
2012 Ноя 08
Россияда исламга каршы төрле коткы таратулар еш булып тора. Мисал өчен, соңгы көннәрдә Петербург Җәмигъ мәчете каршына ясалма шартлаткыч беркеткән дуңгыз башы ташлауда шикләнелгән 24 яшьлек Владимир Смирнов төрмәгә утыртылды. Аңа 282 нче маддә нигезендә җинаять эше ачылган иде. Хәзергә сак астында булган Смирновны тикшерү бара. Аны ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган иде. Мондый вакыйгалар Россия шәһәрләрендә еш булып тора. Төрле көчләр мәчет салдырмас өчен бу алымны еш куллана. Шулай да мәчетләр барыбер төзелеп тора.
Петербург һәм ислам белән соңгы көннәрдә тагын бер вакыйга булды. Ул да булса, элекке мэр Собчакның хатыны экс-сенатор Людмила Нарусова мөселманнарны хайван дип атады. Бу хәл аның твиттердагы битендә булды.
.
Тимер Сәгыйтов