
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, республика урманнарында урнашкан исламчыларның хәрби-күнегүләр лагере турындагы мәгълүматны инкарь итә.
“Подпольега киткән радикаль ислам тарафдарларының үзләренә җир астында йортлар казып, аны корал, продуктлар, дарулар белән җиһазлавы билгеле. Без аларны вакыт-вакыт табып торабыз”, - диде ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Нижельская.
Аның сүзләренә караганда, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, янгыннарны кисәтү өчен урман массивлары өстеннән даими төстә очып тора, дип яза татар-информ.
“Урманда ниндидер зур лагерьне яшереп калу мөмкин түгел”, - дип өстәде Нижельская.
Искәртеп узабыз, элегрәк Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе дини һәм этнодини тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов, Татарстанның көньягында урнашкан урманнарда исламчыларның хәрби-күнегүләр лагере бар, ә Казандагы теракт буенча эзләнүчеләрнең берсе Рәис Мингалиев “хәзер Татарстанның Кама арты төбәге урманнарының берсендә яши” дип сөрән салган иде.
Бу вакыйга Татарстанның рәсми хакимиятенең Рәис Сөләйманов алып барган сәясәт белән ризалашмый башлавын күрсәтә. Димәк, моны башка хакимият органнарына да сигнал итеп кабул итәчәк.Бу Татарстан мөфтиятенә дә барып җитәр.
Тимер Сәгыйтов