"Коткаручы" Барс турында Шәймиев белән Миңнехановка Саратовтан хат

Саратов мөселманнары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевкә Болгарда Барс сынын куйдырмауны сорап хат юллады.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 09
Саратов мөселманнары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевкә Болгарда Барс сынын куйдырмауны сорап хат юллады.Пенза өлкәсендә урнашкан дөньядагы иң зур татар авылы Урта Әләзәндә, Саратовта Барска каршы имза җыю бара.

Әләзәндә инде ике меңнән артык кеше имзасын биргән. Саратовта исә берничә сәгать эчендә 1200 имза җыелган. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар Ислам дине кабул ителгән Болгар шәһәренә мәҗүси сын куелып, татарлар хур булачак, тарихка кереп калачак гөнаһтан сакланып калырга кирәк дип саный.

Саратовлар татар-мөселманнарның варисы булган президент Рөстәм Миңнехановны Ислам диненә каршы килгән Барсны Болгарда куйдыртмыйча, татар тарихын пычратудан саклап калырга кирәк дип белдерә. "Мы, мусульмане г.Саратова, с тревогой наблюдаем за последними событиями в Булгарах, касающимися установки памятника «хранительницы». Наша тревога вызвана тем, что земля Булгар, символизирующая укрепление нашей религии, может быть «осквернена» истуканом, установка которого строго порицается в Исламе", дип яза Саратов мөселманнары.

Моннан тыш, Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең үзенә аерым хат әзерләгән. Мөфти Шәймиевне зур ялгыштан - Болгарга сын куеп, Аллаһ каршында гөнаһка батмаска чакыра.

"По единодушному мнению исламских ученых, установка любого рода скульптур, статуй, подразумевающих образы, имеющих телесную форму и являющихся предметом почитания, строго запрещена в Исламе. А Булгарская земля ассоциируется прежде всего с Исламом. Установка же откровенно языческой символики на исконно мусульманской земле, олицетворяющей Ислам в России, — это оскорбление религиозных чувств и прямой вызов мусульманам, независимо от их национальной принадлежности. Ни один верующий в Аллаха и пророческую миссию Мухаммада (мир ему) не может одобрить то, на что, по мнению всех ученых, есть категорический запрет Всевышнего Аллаха и Его Пророка (мир ему", дип яза мөфти Минтимер Шәймиевкә.

Мөрәҗәгатьтә язылганча, Минтимер Шәймиев ялгышын танып, "Коткаручы" Барс сынын Болгарда куйдыртмаска көч табарга тиеш.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе