"Корбан чалу тыелса, ит ашау да тыелырга тиеш була"

Мөселманнар дөньясы, шул исәптән Мәскәүдә яшәүче әһле ислам Корбан бәйрәменә әзерләнгәндә, "Мәскәүне яклау җәмәгать коалициясе" дип аталган бер төркем...

БӘЙЛЕ
2012 Окт 10
Мөселманнар дөньясы, шул исәптән Мәскәүдә яшәүче әһле ислам Корбан бәйрәменә әзерләнгәндә, "Мәскәүне яклау җәмәгать коалициясе" дип аталган бер төркем Корбан чалуларны тыю тәкъдиме белән чыкты. Алар моны мөселманнарны мыскыллаучы дип танылып, күп тапкырлар тәнкыйтьләнгән "Мөселманнарның сафлыгы” киносын тыюга җавап дип атый.

"Челтәрдә цензура, YouTubeның һәм башка сәхифәләрнең ябылу мөмкинлеге турында” дип аталган дискуссиягә йомгак ясап, "Мәскәүне яклау җәмәгать коалициясе" шул рәвешле мөселманнардан үч алырга булган.

Бу төркем хәзер "Хайваннарны йола белән үтерүләрне тыю турында” исемле канун өлгесе әзерләргә һәм аны төрле дәрәҗәдәге канун чыгару шураларына, парламентларга тапшырырга җыена. Алар бу канун өлгесен "хайваннарны ритуал белән үтерү вәхшиләр йоласы, ул Русиядәге бик күп халыкның хисләрен мыскыллый һәм XXI гасыр дәүләтендә мондый нәрсә була алмый”, дип нигезли.

Балалар алдында корбан чалу аларда рәхимсезлек тәрбияли, "гомуми әхлак һәм һуманитар кыйммәтләренә” каршы килә, диелә "Мәскәүне яклау җәмәгать коалициясе" мөрәҗәгатендә.

1 октябрьдә Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе "Мөселманнарның сафлыгы” фильмын экстремистик кино дип танып, аны тыю турында карар чыгарган иде.

Белдерүдә мөселман йолалары аерым атап әйтелмәсә дә, Корбан бәйрәменә ике атна вакыт калып барганда, бу тәкъдимнең нәкъ менә мөселманнарга каршы юнәлтелгән булуы ачык күренә.

​​Русия Мөфтиләр Шурасы рәисе урынбасары Дамир Гыйззәтуллин исә Русия хакимиятләре илдә дистәләрчә миллион мөселман яшәвен истә тотып, мондый канунны гамәлгә кертүгә бармас дип өметләнүен белдерде. Аның сүзләренчә, мондый канун тәкъдим итүчеләр алга таба үзләре дә ит ашаудан тыелырга һәм мөселманнарга корбан чалуны тыю гына түгел, Русиядәге барлык 140 миллионлап халыкка ит ашауны тыярга тиеш булып чыга.

"Бу безнең тормыш рәвеше. Русиядә мөселман халкы үз җирләрендә яши. Мөселманнар хайваннар үстереп, үзләренчә чала. Илдә барлыгы 20 миллион мөселман дип әйтәләр. Без 25 миллион дип исәплибез. Алар каршы дип без үзебезчә яшәмәскә тиеш түгел. Дәүләт андый нәрсәгә юл куймас”, - дип белдерде Дамир хәзрәт.

Дамир Гыйззәтуллин шулай ук тагын ике атнадан үтәчәк Корбан бәйрәменә Мәскәүдә алып барылган әзерлек эшләре белән таныштырды.

Мәскәү Җәмигъ мәчете янына башка еллардагы Корбан бәйрәменә җыелучылар саны йөз меңгә якынлаша иде. Быел да халык саны күп булыр һәм мөселманнар мәчет җирләренә генә сыешмыйча күрше биналар яннарына да җыелыр дип көтелә.

Русия Мөфтиләр Шурасы Мәскәүдәге дүрт мәчет янында күпме кеше җыелачагы турында шәһәр хакимиятен инде кисәтеп куйган. Мәчет карамагындагы җирләрдән читтә мөселманнар җыелган урыннарда тәртип саклау өчен полиция хезмәткәрләре җаваплы булса, Дамир хәзрәт әйтүенчә, Мөфтиләр Шурасы мәчет җирләрендә тәртип саклауны үз өстенә алырга теләк белдергән.

Дүрт мәчеттән тыш, тагын берничә урында гает намазы укылачак. Аларның берсе Лужники стадионы янында елга буендагы гольф клуб җирләрендә булачак. Икенче урын шәһәр үзәгеннән шактый читтәрәк, көньяктагы Бутово паркында билгеләнгән. Анда бер меңләп мөселман җыелыр, дип көтелә.

Мәскәү хакимияте гает намазына тагын берничә урын вәгъдә иткән, әмма аларның кайда булачагы әлегә хәл ителмәгән.

Мәскәү мәчетләре янында күпләп корбан чалулар булмаячак. Мәчет янында бары бер генә куй чалыначак. Корбан чалулар шәһәрдән читтә булачак, Мәскәү өлкәсендәге кечкенәрәк шәһәрләрдә һәм авылларда корбан чалу өчен күп кенә урыннар әзерләнгән һәм әзерләнә.

Мөселманнар Мәскәү янындагы фермерларга барып, фермерларның малларын чала алачак. Икенче мөмкинлек – алдан мәчеткә барып язылып, акча түләп корбан чалдыру. Ул очракта махсус билгеләнгән хезмәткәрләр корбанны шәһәрдән читтә чалып алып киләчәк һәм мәчет янында, кирәк булса, турап тапшырачак. Авырулар булмасын өчен ветеринар хезмәтләре һәрбер малны тикшереп үткәрәчәк, ди Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин.

Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе