
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кунакны сәламләгән Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, очрашу Казандагы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башланыр алдыннан уздырыла. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, андый зур чаралар Татарстанның дөнья илләре алдында абруен күтәрә һәм инфраструктура үсешенә ярдәм итә. Ул шәехкә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган борынгы Болгарны һәм Зөя утрау-шәһәрлеген торгызу проектлары турында хәбәр итте.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабахка Татарстанга игътибары һәм яхшы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде. Бүген Россия мөселман илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту өлкәсендә зур эш алып бара, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, РФ Президенты йөкләмәсе буенча ул “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен җитәкләде. Рөстәм Миңнеханов шәех визиты элемтәләрне ныгытуга ярдәм итүенә ышануын белдерде.
Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах, үз чиратында, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне югары бәяләде. Ул белдергәнчә, спорт тормышның күп өлкәсендә зур роль уйный. Шәех ассызыклаганча, Казан – массакүләм спортны үстерү күзлегеннән эре шәһәр. “Сез ни өчен көрәшсәгез, эшне җиренә җиткерәсез. Сез яулаган казанышлар югары стандартлар куя һәм башкалар аларга туры килергә тырыша”, - диде ул. Шулай ук кунак Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады.
Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты дип хәбәр итте "Татар-информ".