Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге тарихи урыннарны карап чыкты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Казан үзәгенең тарихи объектларын карап йөрде.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 18

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Казан үзәгенең тарихи объектларын карап йөрде. Төп максаты - шәһәрнең әлеге өлешендәге мәдәни мирас объектларның хәлен бәяләү. ТР Президентын Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

Программаның беренче пункты Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә бинасы артындагы территория булды. Казан федераль университеты вәкилләре һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сквер территориясен камилләштерү турында хәбәр иттеләр. Әлеге җир кишәрлеге - Казанның тарихи скверларының берсе булган Ленин бакчасы өлеше. Узган ел декабрь аенда биредә агачларны кискәннәр иде һәм бу җәмгыятьтә канәгатьсезлек уятты. ТР Президенты территорияне карап чыкты һәм ял итү өчен уңайлы зона каралган төзекләндерү проектын әзерләүне йөкләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов асфальт капланган юлны биредә бетерү мөмкинлеген карауны да тәкъдим итте.

Шуннан Татарстан Президенты "Ушакова йорты" федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектында булды. Биредә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе урнашкан. Рөстәм Миңнеханов рестовраторлар белән бинаны төзекләндерүнең алга таба барышы турында сөйләште: бинаның уникаль эчке бизәлешен төзекләндерү өчен, аны алдан тикшерү кирәк, шулай ук тышкы бизәлешен, тәрәзәләрен яңарту кирәкле. Моннан тыш, китапханә җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, иске бинага йөкләнеш артык зур, китапларны саклау урыннары җитми. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәчәгендә ышандырды, шул исәптән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына китапханә бинасы янында җир астында корпус ясау мөмкинлеген карарга йөкләде.

Кави Нәҗми урамында Рөстәм Миңнеханов "СОлНЦе" махсус олимпиада-фәнни үзәге" мәктәп-интернаты бинасында булды. Бүген биредә 129 бала белем ала, күбесе халыкара олимпиадаларда беренче урыннар яулый. Учрежение директоры Павел Шмаков искәрткәнчә, ТР Президенты ярдәме белән ике ел элек бина капиталь төзекләндерелде. Ләкин, мәктәпнең алга таба эшләве өчен, мәйданнарны арттыру кирәк, бинага терәп, аш бүлмәсе һәм спорт залы төзүдә ихтыяҗ бар. Бу белем алучылар санын 1,5 мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Рөстәм Миңнеханов мәктәп-интернатның казанышларын уңай бәяләде һәм бу объектны контрольга алырга йөкләде.

Аннары "Дворяннар җыелышы кунакханәсе бинасы" федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектын карадылар (Рәхмәтуллин ур, 6/9). Биредә төрле чорда Екатерина II, Александр Пушкин һәм Федор Шаляпин булган. ТР Президенты реставрация эшләрен алып баручылар белән алга таба төзекләндерү эшләре барышы турында сөйләште. "Бу бик матур бина, аны саклап калу гаять мөһим", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Казандагы гражданлык архитектурасының иң борынгы бинасы - Иван Микляев сәнәгатьче йорты - белән таныштылар. Биредә 2015 елдан бирле төзекләндерү эшләре бара, бина авария хәлендә иде. Президентка эшләр барышы турында "Рестовратор" ҖЧҖ вәкилләре хәбәр итте. Шуннан делегация Петр һәм Павел соборына юнәлде, аны да Иван Микляев, 1722 елда Казанга Петр I килгәннән соң, төзегән булган. Собор янында Рөстәм Миңнехановны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан каршы алды. Татарстан Президенты владыканы рухани булганына 40 ел тулу белән котлады, аңа сәламәтлек һәм алга таба православие чиркәве иминлегенә уңышлы хезмәт итүен теләде. Аннан Рөстәм Миңнеханов һәм митрополит Феофан, Татарстан митрополиясенең элеккеге Косьма һәм Димиан чиркәве бинасын, алга таба анда якшәмбе мәктәбен ачу максатыннан, епархиягә бирү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Кремль урамында "Сәүдәгәр Чернояров пассажы "тарихи бинаны да карадылар. Аның хуҗасы объектны төзекләндерү эшләре турында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министрлыгы белән яраштырып, бинаның бизәлешен тизрәк рәткә китерергә өндәде.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов ТР Милли музеенда булды - ул "Кунак сарае бинасы"нда урнашкан. ТР Президенты музейның бай экспозициясе белән танышты. Аннан реконструкция эшләре таләп иткән бүлмәләрне карады. ТР Президенты музей бинасын тикшерү эшләрен үткәрергә һәм төзекләндерү эшләре бәясен хисапларга йөкләмә бирде.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе