Рөстөм Миңнеханов: "Дини-рухи кыйммәтләрне пропагандалау актуаль мәсьәлә"

Президент дини өлкәнең, аерым алганда, Татарстан мөфтияте һәм митрополиясе алып барган традицион дини-рухи кыйммәтләрне пропагандалау актуаль мәсьәлә булып торуын билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы тынычлык һәм татулыкка 19 июльдә булган террор актлары зур һөҗүм ясавын искә төшерде.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 13
Президент юлламасын тыңларга депутатлар,район башлыклары, мәдәният, сәясәт, мәгариф һәм балшка тармак эшлеклеләре белән бергә дин әһелләре дә чакырылды. Җыенда Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Габдулла Әдһәмов, епархия башлыгы Анастасий, республика раввины Ицхака Горелика катнашты.

Татарстан президенты Дәүләт Советына еллык юллама белән чыкты.Президент дини өлкәнең, аерым алганда, Татарстан мөфтияте һәм митрополиясе алып барган традицион дини-рухи кыйммәтләрне пропагандалау актуаль мәсьәлә булып торуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы тынычлык һәм татулыкка 19 июльдә булган террор актлары зур һөҗүм ясавын искә төшерде.

- Без мондый хәлләргә әзер түгел идек. Тотрыклыкка зыян салган радикаль дини агымнарны үстерүгә юл куймаска кирәк. Дәүләт һәм муниципаль хакимияте, тәртип саклау органнары, Татарстан Диния нәзарәте ят идеология керүгә каршы торырга тиеш,- ди Президент.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов җәмгыятьне дини һәм милли экстремизга каршы торырга, сыйфатлы дини мәгарифне күтәрергә, дин әһелләрен укытуда ярдәм итәргә чакырды.

Президент шулай ук декабрь аенда Татар конгрессы съезды узачагын әйтеп китте.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе