

Коръән укып башланган "түгәрәк өстәл”дә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла Әдһәмов, Казан мөселманнары мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хәйретдинов, тарих фәннәре кандидаты, "Иман” мәркәзе җитәкчесе Наил Гарипов, юридик фәннәр кандидаты, "Четки” журналы мөхәррире Ренат Беккин, дин белгече Фәрит хәзрәт Сәлмән, язучы Рабит Батулла һәм башкалар катнашты.
Коръәнгә багышланган мәҗлесне Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров татарча һәм русча алып барды. Рөстәм хәзрәтнең сүзләренчә, Коръәннең Казан басмасы бүгенге көндә дә үзенең мәшһүрлеген югалтмый, аны Татарстан кешеләре генә түгел, бөтен Урта Азия халкы, Россия кешеләре яратып укый. Ник дигәндә, хәрәкәләре булганга күрә, бу китапны укуы җайлы, уңайлы.
Әлеге "түгәрәк өстәл”нең "Мәрҗани” мәчетендә үткәрелүе очраклы хәл түгел, чөнки патшабикә Екатерина II "Мәрҗани” мәчетен төзергә рөхсәт биргән вакытларда (1787 ел) Коръәннең Казан басмасын нәшер итүгә рөхсәт кәгазенә дә кул куя. Шунысы игътибарга лаеклы: гарәп хәрефләре татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ әнә шул хәрефләр нигезендә бөтен дөньяга данлыклы мәшһүр "Казан басмасы” барлыкка килә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең көче белән быел "Казан басмасы” 10 мең тираж белән янәдән нәшер ителде һәм ул дин әһелләренә, татар зыялыларына бушлай таратылды.
"Түгәрәк өстәл” вакытында Диния нәзарәте тарафыннан төшерелгән бер документаль фильм да күрсәтелде. Анда ел дәвамында мөхтәсибәтләрдә, РИУда балалар арасында Коръән уку бәйгеләре оештыру һәм башка чаралар уздыру чагылыш тапкан иде.
Бу мәҗлестә тәүге сүз Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмовка бирелде. Габдулла хәзрәт бер кызыклы гына кыйсса сөйләде.
...Бер гөнаһлы бәндә өенә кайтып барганда, җирдә гарәп хәрефләре белән язылган кәгазь кисәген табып ала. Ул бу язуны өенә алып кайтып, хушбуйлар сөртеп, аны бер югары урынга куя. Бу кәгазьдә Аллаһы Тәгаләнең исемнәре искә алынган икән. Бу бәндә шул төнне төш күрә. Төшендә аңа Хак Тәгалә мөрәҗәгать итеп: «Син Безгә ихтирам күрсәткән кебек, Без дә хөрмәт йөзеннән, сезне әүлия дәрәҗәсенә күтәрдек”,-ди.
"Ни өчен мин чыгышымны бу кыйссадан башладым дигәндә, чынлап та Раббыбыз изге китапны инде 14 гасырдан артык саклап килә. Бу мәсьәләдә быел Диния нәзарәте дә үзенең күпмедер өлешен кертте. Коръәнгә безнең халык элек-электән зур хөрмәт белән караган. "Бу сүз китапта язылган”,-дип, милләттәшләребез үз сүзендәге хакыйкатьне һәрчак шулай раслап куя иде. Аллага шөкер, халкыбыз бүгенге көндә дингә кайту юлында. Без Коръәнне саклаган кебек, глобәльләшү чорында Хак Тәгалә милләтебезне саклап калса иде”,-диде Габдулла хәзрәт Әдһәмов.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов бай рухи мирасыбызны барлауда һәм динебезне пропагандалауда Коръән елының зур әһәмияткә ия булуы хакында сөйләде. БуМондый изге гамәл киләчәктә дә дәвам итсә иде дигән фикерләрен ирештерде Фәрит әфәнде.
"Кичә Россия Федерациясе Конституциясе көне иде. Бүген без үзебезнең Конституцияне билгеләп узабыз»,-дип башлады сүзен Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин. Аннары ул 80 нче елларда Бохарага укырга китүен бәян кылды. Шулчагында аңа: ”Хәзрәт, син безгә Коръәннең Казан басмасын алып кил, бәясеннән тормыйбыз”,-дигәннәр. Мансур хәзрәтнең сөйләвенә караганда, 1978 елда Тәлгат хәзрәт Таҗетдин Коръән бастыру уе белән хөкүмәткә мөрәҗәгать итә. Әмма аңа диннең бетеп баруын сәбәп итеп, рөхсәт бирмиләр. Дин әһелләре җомга вакытында халыкка мөрәҗәгать иткәч кенә Коръәнне 5 мең тираж белән нәшер итү мөмкин була. "Аннары мин Төркиягә киттем. Анда да сорадылар изге китапның Казан басмасын. Без бик горурланырга тиешле үзебезнең Казан басмасы белән. Россия Конституциясе безгә динебезне тотарга рөхсәт итте. Кем дә кем Коръәнне өйрәнеп, шуның буенча яшәсә, аңа Аллаһының рәхмәте булыр, андый кеше җәннәткә эләгер”,-диде Мансур хәзрәт.
Юридик фәннәр кандидаты Ренат Беккин исә үзенең кыска чыгышында русның даһи шагыйре Александр Пушкинның Коръәндәге аһәңне таба белүе, бу изге китапның мөһимлеген күрсәткән шигырьләр язып калдыруын бәян кылды.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хәйретдинов исә Коръәннең русча тәфсирләренең шактый хаталы булулары турында сөйләде. "Ә нигә безгә Коръәннең татарча тәфсирен русчага тәрҗемә итмәскә?”-дигән сорау да куйды Айдар әфәнде.
"Түгәрәк өстәл” дә язучы Рабит Батулла да шактый гына кызыклы чыгыш ясады.

"Мәрҗани” мәчетенә җыелган халык алдында тагын дин белгече Фәрит Сәлмән, "Иман” мәркәзе җитәкчесе Наил Гарипов, галим Фәрит Яхин һәм башкалар чыгыш ясады. Аларның фикеренчә, изге китапны дәгъват кылуда быелгы Коръән елының әһәмияте искиткеч зур булган.
Бу мәҗлестә соңгы сүз "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира апа Әдиятуллинага бирелде. "Минем һәр көнем – Коръән елы. Без һәркөнне Коръән буенча гамәл кылсак кына эшләребез алга китер, изгелекләребез артыр, көннәребез яктыга әйләнер”,-диде Әлмира апа.
Хатыйп ГӘРӘЙ