Минтимер Шәймиев: "Без бүген кайчандыр өзелгән җепне яңадан ялгыйбыз..."

Болгарда дөньяның иң зур Коръән китабы урнашкан "Истәлек билгесе" бинасы конференц-залында "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 09

Болгарда дөньяның иң зур Коръән китабы урнашкан "Истәлек билгесе" бинасы конференц-залында "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды.

Аерым алганда, конференция Коръән сүрәләрен укудан башланды. Шуннан соң сүз ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бирелде.

"Изге Болгар Россия мөселманнары өчен аеруча кадерле. Ата-бабаларыбызның Идел буе Болгар дәүләте Россиядә беренче булып ислам динен ирекле рәвештә рәсми кабул итә. Диннәргә тигез караш, әхлак, белемгә омтылыш кебек кыйммәтләргә нигезләнгән ислам дине тынычлык һәм хезмәт сөюче болгарларның күңеленә, һичшиксез, хуш килгән, - дип сүз башлады Минтимер Шәймиев. - Без барыбыз да беләбез, белем алу бишектән алып тәхеткә кадәр булырга тиеш. Болгар дәүләтендә фән, мәдәният, сәнгать, медицина, дини тәгълимат шактый зур уңышка ирешкән", - дип, ТР Дәүләт Киңәшчесе мисал буларак 1080 елда Болгар галиме Якуб ибне Ногъман белем йорты, ягъни, безнеңчә әйтсәк, университет ачуны китерде. Әлеге белем йорты Россиядә генә танылып калмыйча, халыкара дәрәҗәгә ирешүен дә ассызыклады ул.

"Болгарлылар һәрвакыт белемгә, яңалыкка омтылган. Болгар иң зур ихтыяҗга ия булган белем бирү үзәгенә әверелгән. Күп милләтле, күп конфессияле җирлектә болгарларның бу мирасы эз калдырган",- дип билгеләп үтте Минтимер Шәрип улы һәм ул чорда эшчәнлек алып барган Утыз Имәни, Ризаэддин Фәхреддин һ.б. галимнәрне атап узды.

Әлеге фәнни-гамәли конференция хакында да ул үзенең фикерен уртаклашып: "Бу бик тарихи мизгел һәм без бүген кайчандыр өзелгән җепне яңадан ялгыйбыз. Хәзерге вакытта ислам дине террорлык дигән әйбер белән очрашты, ә ул ислам дине символларын, өндәүләрен файдалана һәм, шул рәвешле, динне пычрата. Ил җитәкчелегенең Болгарда Ислам академиясен булдыру фикере хәзерге вакытта аеруча да әһәмияткә ия. Бүген Изге Болгар җирлегендә Ислам академиясе ачыла. Ул үзебезнең гыйлемне - исламны алга сөрәчәк. Әлеге академиянең максаты - белемле, экстремистик агымнарга каршы тора алырлык, заман талпләренә туры килердәй дин әһелләрен үзебездә тәрбияләү һәм белем бирү", - диде Минтимер Шәймиев, конференциягә килүчеләрне сәламләп, конференция эшенә уңышлар теләде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Белемгә омтылучылар белемсезләрдән өстенрәк куелган", - диде һәм белемлелекнең ислам динендә нинди зур әһәмияткә ия булуына басым ясады. Ул шулай ук Болгар шәһәренең икенче тормыш кичерүен, бу эштә Минтимер Шәймиевның өлеше зур булуын да искәртте.

Шулай ук чараның ачылу өлешендә Таҗикстан Республикасы голәмәләр берлеге башлыгы, мөфти Сәидмөкәррәм хаҗи Әбдукодирод, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, Дагстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе урынбасары Әхмәт хәзрәт Кахаев, Төркия Республикасының РФдагы Илчелегенең дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе Дурсун Айгүн, Мәскәү шәһәре һәм үзәк төбәкләр мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, РФ Җәмәгать палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Мисыр Республикасы Президентының дин эшләре буенча киңәшчесе Усама Сәед Әл-Әзһәри, Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Фуад Нуруллаһ, Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан Баиров, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе баш имамы Нурлан хаҗи Әсәнов, соңыннан РФ ФҖ Дәүләт Думасында Татарстан Республикасыннан депутат, Татар федераль милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйльметдинов һ.б. чыгыш ясады.

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе