Мәскәүдә яңартылган Җәмигъ мәчет ачылды

23 сентябрьдә Мәскәүдә яңартып төзелгән Җәмигъ мәчет ачылды. Тантанага Русия, Татарстан, Төркия, Фәлестин җитәкчеләре, күп санда мәртәбәле кунаклар килде.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 25

23 сентябрьдә Мәскәүдә яңартып төзелгән Җәмигъ мәчет ачылды. Тантанага Русия, Татарстан, Төркия, Фәлестин җитәкчеләре, күп санда мәртәбәле кунаклар килде. Ул Русия башкаласындагы иң зур мөселман гыйбадәт йорты булачак.

Ун елга сузылган төзекләндерүдән соң, Корбан бәйрәме алдыннан, Мәскәүдә ачылган Җәмигъ мәчете комплексының мәйданы 20 тапкырга артып, хәзер 19 мең дүрткел метр тәшкил итә. Мәчет -  Европадагы иң зур гыйбадәтханәләрнең берсе. Анда берьюлы 10 мең мөселман намаз укый алачак. Манараларның биеклеге 78 метрга җитә, 48 метр биеклектәге гөмбәз алтын белән йөгертелгән.

Рәсми мәгълүматларга күрә, мәчетне төзекләндерү 170 миллион долларга төшкән. Иң күп булышучыларның берсе – бизнесмен Сөләйман Керимов. Мөфтиләр шурасы мәчет ачылышына махсус Алтын китап булдырган. Анда төзекләндерүгә ярдәм иткән дистә меңнәрчә кешенең исеме язылган.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тантанада: "Җәмигъ мәчете – безнең иманыбызның һәм берлегебезнең символы", - дип белдерде. "Мәскәүдә Җәмигъ мәчете Русиядә һәм башка илләрдәге халыклар арасында тынычлык урнаштыруга ярдәм итәчәк", - дип тә өстәде ул.

Мәчет ачылышына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия Президенты Владимир Путин да килде. Тантанада Төркия һәм Фәләстин лидерлары Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Мәхмүт Аббас, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм башка түрәләр дә катнашты.

Мәчет ачылышы Пушкинның Коръәни-Кәрим тәэсирендә язган шигыре белән башланды. Аннан соң Коръән сүрәләре укылды.

Равил хәзрәт Гайнетдин Русиянең 20 миллионлы Мөхәммәд өммәте исеменнән котлады. Ул Русия тарихында беренче тапкыр Владимир Путинның Русияне мөселман иле дә дип атаганын искә төшерде.

Гайнетдин шулай ук Русия Федерациясен Русия империясе, Борынгы Киев Русе дәвамчысы булган кебек, Болгар ханлыгы һәм Алтын Урданың дәвамчысы да дип әйтә алабыз, диде. Мәскәүдә Җәмигъ мәчетнең яңартылган бинасы ачылу барлык мөселманнар өчен дә яхшы хәбәр, диде Равил Гайнетдин.

Ул шулай ук мәчетнең ике манарасыннан берсе Мәскәү кирмәненең Спасс манарасына охшатып ясалса, икенчесе Казан кирмәнендәге Сөембикә манарасына охшатып ясалды, диде. Яңартылган мәчетнең шундый тантаналы итеп ачылуы халыклар дуслыгын ныгытуга, Русиядә исламның тагын да көчәюенә китерсен иде, диде Гайнетдин

Тантана алдыннан мин Равил хәзрәттән: "Дулкынланасызмы?" дип сорадым. "Бик дулкынланам – диде ул, – ләкин бирегә киләчәк президентлар, дәүләт башлыклары булганга дулкынланмыйм, алар без төзегән протокол нигезендә әшләячәк. Мин эшләнгән эшебезне халыкка күрсәтү алдыннан, Аллаһы Тәгалә алдында дулкынланам. Күпме сүзләр ишетергә туры килде әле бу көнгә килеп житкәнче. Аллаһка таянып, без бу эшне башкарып чыктык", - диде хәзрәт.

Мәчеткә нигез салучы Салих Ерзин һәм башкаларның исемнәре кайда да булса чагылыш табармы дигән сорауга Равил хәзрәт: "Безнең Җәмигъ мәчетебез исемен үзгәртмәде. Ул шулай ук Жәмигъ мәчет. Ул шул ук урында. Ул бары тик үзгәртелеп, киңәйтелеп кенә төзелде. Салих Ерзин исеме тактаташларда язылган инде. Без аларны да ачачакбыз. Шулай ук мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләрнең исемнәре язылган тактаташ та әзер инде”, диде.

Путин үзенең чыгышында Русиядә традицион исламга игътибарны арттырырга кирәк, шул програмга нигезләнгән ислам дини уку йортлары ачарга кирәк, диде. Казанда Болгар ислам академиясе ачу турындагы карар инде кабул ителгән диде Путин. Яшьләрне традицион ислам кысаларында тәрбияләргә кирәк, диде ул һәм килгән халыкны яңартылган мәчетнең ачылышы белән дә, тиздән башланачак Корбан бәйрәме белән дә котлады.

Мәчетнең матурлыгына хәйран калган кунаклар мәчет бизәлешендә татар орнаментлары кулланылганына аерым игътибар иткәннәрен әйттеләр. "Татар халкы яшәгән һәр жирдә мәчет барлыкка килгән. Аның янында мәдрәсәсе барлыкка килгән. Ул матур традиция булган. Хәзер инде мәчетләр төзелә. Ләкин анда гөрләтеп татар кешесе дә йөрсен иде, диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Бәйрәмдә шулай ук Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин дә бар иде. "Бик мәһабәт, матур мәчет булган. Тарихыбызны хәтерләтә. Болгарны да хәтерләтә. Ләкин мәчетләрнең матурлыгы аның эчендәге иман ияләре белән билгеләнә бит. Шулай булса да, шушындый зур Мәскәүгә дүрт кенә мәчет бик аз, милләттәшләр йөрсен иде мәчеткә, мәчет бит җәннәт капкасы" диде Тәлгать Таҗетдин.

Тантанада АКШның Мәскәүдәге илчесе Джонн Теффт та катнашты һәм аның Җәмигъ мәчет сурәтендә төшкән фотосын АКШ илчелеге Twitterга #НеФейк, #NotFake, ягъни ялган түгел дигән хэштеглар белән чыгарды.

Русия телевидениесе узган атна ахырында Теффтның Мәскәүдәге оппозиция митингында катнашуы турында ялган фото күрсәткәннән соң, бар дөньяда АКШ илчесе шаян ялган фотолар йолдызына әверелгән иде.

Чакырылган түрәләрнең мәчет ачу тантанасы уздыруын зур бәйрәмгә дип җыелган гади мөселманнар рәшәткә аша гына күзәтергә мәҗбүр булды. Күрәсең, Русиядә гади халыкны түрәләр булган урынга якын җибәрмәүгә корылган гадәти иминлек чаралары.

Мәчет эчендә берничә каттан торган намаз бүлмәләре бар. Анда ислам музее да эшләячәк, 110 урынлы конференция залы да бар.

Мәчетнең зур намаз залында эленеп торган алты метрлы бәллүр лампа Төркиядә әшләнгән. Барлык яктырткычларның да Төркиядә эшләнгәнен әйттеләр. Зур люстра лампаны ясауда 500 кеше катнашкан. Алар бәллүр бизәгечләрне ярты ел буе жыйганнар.

Мәчетнең тарихына карасак, әле ерак 1894 елда имам Бәдретдин Алимов Мәскәүнең төньягында яңа мәчет салу турында рөхсәт алу мәшәкатьләре белән йөри башлый. Күп төрле хатлардан соң хакимият бу мәчетне салырга рөхсәт бирә. Һәм 1902 елда Выползов тыкрыгынадагы хосусый җирне касыйм татарлары булган өч эшкуар – Байбеков, Акбулатов һәм Бакиров 35 мең сумга сатып алалар.

Мәчет төзелешен тумышы белән хәзерге Рязан өлкәсенең Әзиево авылыннан булган данлыклы эшкуар Салих Ерзин алып бара. Һәм 1904 елда Җәмигъ мәчет төзелеп бетә.

Мәчет ХХ гасыр башы татар мәчетләре үрнәгендә салына. Намаз залы 800 кеше сыйдырышлы була. Бәйрәмнәрдә меңнән артык кеше мәчет эчендә намаз укый алган.

Мәчетнең беренче имамнары булып Түбән Новгород өлкәсенең билгеле ишаннар нәселеннән булган Бәдретдин Алимов һәм аның улы Сафа Алимов әшли.

Ул Мәскәүдә совет чорында бер генә көнгә дә ябылмаган бердәнбер мәчет була. Мәчет диварлары Ризаәтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев һәм татар милләтенең башка данлыклы дин әһелләрен хәтерли торгандыр.

Русия башкаласында барлыгы ике миллионнан артык мөселман яши дип санала. Аларга шәһәрдә нибары дүрт мәчет бар. Шул сәбәпле, мөселман бәйрәмнәре вакытында халык елның төрле фасылында, һава торышы нинди булуга карамастан, асфальт өстенә намазлык җәеп намаз укырга мәҗбүр.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе