
3 октябрь көнне баш мөфти Таҗетдин Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев белән очрашкан. Мөфтинең Казанга сәфәренең максаты – Дәүләт Киңәшчесен Уфада 13 октябрьдә узачак Үзәк нәзарәтнең тугызынчы корылтае һәм бөтен Русия мөселманнарын берләштерәчәк “Гибадуррахман” иҗтимагый оешмасы төзелү турында фикер алышу. Әлеге оешма 13 октябрьдә Уфада оештырыла.
Шәймиев, Болгар һәм Зөяне торгызу белән ныклап шөгыльләнгәнгә, “Гибадуррахман” рәисе булу турында киң җәмәгатьчелек белән фикерләшергә тәкъдим иткән. Моннан Шәйминвнең рәис булмавы ачык күренсә дә, ул ни сәбәпледер, Баш мөфтигә кискен итеп юк дип тә әйтмәгән.
Шул ук вакытта Минтимер Шәймиев Таҗетдингә Урыс халкы соборын (җыенын) патриарх Кирилл җитәкләвен исенә төшергән. – Шуңа федераль “Гибадуррахман” оешмасын Русия мөселманнары лидеры – Шәйхул-ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин җитәкләсә мәгънәле булыр,- дип белдергән Шәймиев. Бу турыда Үзәк нәзарәт сайтында хәбәр ителә.
Шулай итеп, Минтимер Шәймиев мөфтият рәисе булмый. Аның каравы, Тәлгат Таҗетдин тагын бер тапкыр Русия мөселманнарының иң зур әйдаманы булырга Минтимер Шәймиевтән ризалык алып кайтып киткән.
Шәймиевнең “Гибадуррахман” оешмасы рәисе булудан баш тартуы Татарстан тирәсендә татар-мөселман дөньясын берләштерү хәрәкәтен акырынайта. Чөнки Минтимер Шәймиев мөфтияттә рәис, Тәлгат Таҗетдин Баш мөфти ролен башкарса, таралып яткан татар-мөселманнар берләшү турында уйлана башларлар иде. Чөнки Шәймиевнең фигурасы аларны Болгарда урнашачак “Гибадуррахман” оешмасына җыелырга этәрер иде. Ә барлык татар мәхәлләләрен берләштергән әлеге мөфтиятнең Болгарда урнашуы Татарстанны дини үзәккә әйләндерергә ярдәм итә ала. Әмма Татарстан барлык дини нечкәлекләрне, сәясәтне аңлап бетерми.
Тимер Сәгыйтов