Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза гаете намазын "Кол Шәриф" мәчетендә уздырды

17 июльдә республикабыз мәчетләрендә Ураза гаете намазы укылды.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 20

17 июльдә республикабыз мәчетләрендә Ураза гаете намазы укылды. Төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә үткәрелде. Бирегә иртәнге алтыдан күп сандагы мөселманнар җыелды. Кол Шәриф мәчетендә узган гает намазында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республикабыз дин әһелләре, башкала кунаклары һәм башкалар катнашты.

Мәчеткә җыелган халык иң башта, бер сәгатьтән артык вакыт Коръән тыңлады, аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм белән котлап, ислам кыйммәтләрен аңлатып, күркәм вәгазь-нәсихәтен җиткерде.

“Һәркайсыгызны зур бәйрәм - Гает фитыр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Гает фитыр көне – исән-сау рамазан аен үткәреп, уразалар тотып, өстебездә булган бер фарызны үти алганыбызга шатланып бәйрәм итә торган мөбарәк көн”, - дип башлады сүзен мөхтәрәм мөфти хәзрәтләре.

“Әлхәмдүлилләһи, ай буенча ураза тоттык, тәравих намазларын укыдык. Дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытучы ифтар мәҗлесләрендә катнашып авыз ачтык. Рамазанны шундый зур бер сөенеч белән озатабыз - шушы мөбарәк айда, Аллаһы Тәгалә кушканны үтәп, ураза тотарга, догалар укырга ашыккан кешеләр саны күбәйгәнне ачык күрдек. Казанда үткәрелгән республика ифтарына 5 мең кардәшебезне берьюлы җыя алдык. Рамазан дәвамында көн саен мәчетләр каршында корылган чатырларга йөзләгән, меңләгән мөселманнар җыелды. Аллага шөкер, шундый заманга җиттек, мәчетләр махсус корган чатырларда ураза тотучыларга урын җитми башлады. Әле бит бик күпләр ифтарларны туганнары, дуслары белән өйләрендә дә уздыралар. Ифтар мәҗлесләрендә һәр көн Коръән- Кәрим аятьләрен тыңлап, догалар ишетеп күңелләргә нур алдык, иманны ныгыттык. Ифтарларны уздырган бәндәләр белән бергә дин юлына өндәдек. Аллаһы Тәгалә барыбызның да уразаларын кабуллардан кылса иде!” – диде Камил хәзрәт.

“Мөхтәрәм җәмәгать! Бүгенге көндә, Аллага шөкер, республикабызда тынычлык һәм бәрәкәт бар. Без дөньяви дәүләттә яшибез. Дәүләт диннән аерылган дибез. Әмма җәмгыять диннән аерылмаган. Җәмгыять алдында, безнең, дин әһелләренең дә җаваплылыгы зур. Дәүләт фатир алырга булышса, без ул өйгә иман кертергә тиеш. Дәүләт хезмәт хакы, пособие бирсә, без ул акчага хәләл ризык алырга өйрәтергә тиеш. Дәүләт матди якны кайгыртса, без рухи якны сакларга бурычлы. Бүгенге көндә дин тотар өчен бар мөмкинлек тә бар, Аллага мең шөкер. Мәчетләребез дә бик матур, хәзрәтләребез дә тырыш, динебез дә үсештә. “Бер кеше катылык вә бәла вакытында догасы кабул булуны теләсә, ул кеше рәхәт вакытта доганы күп кылсын”, -дигән. Ишетәсезме, рәхәт вакытта догада булыйк! Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорау, аңар күңелдән яки тел белән мөрәҗәгать итү вакыты менә хәзер, бу дөньяда, исән чакта бит. Дога кылу ул – Раббыбыздан үзебезгә кирәкне сорау. Аллаһы Тәгалә барча бәндәләрен ишетә һәм аларның теләкләрен кабуллардан кыла, иншАллаһ”, - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт.

Мөфти күңелләребезгә тынычлык, тормышыбызга бәрәкәт килсен өчен Раббыбызга мөрәҗәгать итәргә, догалар укырга, Аллаһы Тәгаләгә сыенырга чакырды:

"Ихластан башта бары бер җөмлә - “бисмилла” әйт: “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.”, –диген. Аннары бар күңелеңнән: “Йәә Рабби, йәә Рабби”,- дип кабатла.

Сөекле Пәйгамбәребез хәдисендә әйткән:

“Мөэмин бәндә “йә Рабби, йә Рабби” дисә, Аллаһы Тәгалә әйтер: “Кабул иттем, бәндәм сора, сораган нәрсәң бирелмеш булыр”, -дияр”.

Раббыбыз Изге Коръәндә әйтә:

“Әгәр бер бәндәм Миннән сорар булса, Мин әлбәттә, аңа һәрвакыт якынмын, Миннән сораса, сораганын бирермен. Әммә сораучылар үземә һәм сүземә ныклап ышансыннар һәм Миңа буйсынып, Коръән белән гамәл кылсыннар! Әгәр Мин әйткәнчә эш кылсалар, шаять, туры юлны табарлар” (Бәкарә сүрәсе, 186). Барчабызга да күркәм догалар өйрәнергә, аларны әйтергә, ихластан кабатларга язсын!"

Хәзрәт вәгазе ахырында күркәм теләкләрен җиткерде: "Алдагы елларда да илебездә тынычлык хөкем итсен, көннәребез тынычлыкта узсын. Дини һәм дөньяви бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын иде. Аллаһы Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабуллардан итсен иде. Амин!”

Вәгазьдән соң мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә гает бәйрәме намазы укылды. Шулай ук мөфти хәзрәтләре бәйрәм хөтбәсен- Аллаһны зурлаган сүзләрне җиткерде. Гыйбадәт кылу Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәновның һәм барча мөселманнарның бергәләп дога әйтүе белән тәмамланды.

Гает намазы башланганчы Коръән аятьләрен Россия ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров укыды.

Бәйрәм чарасы "Татарстан - Яңа гасыр" каналыннан иртәнге сәгать 7.00дә һәм 10.00 дә күрсәтелде. Туры эфирда барган тапшыруны мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм "Яңа гасыр" телеканалының дини тапшырулар редакторы Ләйсирә Фазлыева алып барды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе