Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген азык-төлек продукциясен республикага кертү һәм чыгаруны мониторинглау системасын камилләштерү таләп ителә. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Татарстан Куркынычсызлык Советы утырышында билгеле булды.
Рөстәм Миңнеханов икътисадның агросәнәгать секторында импортны алмаштыру мәсьәләләре дәүләт сәясәтендә өстенлекле саналуын ассызыклады. Президент әйтүенчә, сыер итенең чирек өлеше, балык продукциясенең 93 проценты, сөт һәм сөт продуктларының 37 проценты чит илләрдән керә. “Балык буенча аңлашыла, бездә диңгез балыгы юк. Ә менә сөт һәм ит буенча аңлашылмый”, - дип, ул бу юнәлештә эшне калыплаштыру, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне үзебездә җитәрлек күләмдә җитештерү әһәмиятенә басым ясады. Президент сүзләренә караганда, чит республикалардан безнең чималдан җитештерелгән туклану продуктлары да аз кертелми. Р. Миңнеханов ел саен республикага 70 млрд сумга продукция кертелүен билгеләп узды һәм үзебезнең туклану продуктларын җитештерү челтәрен үстерү зарурлыгын ассызыклады.
Президент Россиягә каршы санкцияләр шартларында авыл хуҗалыгында импортны алмаштыру мөмкинлекләре мәсьәләсендә территориаль анализ уздыру мөһимлеген билгеләп үтте. Бу азык-төлек продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасының запас частьлары буенча импортны алмаштыруга кагыла. “Тулаем алганда, республикада җитештерүчеләрнең технологик чылбыры турында анык мәгълүмат юк”, - дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, орлыклар импортына бәйлелек җитди проблема булып кала. Россия орлык базарында абсолют импортер булып кала. Импорт һәм экспорт нисбәте - 97:3.
Президент республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кимүенә игътибарны юнәлтте, 2010 нчы елдан 2015 нче елга кадәр сыерларның, сарыкларның баш саны кимүен әйтеп узды.
Президент фикеренчә, кооперация үсешенә дә игътибар бирергә кирәк. “Кооперативлар үсеше төп продукция җитештерүчеләрнең өлешен арттыру, гадел бәя кую мөмкинлеге бирә”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате белән бәйле тагын бер җитди проблемага тукталды. Ул гражданнарның кеременә бәйле рәвештә куллану дәрәҗәсенең түбәнрәк баскычка төшүен билгеләп узды. Президент әйтүенчә, бу юнәлештә азык-төлек үтемлелегенең яңа формаларын эзләү зарур, башка төбәкләр тәҗрибәсен актив өйрәнү мөһим.
Республика җитәкчесе муниципаль берәмлекләр буенча туклану продуктларына бәяләр төрлелеге проблемасына игътибарны юнәлтте. Аның әйтүенчә, бу эш өчен җаваплы булган башкарма хакимият органнарының оештыру структураларын оптимальләштерү мәсьәләсе туа. Рөстәм Миңнеханов бәяләр аерылырга тиеш түгел, дип саный.
Алга таба Татарстан Президенты сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрендә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, мәктәпләрдә тукландыру мәсьәләләре турында да фикерен белдерде.
Р. Миңнеханов “ТР азык-төлек куркынычсызлыгы турында” республика законы проектын эшләп бетереп, Дәүләт Советына кертергә, авыл хуҗалыгы техникасын эшләп чыгаруны оештыру мәсьәләләре турында җитди уйланырга, республикада җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясенең экспортка чыгару буенча чаралар күрергә йөкләмә бирде.
Чыганак: "Татар-информ"