Дәресләрне башлап җибәрү өчен элек төркем туплана, бу курста катнашучылар белән беренче танышу һәм кечкенә тест уздыруны үз эченә ала. Әлеге тестның төп максаты – курска килүчеләрне гадәти яисә латин әлифбасын өйрәнүдән башланучы төркемнәргә бүлү. Бу юлы тестка ирле-хатынлы, 30-35 яшьтәге Сириядәге сугыштан качып китүчеләр килде. Алман илендә инде ел ярым яшәгән ир белән хатын ишетеп өйрәнгән сүз байлыклары ярдәмендә беркайчан да мәктәптә укымауларын аңлата алдылар, аларның латинча да, гарәпчә дә укый-яза белмәүләре ачыкланды.
Исемә 6 яшемдә балалар бакчасыннан соң атнага бер мәктәпкә әзерлек классына йөреп кирилл хәрефләрен өйрәнүем, 8 яшьтән якшәмбе көннәрен әниемнең мине остаз янына гарәп хәрефләрен, сүрәләрне өйрәнергә йөртүе, мәктәпнең икенче сыйныфында инглиз теле дәресләре башлануы төште. 8-9 яшьлек баланың 3 шрифтта укый-яза белүе без яшәгән җирлек өчен гаҗәп түгел, гадәти күренеш. 70 яшендәге әби-бабайларның Изге Коръәнне транскрипциядә укырга теләмичә, оригиналында уку нияте белән мәчеткә дәрескә килүе, күрмәүчеләрнең Коръәнне Брайль системасы ярдәмендә гарәп телендә укырга өйрәнүләре – болар, чыннан да, гаҗәеп һәм искиткеч.
Әлеге сирияле ир белән хатын турында гаепләү өчен язмыйм, алар яшәгән җәмгыятьтәге шартларны да, шәхси шартларын да миңа күз алдына китерүе авыр, Аллаһы Тәгалә бу кешеләр язмышыннан Үзе сакласын. Бу очрашу хакында үзем өчен гыйбрәте зур булуы аркасында язарга булдым.
Без тормыштагы күп әйберне үзеннән-үзе шулай тиеш дип кабул итәбез, ахрысы. Россиядә туып-үскәннәрнең күпчелеге балалар бакчасында, башлангыч, урта мәктәпләрдә түләүсез тәрбия күрәбез һәм белем алабыз, медицина хезмәтен кулланабыз. Күпчелегебез бушлай һөнәри уку йортларда яки югары уку йортларында укып чыга, һөнәр ала, шул белем белән ризыгын таба. Болар өчен рәхмәтне кемгә әйтәбез соң?..
Шулай да алтмыштан узган өлкән яшьтәге абый-апаларның дәфтәргә тырыша-тырыша “әлиф, бә, тә, сә”ләрне язуы күз алдыннан китми. Җавапны ераграк, милли тәрбиядә эзләргә туры килә. Татар халкының белемгә омтылучанлык, укырга ярату кебек сыйфатлары турында чит ил этнографлары язмалары нигезендә генә түгел, ә безнең көннәргә “Кыйссаи Йосыф” кебек әдәби ядкәрнең ике йөзгә якын, кулдан күчерелгән нөсхәләре килеп җитүе нигезендә дә нәтиҗә чыгарып була.
Бабаларыбыз сәяси, икътисади, хәтта территориаль чикләүләр һәм кысрыклаулар шартларында яшәгән. Бу шартларда алар милли үзаңның нигезе булган, гасырдан-гасырга мирас булып күчеп килгән Ислам дине тәгълиматының иң үзәген, иң кыйммәтле энҗесен табып, көндәлек тормышларына кертә алганнар. Пәйгамбәребезгә Аллаһыдан иңдерелгән беренче сүз “Икра” - “Укы” булган. Ата-бабалар таянычны, Аллаһ кушканча, мәгърифәткә, аң-белемгә омтылуда тапкан, киләчәк буыннарга шундый эшлекле сабырлык үрнәге калдырган. Мәгърифәт һәм гыйбәдәт татар халкындагы иман агачының нык тамыры булган. Бу агач, патша чоры, совет чоры тыюлары аша узып, 90 нчы елларда яңа үсентеләр чыгара, чәчәк ата һәм җимеш бирә башлый.
Бүгенге чынбарлык Россия мөселманнары алдына үз сорауларын куя. Мөслимәләрне намусына туры килә торган киенү рәвеше белән белем алу, хезмәт кую теләге арасында сайларга мәҗбүр итүче боерыклар чыкты. Хәл ничек кенә борылса да, безнең өчен нурсыз, мәгънәсез белемлелек яки киресенчә битараф наданлыкка кереп утырган җәмгыятьләрнең хәлен истә тоту мөһим. Борынгы бабаларыбыз туган җирләрендә башка милләт, дин кешеләре белән дус-тату яшәүне яклаганнар, узган гасыр остаз-абыстайларыбыз совет җәмгыяте кешеләре булу белән берьюлы дини гыйлемне дә югалтмаган, киләсе буынга тапшырган. Бүгенге сынауларда безнең өчен күркәм һәм хикмәтле алтын урталыкның үрнәге булып алар торсын иде.
Алсу Рәхимова, Германия.