"Татар һәм башкортларның уртак Сабантуе синергетик эффект бирә”

Бу турыда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Чиләбе өлкәсендәге Дубровка авылында узган өченче бөтен Русия Сабантуенда белдерде. Бу бәйрәмне туганнарыбыз башкортлар белән бергә уздыруыбыз мөһим, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 11
Татарстан һәм Башкортстанның милли татар һәм башкорт бәйрәмнәрен бергә уздыруы уңышлы күренеш булып тора, һәм ТР җитәкчелеге аны алга таба да дәвам итәргә өметләнә. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсендә үткән III Бөтенроссия авыл Сабантуенда белдерде, дип хәбәр итә президентның матбугат үзәге.

Быел Бөтенроссия авыл Сабантуе Чиләбе өлкәсенең Дубровка авылында үтте. 50 меңгә якын кунакны җыйган бәйрәмне оештыручылар - Чиләбе өлкәсенең администрациясе, Татарстан һәм Башкортстан республикалары. Бәйрәмдә Чиләбе өлкәсенең губернаторы Михаил Юревич, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бәйрәм башында мөхтәрәм кунаклар "бәйрәм ишегалларын" карап чыктылар. Татарстанны Бөтенроссия авыл Сабантуенда Кукмара муниципаль районы тәкъдим итте. Башкорт ишегалдында бал һәм аучы промыселлары күрсәтелде. Чиләбе өлкәсен бәйрәмдә "Башкорт Корылтае" өлкә иҗтимагый оешмасы һәм Чиләбе өлкәсе Татарлар конгрессы тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов, Рөстәм Хәмитов һәм Михаил Юревич бәйрәмнең кунаклары белән аралашканнан соң, трибунада үз урыннарын алдылар. Анда "Татар кызы 2011" конкурсы финалисткалары, Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән иҗади коллективлар катнашкан театральләшкән тамаша күрсәтелде.

Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсе Татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесниковага һәм Чиләбе өлкәсе Конашак районы башлыгы Вадим Закировка Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Рөстәм Миңнехнов Чиләбе өлкәсенең Татарлар когрессына бүләккә "Форд Транзит" микроавтобусын һәм быелгы Сабантуй батырына дип, "Фиат Альбеа" автомобилен бирде.
Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне уздыру өчен яхшы урын сайлауларын һәм халык ягыннан зур кызыксыну булуын билгеләде.

"Без монда көләч йөзле, шат кешеләрне күрбез. Һәм безнең бу бәйрәмне туганнарыбыз башкортлар белән бергә уздыруыбыз мөһим, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. - Без бер-беребезне тулыландырабыз, һәм без Рөстәм Зәкиевич белән хезмәттәшлек традициясен дәвам итәрбез, дип уйлыйм".

"Татар һәм башкортларның мондый уртак бәйрәмнәре синергетик эффект бирә, - дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. - Соңгы елларда республикаларыбызның халыклары берләшүе бигрәк тә актив бара, һәм халыкка бу ошый", дип хәбәр итә президент сайты.
Федераль Сабантуйда Үзәк Дини идарәнең Чиләбе һәм Курган мөфтие Ринат Раев та чыгыш ясады. Чиләбе татарлары конгрессы белән Чиләбе мөфтияте татар-башкортның милли эшләрен бергәләгеп алып бара.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе