"Татарларда Коръән тәфсирләре традициясе" дип аталган "түгәрәк өстәл" уздырылды

2 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Коръән елы” кысаларында...

БӘЙЛЕ
2012 Окт 03
2 октябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән "Коръән елы” кысаларында, "Татарларда Коръән тәфсирләре традициясе” дип аталган "түгәрәк өстәл” уздырылды.

Белгәнебезчә, агымдагы ел Коръәннең "Казан басмасы” нәшер ителүгә 225 ел тулу уңаеннан Диния нәзарәте тарафыннан "Коръән елы” дип игълан ителде. Бу уңайдан, "Казан басмасы” ның юбилей нөсхәсе әзерләнде һәм 10 мең тираж белән бастырылды, шулай ук башка төр чаралар үткәрелеп килә. Әйтик, "Коръән һәм Конституция", "Коръән һәм сәламәтлек" дигән темаларга сөйләшүләр оештырылды, godkorana.ru сайты булдырылды.

Чираттагы чара -"Татарларда Коръән тәфсирләре традициясе” дип аталган "түгәрәк өстәл” татар халкындагы тәфсирләрнең тарихи юлын, таралуын, мирасын, ягъни традициясен барлау һәм аны дәвам итү ысулларын ачыклау максатыннан оештырылды.

Чарада түбәндәгеләр катнашты:

Габдулла хәзрәт Әдһәмов, мөфтинең беренче урынбасары,

Рабит Батулла, Коръән тәфсире авторы,

Фәрит Сәлмән, Коръән тәфсире авторы,

Фәрит Яхин, филология фәннәре докторы,

Фәрит Йосыпов, филология фәннәре докторы,

Фоат Рәфыйков, «Җыен» фонды рәисе,

Резеда Сафиуллина-Әл Әнси, ТР ФА Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты,

Ильяс Аброров, КФУның Көнчыгыш институты мөгаллиме,

Наил хәзрәт Гарипов, "Апанай” мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты,

Гөлчирә Иманкулова (дин белгече Иманколыйның оныгы) һәм башкалар.



Тәфсир (гарәпчә "фәсәрә" сүзеннән алынган, "аңлатма бирү", "максатны күрсәтү" яки "пәрдәне ачу" дигән мәгънәгә ия) - Коръән аятьләре мәгънәсе аңлатмалары фәне. Коръәнне тулысынча Мөхәммәд Пәйгамбәр (с. г. в.) белгән һәм үзенең сәхабәләренә аңлаткан. Аятьләргә аңлатма бирүне Пәйгамбәрнең сәхабәләре дәвам иткән.

Коръән турында сөйләшкәндә, аның тәрҗемәләре — тәфсирләр мәсьәләсе аерым урын алып тора. Татар халкының Коръән аятьләре белән үз телендә танышу мөмкинлеге бар.

Әлбәттә, тәфсир дигән китап — халкыбызга, гомумән, һәркемгә бик кирәкле китап. Чөнки ул — Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә иңдергән Коръән-Кәримне аңлатып бирүче китап.

Татарларда тәфсирләр

Кызганыч, татарларда Болгар чоры тәфсир кульязмалары сакланмаган. Әмма, һичшиксез, Болгар чоры дин әһелләре классик тәрҗемәләр белән яхшы таныш булганнар. Моны "Кыйссаи Йосыф" кебек әсәрләр раслый. Белгәнебезчә, аның нигезенә Коръәннең 12 нче сүрәсе- "Йосыф" cюжеты яткан. Әлеге әсәрнең эчтәлеге буенча Болгар чоры дин белгечләренең Инҗил белән дә таныш булуы күренә.

Идел буе Болгарында кулланышта булган Коръән тәфсирләре Казан ханлыгы һәм аннан соң килгән чорларда да дәвам ителгәндер дип фаразларга мөмкин. Кызганыч, урта гасыр язмалары безнең көннәргә санаулы нөсхәләрдә генә килеп җиткән. Татар кульязма китабы, бик борынгы тарихка ия булса да, нигездә XVIII гасыр уртасыннан башлап -XIX гасыр башына кадәрге китаплардан өйрәнелә.

Безнең көннәргә килеп җиткән кульязмалардан күренгәнчә, бу чор галимнәрдән изге китапның мәгънәсен татарчага тәрҗемә итәргә алынган һәм комментарийлар язган дин белгече, реформатор Курсави Габденнасыйр Ибраһим улы (1776-1812) була. Бүгенге көндә Казан китапханәләрендә аның берничә тәфсире саклана.

1861 елда, Курсави үлгәннән соң, ярты гасыр вакыт узгач, аның "Һәфтияк тәфсире" дөнья күрә. 15 елдан соң тарихчы һәм язучы Таҗетдин Ялчыголның тәфсире чыга. Әмма болар икесе дә изге китапның билгеле бер өлешләренә тәрҗемә, аңлатма булып тора.

Бары тик 19 гасыр азагында гына тарихчы, дин белгече Хөсәен Әмирханов (язучы Фатих Әмирханның әтисе) Коръәнгә тулы тәфсир ясый. Аның «Әл-Фәваид» («Файда») дигән ике томлы тәфсире басыла.

Хөсәен Әмирхановны дәвам итеп, 20 гасыр башында берьюлы берничә тәрҗемә чыга. Бу чорда дин белгечләре изге китапның билгеле бер өлешләре белән генә чикләнми, аны тулысынча тәрҗемә итәргә омтыла. Татар дин белгече, шагыйрь Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның ике томлыгы әлеге вакытның шактый кыйммәткә ия хезмәте булып санала. Аның хезмәте 1910 елда "Тәсһилел бәян фи тәфсирел Коръән” исеме белән 744 битле зур китап итеп бастырылган. Шулай ук Шәйхелислам Хәмидинең "Иткан” тәфсире зур популярлык казана.

20 башында Ногманиның ике томлы "Коръән тәфсире" дөнья күрә. Ногман мулла 19 гасырның беренче яртысында яшәгән шәхес. Мөгаллиме Габденнасыйр Курсави хаҗга киткәч, аның сабакларын укытырга алынган. Шулай ук ул галимнең кайбер хезмәтләрен ахырга җиткерү эшенә керешә. "Һәфтияк"не эшләү аның үзен дә тәфсир ясауга этәрә. Шулай итеп, Ногмани тәфсире барлыкка килә. Татар тәфсирләре турында сөйләгәндә, татар журналисты, нәшриятчы Камил Мотыйгыйның "Татарча Коръән тәфсире" дигән хезмәтен дә истә тотарга кирәк.
Чыганак: "Думрт.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе