Республика шәһәрләрендә корбан махсус урыннарда чалына

Быел Корбан гаете 24 сентябрьгә туры килә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 18

Быел Корбан гаете 24 сентябрьгә туры килә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә.

Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына- якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә. Татарстан мөфтиятенең казыйлар һәм голәмәләр шуралары әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала.

Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач укыла. 24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, бәйрәм намазы сәгать 6.00 дә башлана. Корбан чалу Татарстан шәһәрләрендә махсус урыннарда башкарыла.

Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә инде бишенче ел корбан чалу Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты белән янәшәдәге үзәкләштерелгән мәйданчыкта уза. Биредә корбан чалу өчен барлык шартлар тудырыла: корбан чалу хезмәте күрсәтелә, бу йоланы башкаручылар җылы, салкын су белән тәэмин ителә. Шулай ук намаз уку өчен палатка куела, кайнар чәй эчү мөмкинлеге тудырыла.

Бөгелмә мөселманнары 5 еллап инде Кызыл бистә урамында урнашкан махсус җирдә корбан чалалар. Быел да бирегә килергә мөмкин. Корбан чалуга кагылышлы сораулар белән Рафис хәзрәткә мөрәҗәгать итәргә (т. 89375773724). Рафис хәзрәт әйтүенә караганда, корбан чалыр өчен барлык шартлар тудырылган. Узган ел 160лап корбан чалганнар.

Әлмәттә махсус урын шәһәр читендә көйләнгән. Әлмәтлеләр корбан чалу буенча имам-мөхтәсиб урынбасары Җәмил хәзрәт Хәлирахмановка мөрәҗәгать итә ала (т. 8-917-911-54-10).

Лениногорскида исә корбан чалу өчен махсус бүленеп бирелгән урынны гыйбадәт башкару өчен әзерлиләр. Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт: “Корбан чалырга теләүчеләр үзәк мәчеткә мөрәҗәгать итә ала, без аларга бөтен ярдәмне дә күрсәтәбез”, - диде.

Республикабызда былтыр корбан чалу комплексы Лаеш районының Сокура авылындагы “Юлчы” мәчете янында ачылды. 24 сентябрь көнне узачак Корбан гаетенә биредә барлыгы 1200-1300ләп сарык әзерләячәкләр. Аларга теләсә кем заказ бирергә мөмкин. Моның өчен 89172214350, 225-10-65 яки (843) 299-79-97 номерлары буенча алданрак яки бәйрәм көнендә үк шалтыратырга кирәк.

Казан шәһәрендә корбан чалырга түбәндәге мәчетләрдә заказлар кабул ителә Район Мәчет Адрес, телефон Җаваплы Вахитов "Мәрҗани" К.Насыйри, 17 293-36-86 249-56-32 Рамил хәзрәт Идел буе Ризван Х. Мәүлитов, 48а 224-38-47 Алан хәзрәт Идел буе Тынычлык Тынычлык бистәсе, Мелитопольск ур, 15 8-937-613-51-37 Рушан хәзрәт Вахитов Кабан арты Һ.Такташ, д. 26 8-917-248-15-70 Сәетҗәгъфар хазрат Яңа Савин Казан нуры Фатих Әмирхан ур, 3 523-16-65 523-16-56 523-27-25 Алмаз хәзрәт Мәскәү "Сөләйман" Ютазы ур, 8 512-03-77 240-77-11 Илдар хәзрәт Киров "Ярдәм" Серов ур, 4а 223-03-59 240-77-11 Илдар хәзрәт Киров "Рамазан" Окольная ур, 25б 544-56-83 249-47-52 Солтан хәзрәт Киров "Жомга" Юдино бистәсе, Ильич ур, 4 8-937-771-88-90 Равил хәзрәт Совет "Бистә нуры" Габделгалләм Яңа Сосновка, Пионер ур.5 8-927-434-80-93 Әхмәт хәзрәт Совет "Иман Нуры" Нагорный бистәсе, Юл урамы, 32а к 1 234-84-07 297-07-32; 296-32-89 Нияз хәзрәт Рамил хәзрәт Совет "Ислам" Дәрвишләр бистәсе, Вяземский ур., 28 234-65-23 8-927-413-33-74 Камил хәзрәт Рифкать хәзрәт Нияз хәзрәт Совет "Дин Ислам" Чишмәле ур, 17а 262-30-88 253-59-34 8-903-305-59-34 Инсаф хәзрәт Совет Билал Вознесение бистәсе Иркен ур, 31 8-927-415-86-99 Рамил хәзрәт

Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе