"Саклаучы" сыны: җәмәгатьчелек Президентка мөрәҗәгать кабул итте

Бер төркем мөселман һәм татар җәмәгатьчелеге Болгарга канатлы барс сынын куюга ризасызлык белдереп...

БӘЙЛЕ
2012 Мар 26
Бер төркем мөселман һәм татар җәмәгатьчелеге Болгарга канатлы барс сынын куюга ризасызлык белдереп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать кабул итте.

Мөрәҗәгатьтә канатлы барс сынын халык белән киңәшмичә куюга ризасызлык белдерелә. Билгеле булганча, әлеге сынны финансланучы “Яңарыш” фондында акча халыктан да җыелды. Шуңа мөһим карарлар кабул иткәндә халык фикеренә игътибар итү бик мөһим.

“Бу карар әлеге җирләрне татар халкы дәүләтчелеге символы һәм исламның бишеге дип санаган республиканың мөселман җәмәгатьчелеге белән берүк вакытта үзен Татарстан белән бәйләүче барлык халыкта протест һәм ачу тудырды. Без сынның сәнгати ягын гына түгел, ә аның һәйкәл буларак куелу урыны һәм максатын да башбаштаклык дип саныйбыз”, диелә мөрәҗәгатьтә.

​​​​
​​Шулай ук анда әлеге сынның Болгарның чын тарихын һәм рухи мирасын гәүдәләндермәве ассызыклана. Аны ак барс һәм Татарстан дәүләт символикасында кулланылучы образ белән бәйләргә тырышу да бары аңлашылмаучанлык тудыруы әйтелә, чөнки ул кыяфәте белән күбрәк һөҗүмгә әзер торучы, мәҗүсилек мифологиясендәге хәшәрәткә ошаганы әйтелә.

Мөрәҗәгатьтә әлеге сынның куелуы мөселманнарны мыскыл итү буларак бәяләнәчәге белдерелә. Шулай ук дөнья мөселман җәмәгатьчелеге алдында да Татарстанның абруе төшәчәге ассызыклана. Моннан тыш, сынның Болгарга туры килмәве турында тагын шактый гына дәлилләр китерелә.

Мөрәҗәгатьне тулырак итеп Бөтендөнья Татар яшьләре форумы сәхифәсендә укырга мөмкин. Шунда ук әлеге мөрәҗәгатькә имза җыю да бара дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе