Нурмөхәммәт Хөсәенов мәхкәмәләшүен дәвам итәчәк

15 мартта Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Бәләбәй районы мәхкәмәсенең Нурмөхәммәт Хөсәеновның урыныннан алынуының канунлыгы турындагы карарын көчендә калдырды.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 16

15 мартта Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Бәләбәй районы мәхкәмәсенең Нурмөхәммәт Хөсәеновның урыныннан алынуының канунлыгы турындагы карарын көчендә калдырды.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсендә Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов эше каралды. Мәхкәмә иртәнге унга билгеләнсә дә, ул көндезге сәгать дүрттә генә узды. Хөкемдар дүрт том ярымга җиткән эшне кыска гына вакыт эчендә карап чыкты, Нурмөхәммәт Хөсәеновның район мәгариф бүлеге тарафыннан кисәтүләр, шелтәләр алуын телгә алды.

Нурмөхәммәт Хөсәенов чыгышында район мәгариф бүлегенең шелтә һәм кисәтүләрен мәхкәмәләр аша юкка чыгаруы, сигез ел буе ял бирмәүләре, хезмәткәрләргә эш хакларын тоткарлаулары һәм башка мәсьәләләрдә дәлилләр белән туплаган папкаларын прокурорның өстәленә өеп салды. Ләкин алар белән кызыксынучы, хәтта кулга алып караучы да булмады. Нурмөхәммәт Хөсәенов мәктәпне төзекләндерүгә район мәгариф бүлеге акча бүлмәве, татар мәктәбенә карата барган даими басымнарны дискриминация дип белдерде. Аны Бәләбәйдән килгән һәм Уфа адвокаты яклады. Бәләбәйдән килгән адвокатның чыгышы шактый сыек булды, ул бары тик мөдирлектән алынуның нигезсез булуын әйтте, дәлилләре сыек яңгырады.

Уфа адвокаты Илфира Шәрипова исә мәхкәмәдә дәлилле чыгыш ясады. Ул Нурмөхәмәт Хөсәеновның 208нче маддә буенча эшеннән алынуын нигезсез дип атады. Аның сүзләренчә, бу маддә буенча эштән алыну сәбәпләре аталмый, ул бизнеста эшләүчеләргә генә кулланыла. Адвокат сүзләренчә, 2008 елның 15 августында Русиянең Конституция мәхкәмәсе чыгарган карарда эштән алыну сәбәпләре мотлак күрсәтелергә тиешлеге әйтелгән. Илфира Шәрипова мәхкәмәдә 208нче маддә буенча чыгарылган карарны Русиянең Югары мәхкәмәсе көченнән чыгару очракларын да атады. Адвокат мәктәп мөдирен эшеннән алу сәбәпләре булмавын әйтте. Каршы як, ягъни Бәләбәй районы хакимияте һәм мәгариф бүлеге адвокаты исә: “Хөсәеновның ялгыш кына аягына бассалар да, дискриминация дип кычкыра. Районда 26 мәгариф оешмасы бар, апарны финанслауда авырлыклар кичерәбез. Нурмөхәммәт Хөсәенов белән булган каршылыклар татар гимназиясенә карата каршылык түгел”, – диде. Ул Хөсәеновның район мәгариф бүлеге җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләрен бозуы, аларны санга сукмавы, исәпләшмәвен дә белдерде.

Мәхкәмә киңәшләшеп кергәннән соң Бәләбәй мәхкәмәсе чыгарган карарны көчендә калдырды.

Мәктәпнең элекке мөдиренең адвокаты Илфира Шәрипова Азатлыкка Башкортстан Югары мәхкәмәсе карары соңгы сүз булмавын ассызыклап, Башкортстанның Югары мәхкәмәсе президиумына мөрәҗәгать итәчәкләрен, анда да гаделлек тапмасалар, Русиянең югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде. Мәхкәмәдә хакимият ресурслары файдаланылуын әйтте.

Утырыштан соң Нурмөхәммәт Хөсәенов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

“Бәләбәй хөкемдары Анатолий Антонов район түрәләре кушуы буенча мине эштән бушату дөрес булган дигән гаделсез карар чыгарган иде. Кызганычка каршы, Югары мәхкәмәгә документлар бик соңлап китерелгән, хөкемдарлар аларны укып өлгерә алмады. Мин үземнең хаклы икәнлегемне беләм. Конституцион булмаган бу эш мотлак рәвештә гаделсез дип табылачак, мин иртәме-соңмы җиңәчәкмен һәм бу карарны чыгаручыларны шулай ук җаваплылыкка тарттырачакмын. Бәләбәй хөкемдары өстеннән инде эш башладым. Озакламый ул үзенекен алачак. Мин Русия президентының Башкортстандагы вәкиле белән очраштым. Бәләбәй мәхкәмәсе утырышлары турында җентекләп яздым. Анда хөкемдарның 15ләп хәрәмләшү очраклары дәлилләнгән. Ул кануннарны бозган өчен рәшәткә артына утырырга тиеш.

Русия Президенты вәкиленең минем мөрәҗәгать уңаеннан мәхкәмәгә хат җибәрүен беләм, ләкин ул хөкемдарлар кулына килеп ирешмәгән булса кирәк. Бәләбәй хөкемдары Анатолий Антоновның һөнәренә туры килү-килмәве комиссиядә каралачак. Мине эштән алуда катнашкан ул чактагы район хакимияте башы Юрий Мурмилов һәм аның артыннан ук урынбасары Илдар Саттаров эшеннән алынган кебек үк, ул да эшеннән алыначак һәм аны хөкем итәчәкләр. Минем эшем өскә чыгачак. Мин дөреслек ягында, иманым камил. Минем артымда балалар, минем артымда укучыларым. Мин гимназияне җимеререгә ирек бирмәячәкмен”.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе