
И.Зәйниев бу әсәрнең авторы да, режиссеры да. Ләкин бу бик авыр булып чыкты, чөнки, драматург үзең булганга, аны сәхнәгә куя башлагач кыен урыннарында "әсәре начар, әсәре йомшак” дип артистларны алдый алмыйсың, дип таный үзе. Бүген театрда журналистлар белән булган очрашуда Илгиз Зәйниев шушы спектакль турында, исеме буенча "Мәхәббәт-FM” җиңелчә эчтәлекле кебек тоелса да, чынлыкта, ул фәлсәфи әсәр - Шопенгауэр пьесасына нигезләнеп язылган иде, дип аңлатты. Төп рольләрдә - Эмиль Талипов һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова, гомумән, анда минем курсташларым, театрның барлык яшьләре уйный, ди.
Вакыйгалар "Мәхәббәт FM” дип аталган Казандагы уйдырма радиода бара. Әсәрдәге һәрбер герой үзләренчә мәхәббәтләрен эзли: кемдер аны яулап ала, кемдер бик тирән яшерә белә, ә кемдер гашыйк икәнлеген үзе дә аңлап бетерми... Спектакль эстрада, джаз жанрында, анда пародияләр шактый күп -10лап, мәсәлән, Минтимер Шәймиев, Хәмдүнә Тимергалиева, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Айдар Фәйзрахманов һ.б. танылган кешеләргә.
"Мәхәббәт-FM” комедиясе киләсе атнаның җомгасында, 4 октябрь кичке 7дә башлана, шулай ук 6, 11, 24 октябрьдә дә тамашачы җыя. Хәер, хәзерге вакытта 4 октябрьгә, 14, 6 сына 160лап билет калган, 24енә әле билет шактый – 400ләп. Ноябрь аендагы репертуарга да кертелгән әлеге спектакльгә билетлар киләсе атнадан сатыла башлый, дип вәгъдәлиләр.
Билетны 20 пар бушка гына кулга төшергән. Моның өчен театр "Үбешкән парга – билет” акциясе оештырып тараткан, арада бер парның "алтын туена” насыйп булган дип хәбәр итте "Татар-информ".