"Әл-Ихлас" мәчетен ябу: Татарстан ялгышмасын

"Әл-Ихлас" мәчетен ябу: Татарстан ялгышмасын

БӘЙЛЕ
2013 Янв 15
Казанның җир һәм милек комитеты “Әл-Ихлас” мәхәлләсен котельня бинасыннан чыгарырга булды. Тынгысыз мәхәллә белән килешүне өзүнең сәбәбе – “Әл-Ихлас”ның теркәлү узмавы һәм бинаны арендага алу өчен документлар бирмәве. Хакимиятнең мәчетне шалт иттереп ябып куюы ике куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин: Татарстанны пычрату һәм бер ояга укмашкан радикалларны кулдан ычкындыру.

“Әл-Ихлас” мәчете һәм аның имамы Рөстәм Сафин җәйге террор вакыйгаларыннан соң бөтен Россияга танылды. Мәчет мөселманнарны яклау исеме астында хакимияткә каршы протест чаралары оештырды. “Хизбут-Тахрир” байракларын күтәреп, машина йөрешләре үткәрде. Әлеге мәчет Россиядә тыелган Хизбут-Тахрир оешмасының үзәге санала һәм аның имамы Рөстәм Сафин 2009 елда бу оешмада торган өчен хөкем ителде. Хәер, мәчеттәге вәгазьләрне тыңласаң, байракларга күз салсаң, аларның Хизбут-Тахрир
оешмасы кешеләре икәнен аңлап була.

Татарстан чиновникларына хикмәт җитеп бетми

Татарстанда традицион булмаган ислам юнәлешләре җәелү турында кисәтү туксанынчы елларда ук башлана. Әмма моңа колак салучы булмый. Бу турыда күбесенчә элекке мөфти Госман Исхакыйның көндәшләре әйтә. Шуңа проблемага күз йомып киленә. Традицион булмаган ислам – сәләфилек, ваһһабилык җәелә бару проблемасы белән кызыксынуны дәүләт 2010 елда гына башлады. Элекке президент Минтимер Шәймиев 2010 елда мөфти сайлау корылтаенда ят агымнар таратучылар турында: “Андыйларга безнең арада урын юк”, - дип әйтеп куйган иде. Дүртенче корылтайда Минтимер Шәймиев соңгы елларда мөселман татарларга ислам диненең ят агымнары килеп керүнең куркыныч икәнен республика хакимиятенең аңлавын әйтеп, “Татарстан мөселманнары хәнәфи мәзһәбеннән тайпылмаска тиеш”, - дип белдергән иде. Әмма чыгыш чыгыш булып калды – ят агымнарның таралуына юл ачкан Госман Исхакый дүртенче тапкыр мөфти булып сайланды. Ләкин озакка түгел – бер ел да үтмәде, авыру сәбәпле дип, китеп барды. Хрущевны алып ату кебек килеп чыккан иде мөфтине озату.

Инде әйткәнемчә, ят агымнар проблемасы бар иде, ул бүген дә хәл ителмәгән. Бу турыда мөфти дә, президент та, аның янындагы чиновниклар да белә. Чөнки проблеманы бер ел эчендә генә хәл итеп булмый. Татарстан хәлне җайлау һәм халыкны дөрес юлга бастыру юнәлешендә омтылышлар ясый, ләкин барысы да уңышлы килеп чыкмый. Чөнки президент янында хикмәтле, эшне җайлап-майлап хәл итә белүчеләр юк. Күбрәк “алып ату”, “ябып кую” кебек эшләр беренче планга чыга. Ә бу бернинди дә нәтиҗә бирми, киресенчә, радикал мөселманнар халыкта кызгану хисе, дин өчен газап чигү хисе уята. Шул ук вакытта уйланылмаган хикмәтсез эшләү аркасында килеп чыккан талашлар, буталышлар, Мәскәү экспертлары өчен күләмле аналитик материаллар язуга китерә. Татарстанда сәясәт шома алып барылмаганга, “эксперт” Рәис Сөләйманов бердәнбер белгечкә әйләнеп бара. Аңа каршы конструктив язучы да, фикер әйтүче дә юк. Ә аның Татарстанны низаглы республика итеп күрсәтү өчен эшләве, урыс-татар каршылыгын тудыру өчен тырышуы билгеле. Мисал өчен, аның “Татарстан Кавказга әйләнә”, “Татарстаннан урыслар кача”, “Урысларга хакимияттә эш бирмиләр”, “Татарстанны губернага әйләндерергә кирәк”, “Татарстан президенты исламистлар файдасына эшли” кебек бик күп грофоман фикерләре Татарстанны каралту, республика хакимиятенә Мәскәү каршында тап төшерү өчен эшләнә. Сәбәбе нидә? Татарстан түрәләренә хикмәт җитми! Президентның дин өчен җаваплы кешеләре проблеманы аңлап бетерми һәм шома гына хәл итә алмый. Күп очракта “хәл итү” урынына “бозып кую” күзәтелә, ә бу Сөләймановларга Татарстанны, президентны пычратырга азык бирә.

Әл-Ихласчыларның дөрес юлда булмавы җәй көне үк ачыкланган иде дә бит

“Әл-Ихлас” мәчетенең дөрес юлда булмавын август аенда алар белән митинглар оештырып йөргән “Азатлык” оешмасы лидеры Наил Нәбиуллин ачкан иде. “Беренче сөйләшүдән соң, дустым белән мәчеткә ифтарга бардык. Хәзрәтләр сөйләшмәсә дә, үзара хәлифәт турында сөйләшүчеләр, урыс телле булулары күзәтелде. Бу бик сәер һәм шикләр тудыра. Әл-Ихлас”ның хизб ет-тахрирчылар булуын белгән булсак, бергә эшләмәс идек. Алар безне кулландылар булып чыкты. Ахырдан алар үзләренең чын йөзен ачтылар. Татарстанга каршы эшләүче ялган экспертлар республикадагы вәзгыятьне какшатыр өчен бу мөмкинлекне кулланды. Имеш, бездә 3000 ваһһаби лагерьлар оештырып ята. Ялган! Без “Әл-Ихлас” мәчете турында мәгълүматлар җыя башладык, үзебез тикшерү үткәрдек. Нәтиҗәдә, аларда чыннан да хизб ет-тахрирга бәйлелек бар һәм без милләтебезгә, телебезгә, динебезгә, дәүләтчегебезгә каршы булган хәрәкәт белән башка бәйләнмибез”, - дип чыгыш ясаган иде Наил Нәбиуллин.

Дөрес, бу хаклыкны әйткән өчен Наил Нәбиуллинга шактый эләкте. Шул ук митинг оештырып йөргән абый-апалары да аны кыйбласызлыкта гаепләде. Ә чынлыкта, 20 ел милли хәрәкәттә йөргән лидерлар үзләре кыйбласыз булып чыкты. Милләтне, телне танымаучы ихласчылар белән союзга керде. Ә ихласчылар милләтчеләрне матур итеп кулланды да, алар турында онытты. Чөнки кирәкләре юк аларның Рөстәм Сафиннарга.

Әгәр дә проблеманы төптән уйлап карасак, җәйге террорлардан соң тикшерү эшләре гадәти хәл иде. Әмма хизбутчыларга өстәмә реклама ясау кирәк булды. Мөфти мөселманнарны якламый дип бәйләнеп яттылар. Исегездә булса, Илдус Фәиз фаҗигадан соң “тикшерү барышында мөселманнарга авырлык килмәсен”, дип белдергән иде. Әмма Ихлас мәчетенең мөселманнарны яклау исеме астындагы эшләре митинглар белән генә тәмамланмады. Алар ураза вакытында “Казан нуры”, “Хөзәйфә”, “Кабан арты”, “Ризван” мәчетләрендәге ифтар ашларын өзде, хәзрәтләрне мыскыл итте. Шушы буламы мөселманнарны яклау? Шуннан соң Хизбут-Тахрир байракларын тотып, машиналар белән шәһәр урамы буйлап йөрде. Эшләргә кирәк! Ә бу урамга чыгулар эшсезлектән һәм игътибар җәлеп итү өчен оештырылды. Машина йөрешләрен тоткарлауларны да мөселманнарны кысу итеп күрсәтергә тырыштылар. Чынлыкта, майларына чыдый алмаганнарның машинага утырып йөрүе генә иде дә бит.

“Әл-Ихлас” мәчете халкын кем мәгърифәтләндерер?


Менә хәзер мәчетне ябып ук куярга җыеналар. Бу, әлбәттә, зур тавыш чыгарачак һәм президент Рөстәм Миңнехановның абруен төшерәчәк. Бу Мәскәү командасы өчен тагын очко! Рәис Сөләйманов кебек экспертлар Татарстанны сугыш оясы итеп күрсәтү өчен бөтен көчләрен бирәчәк. Чөнки мәчетне япканда, Рөстәм Сафин кешеләре зур каршылык күрсәтәчәк. Кыскасы, Татарстанны тагын бер вакыйга көтә. Чөнки проблеманы аңлап, аны матур итеп хәл итә алучы чиновниклар юк президент янында. Ябып кую гына проблеманы хәл итми, киресенчә, арттырачак кына. Аннан соң мәчетне ябу мөселманнарны кысу итеп күрсәтеләчәк, ә бу халыкта, бигрәк тә, яшьләрдә аларга карата симпатия уятачак. Шуңа “Ихлас” мәчете проблемасын тыныч юл белән – мәгърифәт юлы белән хәл итәргә кирәк. Аларга каршы кылыч түгел, китап тотып бару дөрес булыр. Мәчетне ябып торып, аңнан ачканчы, Сафин урынына белемле, халыкны ияртә алырлык имам куярга кирәк. Гомумән, проблеманы хәл итү өчен бөтен Татарстан буйлап шулай эшләү таләп ителә. Татарстан бу юлы ялгышмаска тиеш!

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе