Парижда бүген Европа татарлары альянсының II корылтае башлана

16-18 октябрьдә Европа татарлары альянсы II корылтаен Парижда үткәрә. Анда 17 Европа иленнән 40лап милләттәшебез катнашыр дип көтелә.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 16

16-18 октябрьдә Европа татарлары альянсы II корылтаен Парижда үткәрә. Анда 17 Европа иленнән 40лап милләттәшебез катнашыр дип көтелә.

Аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, ике корылтай арасында эшләнгән эшләргә исәп-хисап тыңланыр, киләчәккә планнар барланыр, оешма уставындагы үзгәрешләр расланыр, яңа җитәкчелек сайланыр дип ниятләнә. Шулай ук бөтеневропа Сабан туеның логотибы да тәгаенләнергә тиеш. Европадагы татарларның милли тәңгәллеге сакланышы проблемалары турында сүз булачак. Европада яшәүче милләттәшләребез, гомумән, телне саклау, көрәш белән шөгыльләнүне үстерү, Татарстан белән элемтәләрне ныгыту темаларына да фикер алышмакчылар.

Корылтай эшендә Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка мәртәбәле кунаклар, шул исәптән РФ дипломатлары һәм Европарламент вәкиләре катнашачагы билгеле.

Европа татарлары җыелышы кысаларында РФ һәм Франция рәссамнары эшләре күргәзмәсе, «Война непрощенных» фильмын төшерүчеләр белән очрашу үтәчәк һәм шул фильмны карау, Татарстан һәм Франция артистлары концерты планлаштырылган дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе