Мөфти Илдус Фәиз: “Үлек сытылып агып, кризис бетәргә тиеш”

Татарстан мөфтие Илдус Фәиз бер еллык мөфти эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Дин өлкәсендә җыелган үлек сытылып агып бетеп, кризис бетәргә тиеш, дип саный. Бу чор бер ел элек Татарстан мөфтие булып сайланган Илдус Фәиз чорына туры килде.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 12
Татарстан мөфтие Илдус Фәиз бер еллык мөфти эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Дин өлкәсендә җыелган үлек сытылып агып бетеп, кризис бетәргә тиеш, дип саный. Бу чор бер ел элек Татарстан мөфтие булып сайланган Илдус Фәиз чорына туры килде.

Очрашуда мөфти белдергәнчә, алга таба Диния нәзарәте традицион исламны җәелдерү, экстремизмга каршы көрәшү, имамнар статусын күтәрү, мөселманнарны яклау һәм белемле кадрлар әзерләү максатын куя.

“Кол Шәриф имамын сайлау спектакльгә әйләндерелде”

- 1990 елларда дин иреге килү меңләгән мәчетләр салырга, мәдрәсәләр төзергә мөмкинлек бирде, ләкин бу чорның тискәре яклары да булды. Россиягә чит илдән миссионерлар килеп, традицион исламны бетерде. Нурлатта террорчыларны юк итү, Биектауда булган шартлау моның ачык мисалы -, диде мөфти журналистларга.
Илдус Фәиз сүзләренчә, Кол Шәриф имамын сайлау да спектакльгә әйләндерелде. Монда төп рольләрне ваһһаби һәм Хизбут-Тахрир хәрәкәтләре, идән асты оешмалары, милләтчеләр уйнады. – Алар бар да Хәнәфи мәзһәбе нигезендә формалашкан традицион исламга каршы күтәрелде. Мөгаен, гарәп революцияләре монда да фикердәшләр тапкан, диде мөфти.

Имамнар кайчан хезмәт хакы ала башлар?

Очрашуда бер ел эчендә мөфтиятнең яңа уставы теркәлү, Казанда имамнарның белемен күтәрү үзәге эшли башлау, мәдрәсәләр, мәчетләр каршындагы курслар, җәйге лагерьлар өчен Хәнәфи мәзһәбе нигезендә яңа планнар төзелүне уңай күренеш буларак бәяләнде.

- Диния нәзарәте тарихта беренче тапкыр мөселман уку йортларын финансларга акча тапты. Алар хәзер ут-су чыгымнарын, укытучыларга акча түләү турында борчылмый. Аннан соң мөхтәсибләргә акча түли башладык. Хәзер имамнарга да зарплата кую мәсьәләсе күтәрелә -, диде мөфти Илдус Фәиз.

Мөфтият малы табылды

Сөйләшү барышында бер ел эчендә мөфтият малы барлануы телгә алынды. Чөнки элекке мөфти Госман Исхакый китү белән документлар юкка чыккан, шуңа кайда нинди милек булу билгеле булмаган. Хәзер “Вакф” фонды төзелгән һәм ул имамнарга хезмәт хакы түләүне хәл итәргә тиеш.

- Кайберәүләр мөфтияттә “Хәләл” комитеты эшләми дип ялган сөйли. Киресенчә, комитетның партнерлары арта бара -, ди Илдус Фәиз.

“Казан басмасы” төрмәләгә таратыла

Мөфти шулай ук 2012 елның Коръән елы дип игълан ителүен искә алды. Әлеге ел кысасында районнарда Коръән уку бәйгеләре уздырыла. Моңа өстәп, Коръән елы сайты ачылачак һәм түгәрәк өстәлләр узачак. Шулай ук бу көннәрдә 10 мең данәдә «Казан басмасы» Коръәне басылган. Изге китап төрмәләргә дә таратылачак.

Барс “Саклаучы” була алмый

Мөфти Илдус Фәиз Болгарда куелачак Барс сыны “Саклаучы” исеме белән атала алмый дип белдерде. Чөнки бу Аллага тиң ясау була. Бу турыда Илдус Фәиз Минтимер Шәймиевкә әйткән һәм сынның исемен үзгәртү фикеренә киленгән. – Барс сыны тирәсендә кайберәүләр реклама ясарга теләде -, диде Илдус Фәиз.

Кама аръягында агарту, социаль сәясәт һәм яшьләр

Докладта мөфтиятнең социаль сәясәтне дә нык алып баруы әйтелде. Ятим балаларга, балалар йортларына булыша. Дини сәясәткә килгәндә, киләсе атнадан Кама аръягы районнары өчен радиотапшыру эшли башлаячак. Тапшырулар халыкны ят идеологиядән агартачак. Шулай ук мөфтият Fmда радио ачарга планлаштыра. Мөфти Илдус Фәиз белдергәнчә, яшьләр арасында актив эш алып барып, яңа Мәрҗани, Биги, Фәхреддиннәрне тәрбияләргә кирәк.

Александр Долгов

avatar
1 Илдар • 19:33, 2012 Апр 12
Улек җыела гына әле..
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе