Президент Дубайда очрашулар үткәрде

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай AIM 2012 инвестиция форумы кысаларында, ике яклы очрашулар үткәрде.

БӘЙЛЕ
2012 Май 02
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай AIM 2012 инвестиция форумы кысаларында, ике яклы очрашулар үткәрде. Анда Татарстанның чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре буенча фикерләштеләр.
Татарстан башлыгы Ислам үсеш банкы каршындагы Ислам шәхси сектор үсеше генераль директоры Халид Мохамед аль-Абади белән очрашуда яклар ТРда яңа лизинг компаниясе булдыруда корпорациянең катнашу перспективалары буенча фикерләште.
ТР Президенты Дубай Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе белән очрашуда эмиратның электрон хөкүмәт системасын кертү буенча тәҗрибәсен өйрәнү өчен бирегә Татарстан белгечләрен җибәрергә тәкъдим итте.
Татарстан "Tecom Investments” компаниясенең республикада гамәлгә кую планлаштырылган "Smart City” комплекслы территория үсеше проектында катнашуы белән кызыксына. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов икътисади зоналар һәм технопарклар белән идарә итү өлкәсендә дөньяви лидердларның берсе булган компания җитәкчелеге белән очрашуда белдерде. "Tecom Investments” компаниясе җирле хакимият белән партнерлыкта Мальтада һәм Һиндстанда "Smart City" проектларны гамәлгә куя, киләчәктә Татарстан да күз дә тотыла.
Татарстан Президенты "Kele Contracting” компаниясе җитәкчелеге белән очрашуында эре спорт корылмаларын төзү һәм алар белән идарә итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сүз барды. Аерым алганда, бу компания Сиднейда Олимпия объектлары төзелеше белән шөгыльләнгән. Рөстәм Миңнехнов сүзләренә караганда, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Татарстан да "Kele Contracting” белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына”, - дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе