Россия мөселманнарының лидеры белән очрашуда Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов катнашкан. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Беркетмәне рәсмиләштерүнең төп максаты – әхлакый принциплар һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән "агарту” эшләрен оештыру.
Яклар ФССП һәм Мөфтиләр Шурасы хезмәттәшлегенең РФ халкын рухи яктан аңын үстерүгә, башкарма производстволар буенча бурычлыларның үзаңын үстерүгә, аларда суд карарларын үтәү теләген уятуга йөз тотуы турындагы фикерне раслаган. Артур Парфенчиков билгеләп узганча, приставлар тарафыннан күрелә торган чараларга караганда рухани сүзенең еш кына әҗәтле күңеленә тизрәк тәэсир итү очраклары аз булмаган. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Чыганак: "Татар-информ"