“Илдар” – мәчетендә язып алынган вәгаз

Башкортостан, Дүртөйле районы, Йосып авылы, “Илдар” – мәчетендә язып алынган вәгаз. ИМАН ул - чын күңелдән ышану!

БӘЙЛЕ
2026 Фев 03

 

 Әгүүзү биЛләәһи-минәш-шәйтааниир-раҗииим!
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
ИМАН – АЛЛАҺ Тәгаләнең барлыгына,берлегенә чын куңелдән ышану. Иманның 6 шарты бар, тулы иманлы булу өчен аларны белү һәм үтәү кирәк. Иманның бу шартларыннан берсен генә кабул итмәгән кеше барысын да кабул итмәгән дип саналыр, ул кеше мөселман булмас.
1. АЛЛАҺ Тәгаләгә ышану;
2. АЛЛАҺның фәрештәләренә ышану;
3. АЛЛАҺның китапларына ышану;
4. АЛЛАҺның пәйгамбәрләренә ышану;
5. Ахирәт (Кыямәт) көненә ышану;
6. Тәкъдирнең яхшысы да, яманы да АЛЛАҺ Тәгаләдән икәнлегенә ышану һәм үлгәннән соң терелүнең хак икәнлегенә һәм АЛЛАҺның каршысында җавап тотасыга ышану.
Иман кәлимәләре:
1. Кәлимәтүн тайибәтүн – “Ләә иләәһә илләЛлааһү Мүхәммәдүр-расүүлүЛлааһ”. Күркәм сүз: АЛЛАҺтан башка иләһ юк, Мөхәммәд АЛЛАҺның расүле.
2. Кәлимәтүш-шәһәәдәти – “Әшһәдү әлләә иләәһә илләЛлааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүүлүһ”. Таныклык сүзе: Мин АЛЛАҺтан башка иләһ юк, Мөхәммәд – АЛЛАҺның колы һәм расүле икәненә таныклык бирәм.
3.Кәлимәтүт-тәүхид –“Әшһәдү әлләә иләәһә илләЛлааһү үәхдәһү ләә шәрикә ләһ. Ләһүл мүлкү үә ләһүл-хәмдү йүхйии үә йүмиитү үә һүүә хәйиүл-ләә йәмүүтү бийәдиһил хайру үә һүүә галәә күлли шәйиң кадиир”.
АЛЛАҺ Тәгаләне берли торган сүз: Мин АЛЛАҺтан башка илаһи зат юклыгына, Аның тиңдәше булмаганлыгына таныклык бирәм. Аңа бөтен нәрсә дә буйсына һәм Аңа дан, мактау булсын! Ул тергезә һәм үтерә, Ул һәрчак тере, мәңгелек. Аның кулында яхшылык, Аның бөтен нәрсәгә дә көче һәм көдрәте җитәдер.
4. Кәлимәтү-раддил-күфри – “Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә мин әң үшрикә бикә шәй-әү үә әнә әгләмү үә әстәгфирукә лимәә ләә әгләмү иннәкә әңтә гәлләәмүл-гуйүүбе”.
Кәферлеккә төшүдән саклану сүзе: Йәә, АЛЛАҺ! Мин чынлыкта Сиңа сыенамын ширек-тиңдәш тотудан, белеп һәм белми кылган гөнаһларымны Синнән ярлыкауыңны үтенәм. Дөреслектә Син генә я, Раббым, гаепләрне белүчесең.
5. Кәлимәтүл-истигфәр – “ӘстәгъфируЛлааһә, әстәгъфируЛлааһә, әстәгъфируЛлааһә тәгаалә миң күлли зәнбин әзнәбетүһү гәмдән әү хатааәң сирран әү галәә нийәтән үә әтүүбү иләйһи минәз-зәнбил-ләзи әгләмү үә минәз-зәнбил-ләзи ләә әгләм иннәкә әңтә галләмүль-гуйүүбе”.
Кичерү-ярлыкауны үтенү сүзе: Йәә, АЛЛАҺ ярлыка, йәә, АЛЛАҺ ярлыка, йәә, АЛЛАҺ ярлыка! Минем барча гөнаһларымны, үз ихтыярым белән яки хаталык белән кылган гөнаһларны, яшерен яки ачык кылган гөнаһларымны ярлыкауыңны үтенәм. Мин белеп һәм белми кылган гөнаһларымнан тәүбә итеп, Аңа мөрәҗәгәт итәм. Дөреслектә Син генә я, Раббым, гәепләрне белүчесең.
6. Кәлимәтүт-тәмҗид – “СүбехәәнәЛлааһи үәлхәмдү лиЛләәһи үә ләә иләәһә илләЛлааһү үә Аллааһү әкбәр. Үә ләә хәүлә үә ләә кууәтә иллә биЛләәһил-гәлиййил-газыййм. Мәә шәә Аллааһү кәәнә үә мәә ләм йәшә-ә ләм йәкүн. Әл-имәәнү икъраарум бил-лисәәни үә тәсдиикум бил калби бимәә җәә-ә биһии мин гиндилләәһи Мүхәммәдүр-расүүллүл лааһи салләЛлааһү галәйһи үә сәләм”. АЛЛАҺны олылау сүзе: АЛЛАҺ пактер, бар дан һәм мактауларыбыз Аңа гына! АЛЛАҺтан башка һичбер илаһи зат юк һәм АЛЛАҺ бар нәрәдән дә олуг һәм бөектер. Беркемдә дә олуг һәм бөек АЛЛАҺтагы кебек көч һәм куәт юктыр. АЛЛАҺ нәрсәнең булуын теләсә – шул булыр һәм нәрсәнең булуын теләмәсә – шул булмас. Иман-ул, АЛЛАҺның илчесе Мөхәммәд (аңа АЛЛАҺның догасы һәм сәләме булсын!) АЛЛАҺтан нәрсә алып килгән булса, шуны чын күңел белән тану һәм тел белән икърар итү.
7. Имәәнүм-мүҗмәл – “Әәмәңтү биЛләәһи кәмәә һүүә биәсмәәәиһи үә сыйфәтиһи үә кабилтү җәмиига әһкәәмиһи үә әркәәниһи”. Кыскача иман: АЛЛАҺның барлыгына, берлегенә һәм дә Аның барча исемнәренә һәм дә барча сыйфатларына ышанам, һәм дә кабул кылам барча хөкемнәрен һәм боерыкларын.
8. Имәәнүм-мүфәссал – “Әәмәнтү биЛләәһи үә мәләәикәтиһи үә күтүбиһии үә рүсүлиһии үәл йәүмил әәхыйри үәл кадәри хайриһи үә шәрриһи минәЛлааһи Тәгааләә үәл бәгси бәгдәл мәүт”.
Тулы иман: Мин АЛЛАҺка һәм Аның фәрештәләренә, һәм Аның китапларына, һәм Аның илчеләренә, һәм кыямәт көненә, һәм тәкдирнең яхшысы да, яманы да Бөек АЛЛАҺтан булуына, һәм үлгәннән соң яңадан терелүгә ышанам.
Әгәр дә Әдәм баласы чын күңелдән, барлык шартларын танып, иман китерсә һәм чын курку белән АЛЛАҺ Тәгаләдән курыкса, АЛЛАҺның каршысында, барлык гамәлләре өчен, җавап бирәсен исендә тотса – ул харәмгә якын бармас иде, АЛЛАҺның кушканнарын үтәргә тырышыр, тыйганнарыннан тыелыр иде. АЛЛАҺ Тәгаләнең,вәгъдә иткән Җәннәтенә кереү өчен бөтен көчен салыр иде. Кызганыка каршы бәндәләрнең күбесе, үзен мөселман дип йөрсә дә, Кыямәт көненә, үлгәннән соң терелүгә һәм АЛЛАҺ каршындә җавап тотасыга ышанмый, ә үләсең дә бетәсең дип йөри. Чөнки үзләре белән Җәһәннәмгә алып китәр өчен, Иблис ләгыйн белән шайтаннар бик тырышканнар. Шуңа күрә бик күп бәндәләр шайтанга ияреп, кайсылары вак адымнар белән, ә кайсылары зур адымнар белән Җәһәннәмгә таба атлыйлар. Аулдашлар, сезне кем генә дингә чакырса да, ул үзе Җәһәннәмнән котолырга, Җәннәткә керергә тели һәм сезне дә үзе белән өнди, чөнки пәйгәмбәребез Мөхәммәд (с.г.с) шулай кушты: –“Үзегезгә теләгәнне башкаларга теләми торып чын мөэмин-мөселман булмассыз”. Пйгәмбәребез(с.г.с.) васият итеп безгә Коръән-Кәримне һәм үзенең сөннәтен калдырды. Әлхәдү лиЛләһи Раббил гааләмиин! Әәмиин!
Йосып ауылы “Илдар” – мәчете. 2016.06.12. 1437һ.е. 7 нче рамазан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе