Мәскәү Кремле Татарстан һәм Башкортстан Президентларына соңгы тапкыр кисәтү ясады

Губернатор корпусында хәбәр итүләренчә, Президент хакимияте төбәк башлыкларына тизрәк законны тормышка ашырырга һәм...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 16
Губернатор корпусында хәбәр итүләренчә, Президент хакимияте төбәк башлыкларына тизрәк законны тормышка ашырырга һәм, федерация субъектлары җитәкчеләре өчен, "президент” атамасын бетерергә йөкләмә биргән.
 
Бу хакта Президент хакимиятендәге киңәшмәләрдә сөйләшенгән. Анда кайбер төбәк башлыкларына вазыйфаларының атамаларын тиз арада үзгәртергә кирәклеге турында искәрткәннәр, дип хәбәр ителә "Известия” газетасының бүгенге чыгарылышында.

"Владимир Путин үзенең Юлламасын җиткергәндә, җирле үзидарә реформасы турында белдерде. Моның өчен барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрне тәртипкә салырга кирәк. Төбәк башлыкларының вәкаләтләрен тәртипкә китерергә”, - ди әңгәмәдәш.

Исегезгә төшерик: Дәүләт Думасы өч ел элек закон кабул итте, аның нигезендә, республика җитәкчеләре "президент” дип атала алмый. Шул вакыттан алып, биштән артык төбәкнең җитәкчесе "президент”тан республика башлыгына әйләнде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов даирәсендәгеләр белдергәнчә, әлегә аның вазыйфасының атамасын үзгәртү буенча эш алып барылмый.

Сәяси технологияләр үзәгенең Төбәк сәяси тикшеренүләр департаменты башлыгы Ростислав Туровский билгеләп үткәнчә, федераль үзәктән ТРга басым кире реакция китереп чыгарырга мөмкин.

"М.Шәймиев атаманы үзгәртүгә ачыктан-ачык каршы чыга. Экс-президент фикеренчә, ул төбәкнең хәзерге башлыгы Рөстәм Миңнехановка булган ышнычны киметергә мөмкин, ул Татарстанда болай да Кремльгә карата гадәттән тыш лояль фигура буларак кабул ителә. Мондый басым төбәктәге вазгыятьне какшата ала”, -дип саный политолог.

Ләкин Ростислав Туровский фикеренчә, федераль һәм төбәк хакимиятләре арасында иерархияне ассызыклау өчен, мондый үзгәрешләр кирәк.

Башкортстанда төбәк башлыгы Рөстәм Хәмитов җирле парламентның дәлилләре белән килешкән һәм ул республика башлыгы дип йөртеләчәк.

Соңгы вакытта Чечня, Бурятия, Марий Эл, Удмуртия, Чуашстан, Саха (Якутия), Адыгея, Ингушетия, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесия Республикаларында "президент” атамасы бетерелгән дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе