өчен чиратларның зур булуын, кайбер чакта авылдан килеп, берни ала алмыйча кайтып китәргә мәҗбүр булуларын, инвалидларны стационарга алмауларын бәян итте. Ф.Яркәева җавабыннан күренгәнчә, инвалидларга медицина ярдәмен "Татнефть” белән берлектә эшләнгән күчмә фельдшер-акушерлык пунктларында да алырга була, ә бушлай дару алырга мөмкинлек бирүче рецептлар белән эшләү хокукы кайбер фельдшерларда бар дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе