Һәлак булган Башкортстан хәрбиләре туган авылларына кайтарылды

Омскида хәрби казарма җимерелеп һәлак булган 23 кешенең бишесе Башкортстаннан иде.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 15

Омскида хәрби казарма җимерелеп һәлак булган 23 кешенең бишесе Башкортстаннан иде. Хастаханәдә тагын бер хәрбинең үлеме хәбәр ителә.

Якшәмбе көнне Омски өлкәсенең Светлый авылында Хәрби десант гаскәрләренең 242 нче уку үзәгендә казарма түбәсе җимерелеп төшеп һәлак булган 23 кешенең бишесе Башкортстаннан. Кичә егетләрнең мәетләре туган авылларына кайтарылды.

Рөстәм Юмагулов Сибайдан. Быел гына Уфа Башкорт дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаган. Диплом алгач та хезмәткә алынган.

"Ачык йөзле, ярдәмчел, тугры дус иде. Бер вакытта да начар сүз әйтмәс иде. Әйбәт укыды, бергәләшеп дәресләрне эшли торган идек мәктәптән соң",-дип искә ала Рөстәмнең сыйныфташы Азалия Мусина.

"Ул егет беренче рәттә күз алдымда утырды. Авыздан чыккан һәрбер сүзне йота торган иде. Искитмәле зәп-зәңгәр күзле егет иде. Минем ел саен химиядән соңгы дәресне махсус оештырып, балаларга медальләр, мактаулы исемнәр бирә торган традициям бар. Ул бер соңгы елны дәрестә "төгәллек остасы" дигән исем алган иде. Төп-төгәл кеше иде ул, аның турында иң дөрес характеристика шул. Елап утырам, күз алдыма да китерә алмыйм ул егетнең юклыгын. Каникул саен мәктәпкә килә иде кунакка. Әле монда укучыларга БДУның химия факультеты турында бик күп мәгълүмат бирде. Үзем дә анда укыдым, нинди авыр икәнен беләм. Менә шундый авырлыкларны җиңеп чыкканнан соң һәлак булуына ышана алмый утырам",-дип хатирәләре белән уртаклашты Рөстәмне Сибайда Рамазан Өметбаев исемендәге Башкорт лицеенда укыткан химия укытучысы Зиләрә Нәбиуллина.

"Һәлак булганына ышана алмый утырам"

Рөстәм Юмагуловтан тыш Омскидагы фаҗигада Салават районыннан ике егет Рөстәм Шәйхуллин белән Ранис Алтынбаев һәлак булды. Рөстәм Аркауыл авылыннан, хәрби хезмәткә Уфа Дәүләт авиация техник университетының 3нче курсын тәмамлагач алынган.

Педагогия колледжын тәмамлаган Ранис Яңавыл районының Мәсгуть педагогия колледжын тәмамлап, башлангыч мәктәбе укытучысы һөнәрен алган булган. Быел ул әтисен дә җирләгән. Әнисенең 16 яшьлек улы белән 9 яшьлек кызы калган.

Марс Мәмлиевнең ата-анасы Чакмагышның Сыйрышбаш авылында яши, егет үзе быел һөнәрчелек лицеен тәмамлаган булган. Вадим Нафиков – Белореттан. Кичә аларны туган авылларына алып кайттылар.

Җимерелгән бу казармада шулай ук Татарстанның Мамадыш районы, Арташ авылыннан Илфат Сафин да булган. Илфат өч атна элек кенә хәрби хезмәткә алынган булган.

"Әле Илфатны солдат хезмәтенә 21 июнь көнне генә алган иделәр. Киткәненә бер ай да юк. Без инде аның Омскига барачагын башта ук белгән идек. Казанда билегеләнү алгач, мине Омскига җибәрәләр дип әйткән иде. Шуңа күрә бүген көтү куып кайткач яңалыкларда Омскида казарма җимерелгән дигән хәбәрне ишеткәч нишләргә дә белми еларга тотындым. Әтиләре эшкә киткән иде инде. Ул арада Чаллыдан кызым шалтыратты, әни, Илфат кичә үк хәбәр иткән иде, ул исән сау, төнлә белән сезне борчымыйк дип әйтми торган идек, диде. Исән генә булсын инде", – диде Азатлыкка егетнең әнисе Раушания ханым.

Илфат казарманың икенче катында булган. Казарма шатырдый башлагач, эчке киемнәр белән хәрбиләр чыгып йөгергән.

Омски өлкәсендә кичә матәм игълан ителгән иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе