
Ике көн дәвамында Казанда "Изге Коръән хафизлар тормышында уртачалык” дигән белем бирү форумы, Ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча VI бөтенроссия олимпиадасы, студентларның VII мөселман халыклары һәм үзешчән кино фестивале уза.
Россия ислам институты 1998 елда оеша. Вуз ислам теологиясе, тарих, хокук, тел, ислам икътисады юнәлешендә Россия мөселман өммәтенә хезмәт итә торган белгечләр әзерли.
Бүген РИИның төп бинасындагы чаралар изге Коръән сурәләрен укудан һәм дога кылудан башланып китте. Тантананы ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин ачып җибәреп, 15 еллык юбилейларын билгеләп үтүгә чиксез шатлануын белдерде. "Уку йорты өчен 15 ел вакыт – бик аз, әмма мөселман вузы өчен, бигрәк тә Россиядә – бу бик саллы дата”, - диде ул.
Республика Хөкүмәте исеменнән ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сәламләде. Ул үз чыгышында илебездә югары мөселман мәгарифенең "чишмә башында” торган РИИ өчен 15 елның мөһимлеген билгеләп үтте. "Россиядә беренчеләрдән булып нәкъ менә Казанда шушы уку йорты оеша, ул бүген дә илебезнең әйдәп баручы ислам уку йортларыннан санала. Туксанынчы еллар ахырында университет дәүләт һәм ислам арасындагы мөнәсәбәтләрне коруда яңа этап булды. Бу чорда күп гасырлар дәвамында илебез мөселманнарына хас булган традицияләрне Россиянең иҗтимагый-сәяси һәм рухи тормышына кайтару өчен шартлар тудыру зарурлыгын ныклап аңлау барлыкка килә”, - диде министр.
Э.Фәттахов сүзләренә караганда, бүгенге көндә мөселман дин әһелләрен һәм дин белгечләрен әзерләп чыгарырга кирәк. Алар күпконфессияле җәмгыятьтә яшәү үзенчәлекләрен белергә һәм аңларга тиеш. "Татарстанның дәүләт хакимияте органнары, мөселман уку йортларына, иң беренче чиратта, Россия ислам институтына ярдәм күрсәтеп, шушы мөһим максатларны тормышка ашыруны күз алдында тота. Мөселман уку йортлары, бигрәк тә вузлар төп бурычны үтәргә – белемле, югары әзерлекле дин әһеллләрен хәзерләп чыгарырга тиеш. Шунысы көн кебек ачык: бүгенге шартларда югары уку йортлары моның белән генә чикләнә алмый. Шуңа күрә алар алдында мөселман зыялыларын һәм дин белгечләрен әзерләп чыгару бурычы тора. Җәмгыятьтә ислам турында мәгълүматы булган һәм исламга каршы карашларның таралуын чикли алырлык һәм толерант мөнәсәбәтләрне дәвам итә алырлык зыялылар катлавы булырга тиеш”, - диде Энгель Фәттахов, алга таба да РИИның яшь коллективының бу бурычларны үтәүгә үзеннән зур өлеш кертүенә ышаныч белдереп.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов та: "Бу еллар эчендә РИИ зур һәм күпләргә үрнәк булырлык юл үтте”, - дип белдерде. Ул Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровскийның "академик ислам белеме белән ислам дини тәгълиматы арасында бәйләнеш булырга тиеш. Гуманитар фәннәр дин һәм гыйлем, дин һәм фән арасында күпер булып тора” дигән сүзләрен китереп, гуманитар фәннәр, бигрәк тә исламны өйрәнү фәненең мөселман мәгариф системасын оештыруның нигезендә торуын белдерде. Рамил Хәйретдинов сүзләренә караганда, бүген Россия ислам институты мөселман белеме бирүдә әйдәп баручылардан санала. КФУның һәм РИИның тарих һәм ислам мәдәнияте өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча федераль программасын тормышка ашыруы дөньяви фәннәр һәм ислам гыйлеменең тыгыз бәйләнешләренә ачык мисал булып тора. Рамил Хәйретдинов хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте, әлеге программаны тормышка ашыру өчен, вузларга 60 млн. сум акча бүлеп бирүен, максатның Россиядә мөселман мәгарифе системасын финанслау булуын әйтте.
Татарстан мөфтие урынбасары, үзе дә шушы уку йортын тәмамлаган Рөстәм хәзрәт Хәйруллин институтның дин әһелләрен әзерләвен, имамнарның квалификациясен күтәрүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Чит илдән килгән кунаклар да Россия ислам университеты эшчәнлеген уңай яктан гына бәяләп үтте. Дәмәшк шәһәре мөфтие, "Әл-Фәтх” институты ректоры Әбдүлфәттаха әл-Бизмә биредә элек тә булган. Шуңа күрә ул вузның потенциалын югары бәяли. Аның сүзләренчә, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен дә гыйлем кирәк. Ә Россия ислам институтында шуңа өйрәтәләр дә. Согуд Гарәбстаны Корольлегенең РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Хәсән Гали Җәгъфәр дә Казандагы вузның төрле өлкәләрдә белем бирүдә әйдәп баруын ассызыклап үтте.
Тантаналы чараларны иртәгә "Мөселман уку йортларында уку барышын камилләштерүдә яңа ысуллар” дигән темага багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция дәвам итә.
Чыганак: Татар-информ"