Рөстәм Миңнеханов Роальд Сәгъдиевкә орден тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Роальд Сәгъдиевкә орден тапшырды

БӘЙЛЕ
2013 Янв 21
80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән академик Роальд Сәгъдиевкә ТР Президенты “ТР каршындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. (Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Дөньякүләм танылган татар галиме, Россия һәм Татарстан Фәннәр академияләре академигы, физика-математика фәннәре докторы, АКШның Мэриленд штаты университеты профессоры, әлеге уку йортының “Көнчыгыш-Көнбатыш” фәнни тикшеренүләр үзәген җитәкләүче Роальд Сәгъдиевкә узган елның декабрь азагында 80 яшь тулды. Бу көннәрдә галимнең тарихи ватаны –Татарстанда шул уңайдан юбилей чаралары уза. Бүген дөньякүләм танылган милләттәшебезне Казан Кремлендә хөрмәтләделәр. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа “Татарстан каршындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Галим республиканың әлеге югары бүләгенә озак еллык фидакарь хезмәте, плазма физикасы проблемаларын тикшеренүгә керткән сизелерлек өлеше, киңкырлы җәмәгать эшчәнлеге өчен лаек булды. Татарстан Президенты мәшһүр галимгә ерак араларны якын итеп республикага килүе өчен рәхмәт белдерде, читтә яшәсә дә аның һәрвакыт элемтә торуын, ярдәм итүен ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм танылган шәхеснең тормыш юлын Татарстаннан башлавына, шәхес буларак биредә формалашуына аерым басым ясады. “Сезнең физика өлкәсендәге, космос белән бәйле проектлар буенча казанышларыгыз үсеп килүче буын, гомумән, барыбыз өчен дә үрнәк булып тора”, -дип мөрәҗәгать итте ул галимгә. Президент Роальд Сәгъдиевне олы юбилее белән котлап, әле тагын озак еллар фәнгә хезмәт итүен теләде. Роальд Сәгъдиев “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденын үзе өчен иң кыйммәтле бүләк дип саный һәм һәрвакыт әлеге бүләкнең үзенең горурлыгы булачагына басым ясады. “Татарлыгым мине тормышымда һәрвакыт озата бар. Рус кешесе дип мөрәҗәгать иткәндә, һәрвакыт мин татар дип җавап бирәм. Беренче халыкара танылуны мин Германия федератив республикасында алган идем. ФРГның Фәннәр академиясендә диплом тапшырганда мин үземнең әлеге фәннәр академиясе әгъзасы булган беренче татар булуымны җиткердем. 1990 нчы еллар урталарында халыкара вазгыять үзгәрде. АКШ Президенты хакимияте НАТОны киңәйтүгә курс алды. Шул чакта элекеге соцлагерь илләре альянска күчә башлады. Ләкин аек фикер йөртүче Америка сәясәтчеләре НАТОны киңәйтүгә каршы хәрәкәт төзеделәр. Сьюзен Эйзенхауэр(Сәгъдиевнең хатыны) аның җаваплы секретаре иде. Аңа, Сьюзен, позициягез аңлашыла, Сезнең ирегез бит рус кешесе дип әйтәләр икән. Ә ул юк, ул татар, дип җавап биреп, бөтенесен гаҗәпкә калдырган”, - дип бүген галим кызыклы мизгелләрне искә төшереп алды. Бүгенге чарада юбилярдан тыш, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, юбилярның энесе, танылган химик Ренад Сәгъдиев, Россия Фәннәр академиясе әгъзасы, РФА Ширшов исемендәге океонология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин, ТР Фәннәр академиясе Президенты Әхмәт Мазһаров, һ.б.танылган галимнәр катнашты. Әхмәт Мазһаров Роальд Сәгъдиенең Татарстан Фәннәр академиясенең чишмә башында торган галимнәрнең берсе булуын, аның академиягә ярдәм итеп торуын ассызыклады. “Роальд Сәгъдиев һ.б. академикларыбыз академия эшендә югары планка куйдылар”, - дип ассызыклады ул. Татарстанның, Татарстан Фәннәр академиясенең абруен күтәрүе өчен зур рәхмәт белдереп, ул юбилярга сәламәтлек, алга таба да дөнья, шул исәптән Татарстан фәненең чәчәк атуы өчен хезмәт итүен теләде. “Өлкәнәя барган саен без үз тамырларыбызга ныграк тартылабыз”, - ди академик Роберт Нигъмәтуллин. Ул үзенең кыска гына чыгышында Роальд Сәгъдиевнең татар халкын дөньяга танытуга зур өлеш керткән шәхес булуын ассызыклап, бүген фәндә генә түгел, төрле өлкәләрдә татарларның ренессансы баруга игътибар юнәлтте. Безнең белешмә: Роальд Зиннур улы Сәгъдиев 1932 елда Мәскәүдә туа. Аңа 4 яшь тулгач, гаиләләре Казанга күченеп кайта. Булачак галим урта мәктәпне Казанда тәмамлый. Мәктәптән соң Мәскәү дәүләт университетында белем ала. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Курчатов исемендәге атом энергетикасы институтында, СССР ФА Себер бүлегенең атом-төш физикасы институтында эшли. 1973-1988 елларда СССР ФА Космик тикшеренүләр институты директоры. Соңрак Космик тикшеренүләр институтының аналитик тикшеренүләр фәнни-методик үзәген җитәкли. 1964 елдан СССР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, 1968 елдан- академигы. АКШ милли фәннәр академиясе һәм Швеция Фәннәр академиясе әгъзасы. 1990 елдан бирле АКШта яши, Мэриленд университетында эшли. Плазма физикасы, идарә ителешле термик төш синтезы проблемаларына, космик физикага багышланган күпсанлы хезмәтләр авторы. Татар-информ ярдәмендә Татар-ислам

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе