
Һәр елны төзелә торган дөньяның иң тәэсирле 500 мөселманы (The world’s top 500 most influential muslims) исемлегенең 2012 елгы версиясе чыкты.
Рейтингка дәүләт лидерлары, сәясәтчеләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре керә. Исемлекне Үрдүн патшалыгының стратегик тикшеренүләр ислам мәркәзе һәм АКШтагы Әл-Вәлид шахзадәсе исемендәге мөселман-христиан татулыгы үзәге төзи.
Белгечләр рейтингны булдырганда шәхесләрне мөселман дөньясы үсешенә керткән өлешенә һәм халыкара сәхнәдәге эшчәнлегенә карап бәяли. Иң зур өлеш керткән илле шәхес номерлап беренче иллелеккә кертелгән, калган 450се гомуми тәртиптә урнаштырылган.
Беренче иллелектә Согуд патшасы Абдалла, Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган, "Мөселман кардәшлеге” хәрәкәте җитәкчесе Мөхәммәд Бади, Мәгъриб патшасы Мөхәммәд VI, Иранның рухи җитәкчесе Али Хамәнәи, төрек галиме Фәтхулла Гүлән, Мисыр президенты Мөхәммәд Мүрси, Төркия президенты Абдулла Гүл, галим, шәех Йосыф әл-Кардави, Ислам конференциясе оешмасы башлыгы Әкмәләддин Ихсаноглу, Хәмәс лидеры Халит Машаал, Фәләстин автономиясе президенты Мәхмүд Габбәс һәм башкалар бар.
Исемлеккә Русиядән дүрт шәхес кергән. Алар башкарган вазифаларына карап 450 кешелек гомуми исемлеккә кертелгән.
Дәүләт лидерлары һәм сәясәтчеләр төркемендә - Татарстан һәм Чечня президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров. Исемлекне төзүчеләр Миңнехановны болай бәяли: "Миңнеханов җитәкләгән Татарстан республикасы – Русиянең иң зур стратегик әһәмияткә ия булган төбәк. Биредәге дин моделе ислам һәм Европа мәдәнияте комбинациясе үрнәге буларак таныла”.
Чыганак: "Азатлык.орг"