Россия күләмендә караганда Татарстан мөселманнар күп яши торган төбәкләрнең берсе булып санала. Ата-бабаларыбыз Болгарда исламны кабул иткән, шулай ук Россиядә басма Коръәнне беренчеләрдән булып нәшер итүчеләр татарлар. Әлбәттә, тарихи, иҗтимагый яктан караганда тормышыбыз Ислам белән тыгыз бәйләнештә. Әмма башка мөселман илләреннән аермалы буларак без дөньяви дәүләттә яшибез. Дөньяви дәүләттә гражданнар хокукы Конституциягә нигезләнгән.
Бүгенге көндә сәяси, икътисадый, хокукый өлкәләрдә дини төшенчәләр көннән-көн ешрак очрый. Бердән, моңар мөселман илләре белән алып барылган хезмәттәшлек этәрсә, икенчедән, җәмгыятьтә диннең киң таралыш ала баруы йогынты ясый. Димәк, дин һәм бүгенге дәүләтнең конституцион хокуклары турында ныклап уйнарга вакыт җиткән.
“Коръән елы” уңаеннан уздырылган чираттагы “түгәрәк өстәл” дә ТР Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, ТР Югары суды, ТР Прокуратурасы, Россия ислам университеты, Казан Епархиясе, Иран, Төркия консуллыклары вәкилләре катнашты.
Нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов катнашучыларны мөфти Илдус хәзрәт Фәиз исеменнән сәламләде. Ул үзенең чыгышында агымдагы елның «Коръән елы” буларак үткәрелүе зур игътибарга лаек күренеш булуын һәм “түгәрәк өстәл”нең мөһимлеген ассызыклады. “Бу түгәрәк өстәлне үткәрү бик актуаль. Хокук өлкәсе вәкилләренә дә, канун чыгаручыларга да Коръәнне белү, өйрәнү кирәк. Чөнки Коръән меңләгән кешеләрнең тормышына йогынты ясый. Ул мөселманнар өчен хокук чыганагы булып тора”, - диде Вәлиулла хәзрәт.
Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров исә иң беренче чиратта дин һәм хокук өлкәләренең бүгенге җәмгыятьтә ни дәрәҗәдә бәйлелеген күрсәтергә омтылып саннарга тукталды. “Татарстан күпмилләтле һәм күпдинле республика. 50 дән артык төрле милләт, 10 нан артык төрдәге конфессия вәкилләре яши. 90 еллардан башлап Ислам динен тотучылар 300 меңгә арткан. Республикада барлыгы 1514 дини оешма рәсми төстә теркәлгән. Татарстанда барлык төр диннәрнең хокуклары һәм аларның дөньяви аспектлардан ераклыгы бертигез рәвештә саклана”, - диде Кафил әфәнде.
Аннары ул хәтта совет заманнарында да Казан губернасында яшәүче мөселманнарның хокук өлкәсенә кагылышлы мирасын җыю бик сакчыл алып барылуын искә төшерде. Монна тыш ул дин һәм бүгенге дәүләтнең конституцион хокукы дигәндә, беренчел итеп икътисадтан бигрәк, рухи кыйммәтләр турында сөйләшү кирәклегенә басым ясады.
Йомгаклап әйткәндә, мәртәбәле юристлар, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм, әлбәттә, дин әһелләре Татарстанның яңа идеяләрне тормышка ашыруда үзенә күрә бер мәйданчык булуын искәртеп, дин белән конституцион хокуклар арасында үзара диалог корылуын һәм бу өлкәдәге мәсьәләләр белән шөгыльлънүче аерым дәүләт структурасы кирәклеген куатләде, дип яза мөфтият сайты.
Тимер Сәгыйтов