
Россия Транспорт министрлыгы очкычларның хезмәт итү вакытын чикләүне кертү инициативасын хупламый, дип дәвам итте ул. "Яшенә бәйсез рәвештә, һәрбер судно очарга яраклылык сертификатына ия. Экспертлар җәмгыяте очкычларның хезмәт итү яки аларны эксплуатацияләү вакытына карата нинди дә булса чикләүләр кертүне вакытыннан алда күрелгән чара дип саный. Яки һич югында дөнья тәҗрибәсенә туры килмәгән чара. Нәкъ менә әлеге һәлакәт турында сөйләсәк, ул техник сәбәпләр нәтиҗәсендә килеп чыккан дип санарлык бернинди объектив мәгълүматлар да әлегә юк”, - диде министр.
Аның сүзләренчә, РФдә авиация куркынычсызлыгы буенча таләпләр тулысынча халыкара стандартларга туры килә. Агымдагы елда РФ Һава кодексына төзәтмәләр кертелде, нәтиҗәдә дәүләт органнарына очуларның куркынычсызлыгы белән идарә итү системасын күзәтү вәкаләтләре бирелде.
Транспорт министрлыгы башлыгы искәртеп үткәнчә, соңгы елларда Россия авиакомпанияләре саны өч тапкырга кимегән. "Хәзерге вакытта бары тик 122 авиакомпания бар, Советлар Союзы таркалганнан соң, аларның саны якынча 400 иде”, - диде ул. Ләкин министр очкычлары һәлакәткә очраган компания менеджерларына карата җаваплылыкны арттыру мәсьәләсе "фикер алышуга лаек”, дип саный. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итә.
Шулай ук Соколов хәбәр иткәнчә, Россиядә квалификацияле очучылар җитми, аеруча һава суднолары командирлары. Аның фикеренчә, ил якындагы 3-4 елда әлеге ихтыяҗны бетерә алмаячак.
Исегезгә төшерик, бер атна элек, 17 нче ноябрьдә, сәгать 19.25 Мәскәү-Казан рейсын тормышка ашыра торган "Боинг” һәлакәткә очрады. 44 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле һәлак булды дип хәбәр итте "Татар-информ".