Рамазан ае турында!
if
“Рамазан – өммәтемнең ае”;
- “Килде сезгә Рамазан, ул бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Бу айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләр янында искә ала. Бәхетсез шулдыр, кем бу айда Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм калыр";
- “Рамазан ае уразасын ихлас күңел һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан кешенең кылган гөнаһлары ярлыканыр”;
- “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуын теләрләр иде”;
- “Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр”;
- “Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе – ифтар вакытында уразадан чыкканда сөенү, икенчесе – Кыямәт көнендә, уразаның савабы белән сөенү”;
- “Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында кабул ителә торган догасы бар”;
- “Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Кыямәт көнендә бу ишектән бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак»;
- “Ураза – ул кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан”;
- “Чисталык, пакьлек – иманның яртысы, ураза – сабырлыкның яртысы”;
- “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз (мәҗбүри) гыйбадәт өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфел (өстәмә) гыйбадәт өчен башка айларда кылган фарызның савабын бирә”;
- “Бер адәм Рамазан аен шатланып каршы алса һәм Рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр”;
- “Кем дә кем Рамазан аенда ныклы иман һәм әҗер-савапка өмет итеп төнге намаз укыса, аның гөнаһлары кичерелер”;
- Пәйгамбәребез с.г.в.нән “Нинди сәдака иң яхшысы?”-дип сорагач ул: “Рамазан аенда бирелгән сәдака”, - дип җавап бирде;
- “Изге Рамазан ае җитте. Аллаһ Тәгалә бу айда безгә ураза тотарга кушты. Бу вакытта күк ишекләре ачыла, шайтаннар богаулана. Бу айда шундый көн бар, ул башка 1000 кичтән дә яхшырак. Бу кичтән мәхрүм калучылар - барыннан да мәхрүм калучылар”;
- “Рамазан аеның башы – рәхмәт, уртасы – мәгърифәт, ахыры – җәһәннәм газабыннан котылудыр”;
- “Тотылган ураза һәм укылган Коръән Хисап көнендә колы өчен шәфәгать сораячак. Ураза әйтер: “Йә, Раббым! Мин аңа ашарга һәм нәфес теләкләрен үтәргә комачауладым. Минем шәфәгатемне кабул ит!” Коръән әйтер: “Мин аның төнге йокысына комачауладым. Минем шәфәгатемне кабул ит!”
- “Өч кешенең догасы кабул ителми калмас: дөреслек белән идарә итүче дәүләт башлыгының; авыз ачканда ураза тотучының; кыерсытылган кешенең”;
- “Иртәнге шәфәкъкә кадәр ашагыз, монда бәрәкәт бар”;
- “Ураза тотучыны ашатучы үзе ураза тоткан кебек савап алыр”;
- “Ифтар вакытында хөрмә җимеш белән авыз ачыгыз, монда бәрәкәт бар. Хөрмә тапмасагыз, су белән ачыгыз. Чөнки ул чиста”;
- “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”;
, ...


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
“Илдар” – мәчетендә язып алынган вәгаз
Бер хәзрәт авызыннан