Рөстәм Миңнеханов: “Яһүдиләр – җәмгыятебезнең актив өлеше”

Кичә Казан синагогасына 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы уздырылды.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 04

Кичә Казан синагогасына 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Казан үзәгендә урнашкан яһүдиләрнең төп гыйбадәтханәсе каршында IV халыкара яһүд музыкасы фестивале ачылды. Әйтергә кирәк, 100 еллык юбилейга синагога бинасы төзекләндерелде.

Яһүдиләр җәмгыяте вәкилләрен бәйрәм белән тәбрикләргә мәртәбәле кунаклар – ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкару Рөстәм Миңнеханов, Россиянең баш раввины Берл Лазар, Казан мэры Илсур Метшин, Россиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясе рәисе Александр Борода килгән иде. Бәйрәм тантанасында Татарстанның яһүд милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Скоблионок, Россия һәм халыкара яһүд оешмалары башлыклары, традицион диннәр вәкилләре, Татарстанның җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре катнашты.

Иң элек бәйрәмдә катнашучыларны Татарстанның баш раввинны Ицхак Горелик сәламләде. Ул 1996 нчы елда синагога бинасының гыйбадәт өчен шәһәрнең яһүдиләр җәмгыятенә кайтарылуын шәрехләп: “Без 20 ел элек янә өебезгә, 100 ел элек ата-бабаларыбыз ачкан шушы синагогага кайттык. Бүген без шатлыклы тойгылар кичерәбез”, - диде. ТРның баш раввины, синагоганы кайтарган өчен, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларны котлап: "Бүген без биредә – синагоганың төзекләндерелгән бинасы янына җыелдык. Ул 100 ел элек төзелеп, аның күпмедер вакыт ябылып торган чоры да булды, әмма бүген ул эшли, һәм иң мөһиме, - аңа ихтыяҗ бар. Кичә без мәчеттә, чиркәүдә дә, православие гиназиясендә дә булдык. Бу республикада барлык милләтләрнең дустанә мөнәсәбәттә һәм татулыкта яшәве турында сөйли”, - диде. Татарстан лидеры шәһәр һәм республика тормышында актив катнашкан вәкилләргә рәхмәтен җиткерде. Яһүдиләр – җәмгыятебезнең актив өлеше, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул киләчәктә дә синагога ихтыяҗ булуын, яһүдиләрнең һәрвакыт бирегә килүләрен теләп калды.

Россиянең баш раввины Берл Лазар Казанга килүенә шат булуын белдереп: “Бирегә килүе рәхәт, чөнки монда халыклар дуслыгы хакимлек итә", - диде. Мәртәбәле кунак синагоганың тышкы кыяфәтен үзгәртү буенча җитди эш башкарылуына ишарәләп, Казан синагогасының бүгенге торышы 100 ел элек булганга караганда да яхшырак, диде. "Татарстанның беренче Президенты һәм хәзерге башлыгы конфессияара мөнәсәбәтләргә һәрвакыт зур игътибар бирә. Алар кешеләрнең рухи тормышын кайгырта. Әле дә ярый, хакимиятнең ачык булып, синагоганы торгызу, яһүдиләр мәктәбен ачу кебек мәсьәләләргә карата уңай карашта булган чорда яшибез", - диде ул.

Михаил Скоблионок чыгышында синагоганы торгызуда Рөстәм Миңнехановның һәм яһүдиләр коллективының өлеше зур булуын ассызыклады. “Бу Аллаһка хезмәт итү урыны гына түгел, биредә республиканың яһүдиләр җәмгыяте очраша, ярлыларга ярдәм күрсәтелә, музыкаль коллективлар эшли”, - диде ул.

Аннары рәсми затлар синагога ишегенә мезуза беркеттеләр, бу каптагы кечкенә генә пергамент кисәгендә яһүдиләрнең төп догасы язылган. Шушы йоланы үтәгәч, синагоганың яңартылган бинасы эченә уздылар.

Бәйрәм яһүд музыкасы фестивале белән дәвам итте.

Белешмә өчен. 100 ел дәвамында синагога бинасы, илдә күп кенә дини объектлар кебек үк, билгеләнешен берничә тапкыр үзгәрткән. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәмендә, 1996 елда бина дини гыйбадәт өчен шәһәрнең яһүд җәмгыятенә кайтарылган. Казанда дини җәмгыять 1990 елның мартында теркәлгән. 1994 елның сентябрендә аның белән Израиль раввиннары Авраам Лерер һәм Иегуда Зильберштром җитәкчелек иткән. Хәзер яһүдиләр җәмгыяте башлыгы – Казан һәм ТР раввины Ицхак Горелик. Махсус 100 еллык юбилейга дип бинаның тышкы кыяфәтен торгызу буенча зур эш башкарылган дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе