
27 сентябрьдә Ульян өлкәсе мөселманнары корылтай оештырды. Сәүбән Сөләйманов җитәкләгән мөфтияткә 110 мәчет буйсына. Корылтайга шулардан 93 делегат катнашкан. Кунак булып Үзәк нәзарәтнең баш казые Вәгыйз Яруллин, Самара мөфтие Талиб Яруллин, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов, Мари Иле мөфтие Фәнүс Сәлимгәрәев, Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллин килде.
Ульян газетлары хәбәрләренә күз салсак, корылтайда мөһим мәсьәләләр каралмавы аңлашыла. Аннан корылтай Ислам дине кабул ителүнең 1123 еллыгына багышланган. Моның артында ни ята? Соңны вакытларда мөфти Сәүбән Сөләймановны "Биләр" мәдрәсәсе ректоры, үз кияве Илдар Сафиуллин алыштырырга тели дигән сүзләр булды. Моны ульяннар үзләре дә кире какмады. Шуннан соң Илдар Сафиуллин нәзарәт рәисе итеп билгеләнде, Сәүбән хәзрәт үзе мөфти булып калды. 6 июльдә Болгарда узган Үзәк нәзарәт пленумында Илдар хәзрәтне бу вазыйфада расланды. Ләкин моңа өлкә имамнары каршы торды. Шуңа чираттагы корылтайда Сәүбән Сөләйманов Ульяндагы мөселманнарның бердәнбер лидеры булып калдырылган.
Соңгы вакытларда мөфтиятләрдә вазыйфаны атадан балага калдыру гадәте башланып китте. Игътибар итсәк, Самарада мөфти итеп мөфти улы Талиб Яруллин, Пензада нәзарәт рәисе итеп мөфти малае Әбүбәкер Юнкин билгеләнде. Бигрәк тә, Пенза очрагы хәтта мөфтиятне таркатуга китерде. Сайланмыйча гына билгеләнгән Юнкинны имамнар танымады, шул сәбәпле мөфтиянең 14 мәчете турыдан-туры Тәлгат Таҗетдингә буйсынырга булды. Самарада да Талиб Яруллинның турыдан-туры мөфти итеп куелуына каршылар бар иде. Ләкин анда фетнә чыкмый калды. Бусы да яхшы!
Йомгаклап әйткәндә, бүгенге четрекле дини ситуациядә имамнары, бигрәк тә, мөфтиләрне сайлау демократик юл белән узарга тиеш. Мөфти - ул дәрәҗә, ә хакимиятне кулга алу гына түгел. Мөфтиятләрдә кланлык оешу да дини оешмаларны таркатуга китерә.
Тимер Сәгыйтов