Рөстәм Миңнеханов: Мөселман дини мәгарифе системасын булдыру эше барлык дәрәҗәләрдә дә җайга салуны таләп итә

Казан Кремлендә Россиядә мөселман дини мәгарифе системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

БӘЙЛЕ
2016 Май 24

Казан Кремлендә Россиядә мөселман дини мәгарифе системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия Федерациясе һәм чит илләр мөселман руханилары, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте, Россия Мөселманнары диния нәзарәте үзәге, Мәскәү Мөселманнары диния нәзарәте җитәкчелеге вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Агымдагы вәзгыять, мөселман дини мәгарифе системасы, гамәлдәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турындагы нотык белән Ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәлә – Болгар ислам академиясен оештыру. Бу югары уку йорты илдәге мөселман дини мәгарифе системасының югары звеносы булыр дип күзаллана. Болгар ислам академиясендә дин гыйлеме буенча белегечләр – магистрлар әзерләнәчәк. Билгеләп үтелгәнчә, Болгар ислам академиясен булдыру проектын Россия Президенты Владимир Путин да хуплаган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә барлык кызыксынучы яклар ярдәмен, шулай ук федераль дәрәҗәдәге ярдәмне дә таләп итә. Мөселман дини мәгарифе системасын булдыру эше барлык дәрәҗәләрдә дә бездән җайга салуны таләп итә, диде ул, шулай ук чит илләрдәге коллегаларыбызның да, күренекле дин әһелләренең дә, югары уку йортлары җитәкчеләренең дә фикерен һәм тәҗрибәсен исәпкә алу мөһим.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мөселман дини мәгарифенең меңьеллык тарихы һәм традицияләре бар. Элегрәк иң төп үзәкләрнең берсе – борынгы Болгар шәһәре, аннары Казан саналган. Болгар дин галимнәре калдырган бай мирас татар мәгърифәтчеләре һәм дин әһелләре хезмәтләрендә лаеклы рәвештә дәвам ителгән, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, совет чорында онытылган, үткән гасырның 80 нче еллар азагында – 90 еллар башында торгызыла башлаган мөселман дини мәгарифенең бу «икенче мәртәбә тууы». Ул чакларда мөселман уку йортлары, дини мәгариф үзәкләре пәйда була башлады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, шул ук вакытта мөселман дини белемен лаеклы рәвештә бирүгә, квалификацияле кадрлар булмауга, шулай ук Россия мөселманнарына ят булган карашларның читтән кертелүенә бәйле проблемалар баш калкытты. Чит илләрдәге мөселман югары уку йортларында белем алган студентлар экстремистик агымнар һәм радикаль дини төркемнәр йогынтысына биреште.

Мөселман дини мәгарифен торгызу өчен 1998 елда Россия ислам университеты төзелде, 2007 елда исламны тирәнтен өйрәнү чараларының федераль планы кабул ителде, 2010 елда Ислам мәгарифе советы оештырылды, ул төп мөселман уку йортлары эшчәнлеген җайга салу белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген мөселман дини мәгарифе системасын үстерү – актуаль бурыч, һәм аны үзара аңлашып хәл итәргә кирәк.

Татарстан Президенты Матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе