Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә китми

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә китми

БӘЙЛЕ
2012 Май 14
Рөстәм Миңнеханов Мәмкәүгә министр булып китмәсен белдерде. "Минем эш урыным Казанда!", дип язып куйган Татарстан президенты шәхси твиттеры битендә.

Мәскәү газетлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Русия хөкүмәтендә авыл хуҗалыгы министрлыгы вазыйфасын тәкъдим итүләре турында хәбәр итә, Татарстанга президент булып йә МВД министры Рәшит Нургалиев кайтасын, йә Казан мэры Илсур Метшин куеласы турында хәбәрләр тарата. Шулай да Рөстәм Миңнехановның президент булып калырга тырышуы искәртелә. Чөнки президентлыктан министрлыкка килү - карьера баскычында күтәрелү түгел, киресенчә, сөрелү, ягъни сәясәттә түбәнгә төшү тарала.

Бүген татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Тәбриз Яруллин Рөстәм Миңнехановның твиттерына: «Рөстәм Нургалиевич, Мәскәүгә китеп, Татарстанның бер генә җитәкчесенең дә бәхете булганы юк. Китмәгез, бездән поддержка!» дип язып куйды.

Президент Яруллинга «Минем эш урыным Казанда!», дип җавап бирде. Шулай итеп Миңнеханов Татарстанда калачагын белдерде. Яшьләр лидеры фикеренчә, халык башта Миңнехановның Мәскәүгә китү хәбәрен гайбәт дип кабул итте, аннан экс-президент Медведев аны очрашуларга чакырып, мактый башлагач, президентның Мәскәүгә алынуына җитдирәк карый башлады. - Миңа калса, Миңнеханов президент булуга ук татар милләтен яклый башлады, имамнар белән очрашты, татар-мөселман факторыннан җитләшмәде. Шуңа Мәскәү Казанның милли көчен бастыру өчен аны Мәскәү алырга тели-, дип белдерде Яруллин.

Шулай да барлык яңалыклар 15 май көнне - Медведев яңа хөкүмәт исемлеген игълан иткәч билгеле була.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе