Җөмһүриятебез мәдрәсәләре мөгаллимнәре үзара киңәшләште

29-30 сентябрь көннәрендә Казанга республикабызда дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләр җыелды.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 01

29-30 сентябрь көннәрендә Казанга республикабызда дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләр җыелды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, КФУ һәм РИУ белән берлектә оештырылган Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумының беренче көне мәчетләр каршында эшләүче курсларда дини гыйлем бирүгә багышланган иде. Ягъни форумга килгән 500ләп остаз дини башлангыч гыйлем хакында фикерләште. Бүген исә сөйләшү мәдрәсәләр һәм дини югары уку йортлары хакында барды. Шуңа күрәдә дә чарада, нигездә, мәдрәсәләр җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре, Россия ислам университеты вәкилләре, галимнәре, шулай ук тәҗрибә уртаклашу ниятеннән килгән Марокко, Һиндстан дин белгечләре катнашты.

Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагында 9 мәдрәсә һәм югары дини белем бирүче Россия ислам университеты эшли. Нәзарәт тарафыннан уку-укыту стандартларын әзерләү максатыннан, Уку-укыту - методик берләшмәсе оештырылды, аны мөфти урынбасары, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкли. Әлеге берләшмә тарафыннан әзерләнгән яңа программалар мәдрәсәләргә кертелә башлады.

Җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин, Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге җитәкчесе Ләйлә Алмазова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов һәм башкалар чыгыш ясады.

Илдар әфәнде: “Инкыйлабка кадәр дә милли мәгариф системасы булган, мәктәпләр мәчетләр тирәсендә эшләгән. Бүгенге көндә, әлбәттә, дин дәүләттән аерылган, шуда күрә дә дөньяви мәктәпләр аерым эшләп килә. Шуңа да карамастан, дин җәмгыятьтән аерым тормый. Мәдрәсәләр, уку-укыту стандартлары да безнең департамент аша лицензияләр ала. Белгәнебезчә, мөселман уку йортлары методик берләшмәсе оештырылды. Бу бик бик зур эш булды. Без дөньяви уку йортлары белән дини уку йортлары арасында тәҗрибә уртаклашырга чакырабыз. Бүгенге көндә мөмкин кадәр аралашу мөһим. Чөнки сыйфатлы белем бирү һәм югары әхлак җиткерү – безнең уртак эшебез”, - диде ул.

Чыгыш ясаганнан соң, Илдар әфәнде мәдрәсә вәкилләренең күп сандагы сорауларына җавап бирде. Әлеге сораулар татар телен укытуга да, мәктәп укучыларына дин нигезләрен өйрәтүгә дә кагылды. Сорауларның берсе - олы шәһәрләрдәге кичке мәктәпләргә кагылышлы булды. Әйтик, Казанда ике кичке мәктәп эшләп килде. Башкаладагы мәдрсәләрдә белем алучылар шуларда параллель укып, урта гомумбелем дә алалар иде. Хәзерге көндә бу төр мәктәпләрнең берсе ябылды, икенчесенә ябылу куркынычы яный. Мәдрәсә җитәкчеләре министр урынбасарын шушы мәсьәләне дә күз уңында тотарга чакырдылар, чөнки мәдрәсә шәкертләренең дә мәктәп тәмамлаулары мөһим. Аларга мондый мөмкинлек бетмәсен иде, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге җитәкчесе Ләйлә Алмазова мәдрәсә мөгаллимнәрен үзәк эшчәнлеге белән таныштырды. “2014 елда нәзарәт һәм РИУ белән берлектә оештырылган гыйлем күтәрү курсларын 2431 дин әһеле, шушы өлкәдә эшләүче белгечләр тыңлады. Ислам нигезләре буенча 30дан артык уку-укыту методик эшләнмәмәләр, 100дән артык китап әзерләнде. Алар белән сайт аша да танышырга мөмкин”, - диде ул һәм дини уку йортлары мөгаллимнәрен КФУ студентларына лекцияләр сөйләргә, китаплар чыгаруда хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе